• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 09.05.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“ҖИЛ ГЕНЕРАТОРЫ ЭКОНОМИЯ ЯСЫЙ”

“ҖИЛ ГЕНЕРАТОРЫ ЭКОНОМИЯ ЯСЫЙ”

Мамадыш районы Норма авылында гомер итүче Шәфыйковлар хуҗалыгында багана башында җил генераторы эшли. Алар үз куллары белән ясаган әлеге җайланма беренче мәлләрдә авылдашларын бик гаҗәпләндергән. Моны Гайфулла абый белән Сәлимә апаның Мамадышта яшәүче уллары Рәмис эшләгән.

Рәмис шәһәрдә заводта хезмәт куя. Атна саен әти-әнисе янына кайтып йөри. Авыл тормышын, аеруча бакча, эретеп-ябыштыру эшләрен ярата.
— Җил генераторы кебек берәр нәрсә эшләү теләге күптән бар иде. Интернетта видеоларга күзем төште. Җил көчен файдалы эшкә кулланасым килде. Әлеге җайланманы ясауның бер авырлыгы юк. Бик чыгымлы да түгел, — ди Рәмис. — “ВАЗ-2106” машинасының генераторын кулландым. Стартеры зуррак булган саен яхшырак. Эченә көчлерәк магнитлар куйдым (неодимовые магниты), электр чыбыклары кулландым. Эретеп-ябыштырып ясадым. Багана башына куелган пропеллер җил вакытында генераторны әйләндерә, магнитлар ярдәмендә “кызып”, ток барлыкка килә. Аның белән машина аккумуляторын корам, кабель сузып, лапаска ут китертәм. Тавык-чеби ояларына ярап тора. Аларга яктылык та, җылылык та кирәк бит. Бу генератор бераз булса да электр энергиясенә экономия ясый. Исеменнән күренгәнчә, җил искәндә генә эшли. Җилсез көннәрдә ток аккумулятордан тотыла. Алга таба башка җайланмалар да ясап карарга телим.
Лилия ЙОСЫПОВА.

Хәбәрләр

Гамәлдән чыккан “Космос-482” совет космик станциясе 7-13 майда Җиргә төшәргә мөмкин.

2025 елдан Чаллыдан Башкортстанга кадәр М-7 трассасы 4 полосалы булачак.

8 майда Казанда “Татмедиа” каршында фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримгә һәйкәл ачылачак.

26 апрельдән футбол буенча Татарстан чемпионаты башлана.

Онкологик авыруларны дәвалау өчен, “Лина М” компаниясе препараты клиник сынауның беренче фазасын үтә.

“Аэрофлот” Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларны озатып баручыга 25 апрельдән 12 майга кадәр бушлай очу мөмкинлеге бирә.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
ОЛЫ ГӨНАҺЛАР НИ СӘБӘПЛЕ КУРКЫНЫЧ?
иман нуры

ОЛЫ ГӨНАҺЛАР НИ СӘБӘПЛЕ КУРКЫНЫЧ?

by irekmanager irekmanager
15 марта, 2022
“АЛЖИР — МӨСЕЛМАННАР ИЛЕ, ТИК ТАТАРЛАР БИК АЗ”
Татар дөньясы

“АЛЖИР — МӨСЕЛМАННАР ИЛЕ, ТИК ТАТАРЛАР БИК АЗ”

by irekmanager irekmanager
17 апреля, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru