• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 14.07.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Спорт

“БОЗГА ЧЫКМЫЙЧА ТОРА АЛМЫЙМ”

Казан егете Аяз ГӘРӘЕВ кечкенәдән хоккейда. Бу сезонда Түбән Каманың “Нефтехимик” хоккей командасында яшүсмер хоккейчылар составында уйный башлады. Капкачы Аязга 17 яшь.
— 15 ел элек, әле юньләп сөйләшә дә белмәгән улым, өйдә барыбызны да хоккей уйната, бөтен йортка ишетелерлек итеп: “Гооо”, — дип кычкыра иде, — дип искә ала Аязның әнисе, танылган журналист Замирә Рәҗәпова. — Ул чакта хоккей тормышыбызга шулай үтеп керер дип уйлап та карамадым. Иртәнге сәгать 5 тә торып, тренировкаларга йөгерә башлагач та, 4 яшьлек баланың мавыгуы дип кенә кабул иттем. Ә хәзер без хоккей белән яшибез: ул борчылу, сөенүләр… Инде 14 нче сезон.

“ЯРАР, ЙӨРСЕН, УЕННАН ТУЙСА, ТАШЛАР”
— Аяз, хоккейга ничә яшьтә йөри башладың? Составка тиз алдылармы?
— Хоккей белән кызыксынуым 3 яшьтә үк башланды. Телевизордан бер тапкыр уйнаганнарын карау җитте. Уенчыларны шундый кызыксынып күзәттем. 4 яшемдә хоккей түгәрәгенә бардык. Башта, алмыйбыз, кечкенә, диделәр. Аннары барыбер кабул иттеләр, үземнән бер-ике яшькә зурраклар белән йөрдем. Беренче тренерым Егор Игорь улы Трофимов әниемә: “Ярар, йөрсен, уеннан туйса, ялыкса, ташлар”, — диде. Ул — мине тимераякка бастыручы укытучым. Хоккей карьерамда зур роль уйнаган тагын бер шәхес — Андрей Зубков. Ул — мине капкага бастыручы, авыр чакларда терәк булган беренче тренерым.
— Казанда чакта Яшел Үзән, Питрәч районнарына да йөреп уйнадың. Ничек өлгердең? Укытучылар сүз әйтмәдеме?
— Иң кыены уку белән тренировка, уеннарны бергә алып бару иде. Әмма тырыштым һәм булдырдым. Казанда чакта сыйныф җитәкчем Лилия Хамбал кызы уеннар аркасында дәресләр калдыруымны аңлап кабул итте. Башка укытучылар белән сөйләшеп, алардан өйгә өстәмә биремнәр бирдертеп, билгеләр алуым өчен тырышты. Аның ярдәме белән барысына да өлгердем. Хәзер Түбән Камада Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә укыйм. Яңа уку йортына ияләшүдә, укуда өлгерешемне яхшыртуда сыйныф җитәкчем Бария Халит кызы Шиһапова ярдәм итә. Дәрес калдырырга туры килә. Остазларым аңлап кабул итә. Аларга зур рәхмәт.
— “Нефтехимик”та яңа составка, яңа тормышка ияләштеңме инде? Хоккейчы Аязның бер көне турында сөйлә әле.
— Гадәти көннәрдә иртәнге сәгать 7 дә торып, гимназиягә китәм. Укудан кайткач, төшке аш ашап, бераз ял итәм. Аннары кичке сәгать 6-7 дән 9-10 га кадәр тренировкада булам. Кайткач, өй эшләрен әзерлим. Яхшы укыйм. Күптән түгел инша яздык, зачет бирдем, БДИны да шулай уңышлы тапшырып чыгарга насыйп булсын инде. Уен булган көннәрдә 3 сәгать алданрак уянам. Иртәнге аштан соң, җыр тыңлый-тыңлый, үземне уенга әзерлим.
— Кайда яшисең? Хоккей клубының интернаты бармы?
— Фатир арендалап торам. Яшүсмерләр хоккей лигасы (ЮХЛ) уенчылары өчен интернат каралмаган.
— Якыннарың Казанда. Еш күрешәсезме?
— Казанга чама белән өч атнага бер кайтам. Мөмкинлек булуга, якыннарым, туганнар, дуслар белән күбрәк күрешеп калырга тырышам.

“ҺӘР КАПКАЧЫДАН ҮРНӘК АЛАМ”
— Уенда позицияң — капкачы. Җаваплылык та күбрәктер? Балачактан шулай теләдеңме, әллә тренер сайлап куйдымы?
— Капкага үзем бастым. Балачактан диварга туп атып, шуны һавадан тотып алып уйный идем. Әйе, капка саклау җиңел түгел. Әмма башка позицияләрдә дә җиңел димәс идем.
— Синең өчен хоккей дөньясында кайсы уенчылар үрнәк булып тора?
— Капкачыларның һәркайсыннан ниндидер үрнәк алырга тырышам. Мәсәлән, фин капкачысы Юусе Саросның хәрәкәтләре ошый, НХЛда уйнаучы Андрей Василевскийның алканы тотып алуы күпләрне сокландырырлык.
— Аяз, син хәзер боздан азга гына да аерылып тора алмыйсыңдыр инде?
— Хоккей — яшәү рәвешем. Узган ел бармакны сындырдым. Бер атна да үтмәде, бозга чыктым. Төзәлеп беткәнен көтеп, өйдә ята алмадым, шул арада юксынып өлгердем. Һәм без ул уеннарны оттык.
— Хоккейга килергә теләүче балалар, яшүсмерләргә нинди киңәшләр бирер идең? Әзерлекне чама белән ничә яшьтә башларга?
— Кем өчендер яше ул хәтле үк мөһим булмаска да мөмкин. Мәсәлән, Александр Овечкин турында башта: “Хоккейга соң килде. Аңа әллә ни уңыш елмаймас”, — дигәннәр. Ә хәзер ул — дөньяда иң уңышлы хоккейчыларның берсе. Төп киңәшем — иренмәскә һәм 100 % тырышырга. Башлаган мәлләрдә төп басымны тимераякта шууга ясарга кирәк. Шуу — хәзерге хоккейда иң төп фактор.
— Аязның хоккейда иң зур хыялы?
— Уңышлы хоккейчы, балаларга һәм үсмерләргә кумир буласым, чемпионатларны, төрле лига кубокларын отасым килә. Мин тырышачакмын.
Лилия ЙОСЫПОВА.

Хәбәрләр

18 июльдә Түбән Камада “Гаилә” паркында “СөлгеФест” чиккән сөлгеләр этнофестивале узачак.

Быел югары уку йортларында белем алу бәясе 12 %ка арткан.

Татарстанда 10 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр микроавтобус алачак.

19 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында XVIII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе уза.

Алабугада тыл хезмәтчәннәре истәлегенә сквер ачылды.

Казанның “Елмай” паркында 5 июльдә “Шәҗәрә” бәйрәме уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”
Язмышлар

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”

by irekmanager irekmanager
9 июля, 2025
“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”
Язмышлар

“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”

by irekmanager irekmanager
2 июня, 2025
“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”
Язмышлар

“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”

by irekmanager irekmanager
20 мая, 2025
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru