Казанның Борһан Шаһиди урамында урнашкан “Кеше приюты” турында күпләр ишетеп беләдер. 2018 елдан бирле эшли ул. Кайчандыр мохтаҗларга бушлай ризык таратыр өчен оештырылган урын бүген тулы бер комплекска әйләнгән. Биредә бер дигән яшәү шартлары: аерым мунча, кер юу бүлмәсе, спортзалга кадәр бар. Ә приютның әйләнә-тирәсе шау чәчәктә утыра…
Монда һәр кешенең үз язмышы. Ләкин аларны бер нәрсә берләштерә — ялгызлык һәм упкын төбеннән күтәрелергә омтылу… Кемгәдер, чынлап та, бәхет елмая, алар аякка баса, ә кайберәүләр исә упкын төбендә кала. Ничек кенә булмасын, приютта һәркайсына тормышны яңадан башларга мөмкинлек бирәләр.
“Сезнең ни эшегез бар?”
Приют илле урынга исәпләнгән, әлегә утыздан артык кеше яши. Аерым вагоннар тибында эшләнгән бу тораклар хостелларны хәтерләтә. Дүрт кешегә дүрт карават, тумбалар, хәтта көзге дә бар. Узган елның сентябрендә капиталь төзекләндерү үткәрелгән, барысы да яңа, чиста.
Приютта көн саен 250 кешене ашаталар. Алар барысы да йорт-җирсез кешеләр түгел. Пенсионерлар, күп балалы әниләр — кем генә юк…
Һәр көнне 11:00 дән 13:00 сәгатькә кадәр кайнар ризык тараталар. Приют ашханәсендә өстәлләр, эскәмияләр тезелеп киткән. Теләгән кеше шунда утырып ашый, кемнәрдер ризыкны үзләре белән ала. Араларында ир-атлар күбрәк. Бермәл ыспай гына киенгән илле яшьләрдәге бер хатын-кыз килеп керде. Урамда очратсаң, һич кенә дә аны мондый җирдә ашый димәссең! Яхшы сумкасыннан ике савыт чыгарды: “Күршемә дә ризык алам”, — диде ул. Аптырап киттем.
— Сез дә мохтаҗ кешеме? Монда килергә сезне нәрсә мәҗбүр итте? — дип сорадым. Ханым шактый дорфа тон белән:
— Ә сезнең анда ни эшегез бар? Сездән рөхсәт сорарга кирәкмидер бит? — дип җавап бирде. Тиз генә ризыгын сумкасына салып, ашханәдән чыгып китте.
Телсез калдым. Бер мескен әби булса, аңлар идең… Җир җимертеп эшләрдәй, бизәнгән-ясанган ханым! Минем аптыраулы карашны күреп, “Кеше приюты”ның администраторы Элмира Тимонина ачыклык кертте:
— Әйе, шундый ыспай киенгән, үзләрен эре тотучы ханымнар да килә. Дөрес аңлагыз, без ярдәм сорап килгән бер кешене дә кире бормыйбыз. Бердәнбер таләп: кеше аек булырга тиеш. Әгәр салган икән, йөреп килегез, бераз айнырсыз, дип җибәрәбез. Монда һәр кешенең үз сәбәбе. Шуның өчен кемнедер гаепләү безнең эш түгел. Менә әйтегез әле, сез бирегә ризык алырга килер идегезме?
— Юк, әлбәттә, — дим.
— Менә шул шул. Кул сузып бару берәүгә дә рәхәт түгел. Ул ыспай киенгән ханымның да язмышын белмибез. Алай йөрергә беребезгә дә язмасын…
“Кияү гаепле!”
Чынлап та, болай йөрүдән Алла сакласын. Теге ханымнан аермалы буларак, итле карабодай боткасы ашап утыручы ир-атлар күпкә аралашучанрак булып чыкты. Үзен Евгений дип таныштырган ир: “Көн саен ашарга киләм, колхоз базарында эшлим. Алты ел төрмәдә утырдым. Туганнар әти-әнинең фатирын сатып, бер бүлмә алып бирделәр, шунда яшим”, — диде.
Ашханәнең ишекләре көне буе ачык. Читтән килүчеләр төшке әбәдләрен ашаса, приютта яшәүчеләр монда өч тапкыр туклана икән. Иртәнге сәгать биштә үк ашарга керүчеләр бар, чөнки күбесе эшли. Шуңа да чыгып китәр алдыннан тамак ялгап алалар.
Читтән килеп ашаучылар күп сөйләргә яратмаса, приютта яшәүчеләр ияләшеп беткән. Блогерлар, хәйриячеләр, җитәкчеләр еш килә, алар белән аралашалар. Приютта хатын-кызлар өчен ике вагон йорт: берсендә — өч, икенчесендә дүрт хатын-кыз яши икән. Һәркайсының шкафы бар, анда ислемай, башка бизәнү кирәк-яраклары тора. Һәм чәчәкләр. Баксаң, җомга саен биредә яшәүче гүзәл затларга хәйриячеләр чәчәк бәйләме алып килә!
