Мөселман гаиләләре үзләренең ныклыгы белән аерылып тора, дибез. Чөнки күп очракта ир һәм хатын ике арадагы хак-хокукларны алдан килешеп куя. Исламда хезмәт бүленеше ачык итеп бирелгән, шуңа күрә шактый авырлыклар булмыйча кала. Бу — безгә динебез күрсәткән юл. Ә хакыйкатьтә вәзгыять нинди? “Казан нуры” мәчете имамы Алмаз хәзрәт МӨХЛИСОВ белән шул хакта сөйләштек.
“Намаз укып була, тик эчтән үзгәрү авыр”
— Алмаз хәзрәт, бар яктан камил мөселман гаиләсендә көн ир белән хатынның бергә иртәнге намазга уянуыннан башланадыр кебек.
— Әлбәттә, мөселман гаиләсенең көне шул тәртиптә башланырга тиеш. Ир бара алса, иртәнге намазга мәчеткә китә, хатыны озатып кала. Мәчет ерак икән, икесе бергә өйдә гыйбадәт кылалар. Зуррак балаларны да уяту хәерле, жәлләргә кирәкми. Намаздан соң бергә чәй эчелә, аннары кем эшкә, кайсыдыр укуга таралыша. Бу идеалда шулай. Әлбәттә, дөнья мәшәкате белән, әлеге күренеш мөселман гаиләләрендә дә бик үтәлми.
— Проблема тормыш мәшәкатендә генәме?
— Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Ир кеше өчен дөньяда иң зур бүләк — яхшы хатын”, — ди. Рәсүлебез өч сыйфатын аерып әйткән: ирен шатландыра торган; нидер сораганда тыңлаган һәм хәләле янында булмаганда да, аның малын саклаган. Әйтик, хатыны иртән эшкә матур итеп озатып калса, ире көн буе канатланып йөриячәк, мәшәкатьләре булса да, мине гаиләм көтә, дигән уй аңа күңелен төшерергә ирек бирмәячәк, эш сәгате бетүгә ашыгып кайтачак. Кич хатыны матур итеп каршы да алса, бөтен проблемасын онытачак. Иртән ирне озатып калмасалар, кич каршы алмасалар, аның өенә кайтасы килми, эштә утыра, дуслары белән очраша… Шулай әкренләп гаиләсенә дә күңеле суына.
— Ислам гаиләдә ир — тәэмин итүче дип өйрәтсә дә, күп кенә хатыннар иреннән: “Дини китап укып, көнен уздыра, мин эшләгәнне көтеп ята”, — дип зарлана. Нәрсәдән килә бу?
— Китап укысалар — бер хәл, телевизор каршында көн үткәрәләр. Хәзер яшьләр дингә керсә дә, күбесенең әти-әнисе — совет чоры кешеләре, исламны белмиләр, балаларын да шәригать кануннары буенча тәрбияләмәгәннәр. Намаз укып, ураза тотып була, ләкин эчтән үзгәрү авыр. Безнең илдә ничә еллар дәвамында хатын-кызга тигез хокуклылык бирелде. Туксанынчы елларда гарәп илләреннән килгән вәкилләр дә, гүзәл затларга ирек бирәбез, дип тырыштылар. Ягъни дәүләт кенә түгел, динебез дә туташ-ханымны чикләмәде, шул рәвешле ирләрнең дәрәҗәсе төште. Моннан тыш, ир балалар ничек үсә? Балалар бакчасында аларны тәрбияче апа каршы ала, мәктәптә хатын-кыз мөгаллим укыта, эшкә урнашкач та, коллективта гүзәл затлар күп. Өйләнгәндә мөселманча яшибез дип уйлый, әмма гаилә коргач, үзе дә сизмәстән хатыны лидерга әйләнә. Аннары: “Миңа болай да ярый”, — дип, мыштым гына яши. Хатын-кыз исә: “Диндә рөхсәт ителгән”, — ди һәм эшкә дә чыга, балаларын да тәрбияли, өйдәге мәшәкатьне дә карый. Бөтенесенә өлгерми башлагач, тавыш куба. Ирләр: “Мин — тәэмин итүче”, — дип җаваплылыкны үз өстенә алса, хатыннары аларны канатландырып торса иде.
“Акыллы хатын лидер булса да сиздерми”
— Ирнең иң хәерле сәдакасы — гаиләсенә тоткан акчасы, диләр.
— Ир кеше гаиләсе өчен акча эшләп кайта икән, ул аңа сәдака итеп языла. Хатын исә, ирен елмаеп каршы алса да, сәдака санала. Татарда ир — ат, хатын — кыз дип юкка гына әйтелмәгән. Ат — тырыш хайван, тартып бара. Кыз бала исә — шатландырып, күңелне күтәреп торучы. Ни кызганыч, ир белән хатынның урыны дини гаиләләрдә дә алышынды. Кайчак исә хатын-кызның иренә ярдәм итәсе килми: “Син безне тәэмин итәргә тиеш”, — дип, таләп кенә итә.
— Гаиләдә лидер булырга тиеш бит инде.
— Акыллы хатын лидер булса да сиздерми. Ирен кайсы юлдан төртергә икәнен яхшы белә. Гали ибне Габделмотталиб шундый сүз әйтеп калдырган: “Хатын теләсә, ирен — солтан, теләсә — кол итә”, — дигән. Солтан итсә — солтан, кол итсә, кол хатыны булып яши.
— Пәйгамбәребез (с.г.в.) нең берничә хатынга өйләнгән. Аның гаиләләрендә кем лидер булган?
— Гарәп җирендә яшәүче халыклар менталитет буенча бер-берсеннән аерыла. Мәсәлән, элек Мәккәдә гаиләдә ирләр хуҗа булган, хатыннар алар артыннан барган. Ә Рәсүлебез Мәдинәгә күчкәч, андагы хатыннарның бик тә кыю икәнен күргән, гаиләне дә алар тоткан. Бу урында бер кыйсса сөйлим әле. Гомәр ибн Хаттап бик усал, гадел хәлифә була. Берсендә бер сәхәбә моның янына хатыныннан зарланып килә. Йорт янына җиткәч, ишетә, Гомәрнең хәләле пыр тузып ирен сүгә, ә тегесе берни дәшми. Сәхәбә: “Моның хатыны минекеннән дә явыз икән”, — дип борылып китәргә җыенганда, Гомәр чыга һәм ирдән ни йомыш белән йөрүен сорый. Сәхәбә барысын да сөйләп бирә: “Синең хатының минекеннән дә хәтәр. Ничек түзәсең?” Гомәр шунда: “Ул бит баламны тапты, төн йокысын йокламыйча, аны имезде, киемнәремне юа, ашарыма әзерли, төнлә тән назын жәлләми”, — дип саный башлый. Моннан без шуны аңларга бурычлы: ир белән хатын бер-берсенең уңай якларын күреп, юл куя белергә тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.) нең дә гаиләсендә төрле хәлләр була, хәтта аерылышу дәрәҗәсенә җитәләр. Ул: “Мин — ир кеше”, — дип тормаган, йорттагы бөтен эшне башкарган. Бар яктан килгән пар юк. Элек мөселман гаиләләре нык, аерылмыйлар дип әйтсәк, ни кызганыч, хәзер алар арасында да никах таркалу очраклары арта.
— Татарда гел телне тыярга өндиләр. Һәрвакыт дәшми калу дөресме?
— Кайберәүләр, исламда аерылышу җиңел, ир кеше өч мәртәбә талак дип кабатлый да, шуның белән вәссәлам, ди. Әйе, күпләр кызган баштан талак дип әйтә дә, суынгач, ни майтарганын уйлый башлый, әмма терсәге ерак, тешли алмый. Шуңа да кайчак дәшми калу урынлы. Гомумән, Аллаһы Тәгаләнең рөхсәт иткән, ләкин иң яратмаган гамәлләреннән берсе — гаилә таркалу (талак). Шуңа да ничек тә никахны сакларга кирәк.
“Кем беренче дуслаша, савап шуңа языла”
— Ир хатынына: “Синең өчен шуны-шуны эшлим”, — дип әйтсә, гөнаһ саналамы? Мөселманның гамәле Аллаһ ризалыгы өчен башкарылырга тиештер.
— Бу бәрәкәтне бетерә. Гомумән, ислам дине буенча, эшләгән яхшылыгыңны кешегә әйтмәү, кычкырып йөрмәү тиешле. Юкса кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә андый кеше белән сөйләшмәячәк. Ә үпкәләшкәндә, кем беренче булып дуслаша, савап шуңа языла.
— Сезгә гаилә мәсьәләләре белән еш мөрәҗәгать итәләрме?
— Андый сорау белән килүчеләр күп. Кемдәдер матди проблема, кайсындыр ир-хатын мөнәсәбәте борчый. Кайберәүләр: “Ирем эшләми”, — дип зарлана.
— Кайчак озак еллар бергә яшәүчеләр дә аерылыша.
— Гадәттә, мондый хәл гаиләдә берсе дингә кереп китсә, икенчесе намаз укырга ашыкмаса килеп чыга. Еш кына яшьлекләрендә өйләнешкән төрле милләт кешеләре олыгая-олыгая үзенекенә тартыла башлый һәм шул сәбәпле аерылышалар.
— Хатыныннан аерылып, яшьрәккә өйләнүче мөселманнар очрыймы?
— Хәллерәк кешеләр арасында андыйлар да бар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) егерме елдан артык Хәдичә белән яши, башкага өйләнми. Ягъни Аллаһ монда бер хатын белән яшәп булуын күрсәтә. Хәдичә үлгәч, башкаларга өйләнә. Алары да — тол хатыннар, Гайшә генә кияүгә чыкмаган кыз була. Рәсүлебез үз мисалында күпхатынлылык вакытында гаделлек сакларга өйрәтә. Ул кеше дүрт нәрсәгә карап өйләнә дигән: матурлык, байлык, нәсел һәм дин. “Иң хәерлесе — диненә карап өйләнгәне”, — дип тә әйткән.
— Ире канәгать булмаса да, хатын җәннәткә керә алмый, диләр.
— Әйе. Ир гаиләдә матди як, иминлек өчен җавап тотса, кыямәт көнендә Аллаһ хатын-кыздан: “Ирең синнән ризамы, юкмы?” — дип сораячак. Әгәр хатын-кыз Аллаһка ышанса, гыйбадәт кылса, иренә тугры калса, аңа кыямәт көнендә: “Кайсы ишектән телисең, җәннәткә шуннан кер”, — диячәкләр.
Гүзәл САБИРОВА.