Пекинда узган Паралимпия уеннарына Россия данын якларга дип барган Саба егете, чаңгычы Рушан Миңнегулов белән әңгәмә эшләргә теләгән идек. Тик спортчылар арасында шундый ырым бар икән: ярышларга кадәр интервью бирмиләр. Рушан белән дә соңрак сөйләшергә сүз куештык. Кызганыч, дөньядагы вәзгыять аркасында Россия спортчыларын уеннарда катнаштырмадылар.
— Яхшы нәтиҗәләр белән кайтырбыз дип өметләнгән идем. Бу ярышларга сигез ел әзерләндем. Тик Пекинда бер тапкыр гына чаңгыда шуып калдык. Кунакханәдә чакта уеннарга кертмиләр дигән хәбәрне ишеткәч, ышанмадым. Башта шок кичердем, тик тәҗрибә арткан саен, җиңелүләргә, мондый хәлләргә тынычрак карарга өйрәнәсең, — дип сөйли Рушан.
12 яшьләр тирәсендә, төзелеш вакытында бәхетсезлек очрагы килеп чыгып, ул кул бармакларын югалта. Дүрт ел биюгә йөргән актив егет башта боегып кала. Аннары абыйсына ияреп, картинг белән шөгыльләнә башлый.
— Өйдә үз эченә бикләнеп ятмасын дип, мине чаңгыга бастырырга булдылар. Әтинең абыйсы балаларга чаңгыда йөрү күнекмәләрен өйрәтә иде. Миңа бу шөгыль ошап китте, 2007 елның гыйнварыннан чаңгыда мин, — дип искә ала Рушан. Егет Саба аграр көллиятендә бухгалтер-икътисадчы белгечлеген үзләштерә. Казанда Олимпия резервы училищесында да укый. Даими күнегүләр, тырышлык, үҗәтлек үзенекен итә.
— Бервакыт җәй көне Казан лагеренда асфальт юлдан роллерларда (җәйге чаңгылар) йөргәндә, мине танылган спортчы Ирина Полякова күреп алган. Ул тренерыма физик яктан мөмкинлеге чикле кешеләр өчен Паралимпия уеннары үткәрелү турында әйткән. Миңа Россия чемпионатында катнашып карарга, ныклап шөгыльләнергә киңәш итте, — ди Рушан.
2012, 2013, 2014 елларда чаңгы буенча Дөнья кубогында беренче урын, инвалид егетләр арасында узган ярышларда ике тапкыр Россия чемпионы… 2014 елда Рушан Сочида үткән Паралимпия уеннарында чемпион буларак танылды. Якташыбыз 20 чакрымга шуу буенча ярышта беренче урын алды һәм алтын медаль яулады. Быел Норвегиядә кышкы спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында көмеш медаль белән бүләкләнде. Күптән түгел Ханты-Мансида узган кышкы уеннарда 2 алтын, 1 бронза медаль яулады.
— Чаңгыларым 12 гә якын. Элек бәхет китерә торганы бар иде әле. Сочидагы Паралимпиадада бөтен ярышларда гел шуның белән шудым. Ахыргы ун километрда чаңгыны алыштырган идем, оттырдым, бишенчегә калдым. Әй, үкендем инде аннары. Гомумән, җиңү үзеңнән, чаңгыдан һәм яхшырак шусын өчен аны тиешенчә майлаудан да тора, — ди Рушан.
Егет 2015 елда өйләнгән. Хатыны Алия белән кызларын үстерәләр. Сабада яшиләр. Хәзерге тренеры — бертуган абыйсы Руслан.
— Миңа 29 яшь. Ярышларда 2026 елга кадәр катнашу мөмкинлегем бар әле. Медаль өчен генә ярышмыйм, спорттан канәгатьлек хисе алам. Күңелсезләнеп утырырга да уйламыйм, киләсе ярышларга әзерләнергә кирәк, — ди Рушан Миңнегулов.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.