Наталия приютка ике ай элек килгән. Өч хатын-кыз бер бүлмәдә яшиләр. Бүлмәдәшләреннән аермалы буларак, аның төпле эш урыны юк. Ләкин ул да тик утырмый, көн дәвамында биредә хезмәт куя — аш-су әзерләргә булыша, приютны тәртиптә тота.
— Узган ел көзен башым авырта башлады, — дип үзенең язмышын бәян итте Наталия. — Йә елыйм, йә кычкырам… Шуннан хастаханәгә кереп яттым, ике ай дәваландым. Аннан чыккач, кызым үземә торак эзләргә кушты: “Балаларым өчен куркам. Синең белән бер бүлмәдә яшисем килми”, — диде. Ике оныгым, кызым белән тулай торакта бүлмә арендалап яши идек. Ә мин кая барыйм? Хастаханәдә ятканда приют турында ишеткән идем. Монда килеп хәлне аңлаттым. Мине берсүзсез кабул иттеләр.
— Ә икенче кызыгыз? — дим. — Ул да сезне үз янына алырга теләмәдеме?
— Теләмәде. Ул башка җирдә яши. Балаларның үз тормышы, нишләтәсең…
Күренеп тора: Наталия уңайсызлана, әледән-әле кулларын угалый.
— Наталия — уң кулыбыз, — дип сүзгә кушылды Элмира Тимонина. — Бөтен эштә булыша. Алар Нина Алексеевна белән бик тырышлар. Нәрсә сорасаң, шуны эшлиләр. Безнең монда аерым намаз бүлмәсе бар, аны гел юып, карап торалар.
Нина түти дә Наталия белән бергә иде. Приютта ул ике елдан артык яши икән.
— Монда мине әниләре кебек якын күрәләр, — диде Нина Алексеевна. — Барыр җирем юк, шуның өчен чыгарып та җибәрмиләр. Рәхмәттән башка сүз юк, мондый җылы мөнәсәбәтне беркайчан күргәнем булмады. Берәү дә кычкырмый, сүгенми, сукмый…
Нина түтинең дә кызы бар. Тик җәмәгате үлгәннән соң, тормышының асты өскә килгән:
— Барысына да кияү гаепле, — дип дәвам итте. — Кызымны ул гына котыртты. Ике бүлмәле фатирны сатып, Биектаудан йорт алдык. Шул ике катлы йортта миңа урын табылмады. Кияү берничә тапкыр кыйнады, нинди генә сүзләр ишетмәдем. Инде үзем яшәгән подъездда үләрмен дип уйлаган идем. Күршеләр ташламады, ашаттылар. Әлфия исемле күршем яшәргә дә чакырды, тик аның төрмәдән кайткан улы бар иде, курыктым…
Приют хезмәткәрләре Нина түтине 2021 елның гыйнварында үзе яшәгән йортның подъездыннан барып ала. Көчкә атлаучы әбекәйне юындыралар, киендерәләр, бүген исә ул эшләп йөри. Якыннары белән элемтәсе юк, оныкларын сагына… Нина түти тораксыз калуда кызын түгел, киявен гаепли. Ана гына баласын шулай сукыр мәхәббәт белән ярата аладыр.
“Теш тә чистарта белмиләр…”
Монда килеп эләккән һәр кешенең язмышы аянычлы. Җитмеш процентка якыны кайчандыр ирегеннән мәхрүм ителгән булган. Төрмәдән чыккач, аларны якыннары кабул итмәгән. Араларында гаиләле кешеләр дә шактый. Кемдер сукбайлыкта ярты ел, кайберәүләр өч ел йөргән… Барысы да диярлек эчкече, наркоманнар да очрый. Һәм бәхетле очрак аларны бирегә алып килгән. Бәхетле дип басым ясап әйтәм, приютта, чынлап та, адәм баласы тормышын яңадан башлый ала. Әлбәттә, теләге булса.
— ТР наркология диспансеры белән килешү бар: ай саен ун кешене дәваларга җибәрә алабыз, — диде “Кеше приюты” җитәкчесе Александр Суханов. — Бушлай кодировка турында сүз бара. Юристлар, психологлар, дин белгечләре — барысы да приютка килеп, биредә яшәүчеләр белән эшли. Тәртип шулай: башта урамнан килгән кеше барлык медицина тикшеренүләрен уза, юына, өс-башын карыйбыз. Һәм өч ай эчендә кеше эшкә урнашырга, кешечә яши башларга тиеш.
— Өч айдан соң приюттан чыгып китәләрме? — дим.
— Әгәр туры юлга басмаса, әйе. Инде эшкә урнашса, эчүен ташласа, аннан соң да ярдәм итәбез. Авиатөзелеш районында тулай торактан берничә бүлмә арендалап торабыз. Моннан киткәч, алар шунда яши. Алай гына да түгел, Авиатөзелеш районында шундый кешеләр өчен аерым торак булачак. Шәһәр мэриясе җир бүлеп бирде, төзелеш эшләре инде башланды. Дөрес аңлагыз, без әрәмтамаклар үрчетмибез, ә кешегә яңадан тормышка кайтырга булышабыз. Документларын тәртипкә китерәбез, эш урыны тәкъдим итәбез. Зур хезмәт хакы турында сүз бармый: урам себерүче, төзелештә ярдәмче һәм башкалар. Приютта дисциплина: кеше йоклаган урынын җыештырырга, өс-башын чиста йөртергә, хәмер кулланмаска тиеш, хәтта кайчакта алкотестер белән тикшерәбез. Шулай ук наркотик матдәләрне тикшерү өчен тест та бар. Бер карасаң, гаҗәп тә: ләкин олы кеше булсалар да, аларның күбесен яшәргә өйрәтергә туры килә. Иртән теш чистартудан башлап кичен юынып ятуга кадәр. Алар башта карыша, аннан ияләнә. Җиде ел эчендә приют йөзләп кешегә аякка басарга ярдәм итте. Әллә нинди гыйбрәтле хәлләр бар монда. Кайчандыр биредә яшәгән ир-ат бүген эшмәкәр, кибетләре бар. Икенчесе Яңа Сокуры бистәсендә йорт салды, өйләнде. Менә дигән итеп яшәп яталар. Өченчесе үз гаиләсе янына кайтты, матур гына эшләп йөри.
— Сукбайлыкка чыгучыларның күпмесе яңадан кешечә яши башлый?
— Яшермим, приют аша узган кешеләрнең 30 процент чамасы гына кешечә яши башлый. Ә калганнары шул юлын дәвам итә. Ләкин йөздән бер кеше генә булса да, без ярдәм кулы сузарга тиеш. Монда эшли башлагач кына аңладым: бездә ачтан үлүчеләр дә бар икән! Хәзер 20 дән артык районда кайнар ризык таратуны оештырдык. Мисал өчен, Биектаудагы бүлеккә көн саен алтмыш кеше кайнар ризык алырга килә. Апас, Буа кебек районнарда да филиаллар эшли. Нигездә, мохтаҗларга, урын өстендә яткан кешеләргә кайнар ризыкны өйләренә илтәләр. Безнең максат — һәр шәһәр, районда шундый нокталар ачу.
Айга 600 мең сум!
“Кеше приюты” хәйриячеләр акчасына яши. Иң гаҗәбе — бу кешеләр күп очракта үзләренең исемнәрен күрсәтергә бик теләми. Хәйриячеләрнең 90 проценты — мөселман. Ислам кануннары буенча, сәдаканы кычкырып бирмиләр. Ә бит бик зур суммалар турында сүз бара. Бер эшмәкәр ай саен 20 мең сум күчерсә, икенче бер хәләл ресторан хуҗалары көн саен 50 кеше ашатуны үз өстенә алган. Барысын да санасаң, саллы гына исемлек җыела. Мисал өчен, Борһан Шаһиди урамындагы приютны яшәтү өчен ай саен 600 мең сум акча кирәк икән. Моңа барлык коммуналь түләүләр, җир арендасы, көн саен 250 кешегә азык тарату һәм башка чыгымнар кергән. Һәм бу сумманы тулысынча “Нәфис Косметик” компаниясе күчерә.
— Без бик күп, — дип сүзен дәвам итте приют җитәкчесе Александр Александрович. — Кемдер акчалата булыша, кайберәүләр волонтер булып килеп булыша. Һәм барыбыз да изгелек эшлибез — мохтаҗларга, авыр хәлдә калганнарга ярдәм итәбез. Бирегә еш кына хәлле кешеләр гаиләләре белән килә. Шул рәвешле гаилә башлыгы хатынына, балаларына тормышның икенче ягын да күрсәтә, шөкер итәргә өйрәтә. Без барыбыз да кешеләр, изгелек эшләгән саен күңел чистара. Озак еллар эчке эшләр бүлегендә хезмәт куйган кеше буларак моны тәгаен әйтә алам.
…Приютта ярты көн булдым. Авыр тойгы калды: берәүгә дә ул көнне күрергә язмасын. Сүз дә юк, шул хәлгә төшүләренә күбесе үзләре гаепле (приютта күбрәк тәртипсез тормыш рәвеше алып баручылар яши). Тик Нина түти кебек юньсез балалар үстергән бәхетсез ата-аналар да очрый. (Алла сакласын!) Бәхеткә, шул мескеннәрне ашату, туры юлга бастырырга тырышучы олы йөрәкле кешеләр күп икән бездә. Приют дәүләт тарафыннан бер тиен дә финансланмый! Ә еллык чыгымнар миллионнар белән исәпләнә. Шундый изге эшләргә өлеше кергән һәр кешегә ихластан рәхмәт әйтәсе килә. Сез — дөньяны коткаручылар!
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.