• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 19.09.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тату гаилә

“Гади чүп үләненнән дә матурлык табып була”

“Гади чүп үләненнән дә матурлык табып була”
Апас районы Иске Йомралы авылында яшәүче һәвәскәр шагыйрь Динар Хәйруллин тормышка карашы, кешеләргә мөнәсәбәте белән башкалардан аерылып тора. Авырлыкларны иҗат белән җиңә, шатлык-сөенечләрен дә ак кәгазь битенә төшерә ул. Шул ук вакытта җир эшенең дә серен аңлый, тәмле итеп ашарга да пешерә. Ә төп һөнәре — укытучы. 25 елга якын авыл мәктәбендә яшь буынга белем һәм тәрбия бирә.
— Булганның кадерен белеп, туганнарны, дусларны, күршеләрне хөрмәт итеп, үзебезчә яшәп ятабыз, — дип каршы алды безне Хәйруллиннар.
“Иҗат — ул мизгел”
Тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, хәтта төн йокысын бүлеп тә, мөлдерәп тулган күңел халәтен шигырь юлларына сала ул.
— Иҗат белән 1990 еллар ахырында, институтта укыганда шөгыльләнә башладым. Шул вакыттан бирле кулдан каләмнең төшкәне юк. Элек шигырьләр дәфтәргә тупланса, хәзер социаль челтәрләргә урнаштырам. Интернет дөньясы аша танышып, иҗатташ дусларым барлыкка килде, — ди ул үзе.
Динарның “Балачак”, “Көтәсеңме, әнкәй” шигырьләренә Нурсил Шәймәрдәнов көй язган. Авторның беренче җырларын тамашачы җылы кабул итә.
— Музыкаль белемем булмаса да, көй дә язып карадым. Гармунда, гитарада уйнап, иҗат җимешләреңне башкару тагын да рәхәт. Иҗат итәр өчен сәләт, гүзәллекне күрә белү, хыялый булу да мөһим. Гади чүп үләненнән дә матурлык табып була. Аның өчен маңгай күзе түгел, ә күңел күзе кирәк. Иҗатның вакыты юк. Ул — мизгел. Шул мизгелне эләктереп калмасаң, шигырь тумый. Рульдә барганда да туктап, шигырь язганым бар, — ди ул.

“Бакчабыз — хезмәт җимеше”
Җәйләрен Хәйруллиннарның бар тирә-юне чәчәк-гөлгә күмелә. Ел да бакча тутырып җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр. Хуҗалыктагы матурлык сокландыра.
— Бәрхет чәчәк, төн гөлләрен, флокс, сальвияне күпләп чәчәбез. Флокс бер тапкыр чәчәкләрен койгач, сабакларын кисәбез дә тагын чәчәк ата. Динар иртән торып, чәй эчкәнче, чәчәкләргә су сибеп, алар белән сөйләшеп, яшелчәләрне карап керә. Бездә эш хатын-кызныкы, ир-атныкына бүленмәгән, — ди хуҗабикә Алсу.
Җәен алар бакчада ни генә үстермиләр. Помидорлары, ташкабаклары мул уңыш бирә. Җиләкләрнең берничә төре хәтта көзгә кадәр уңыш бирә.
— Чәчәкләрнең балкып торуы, мул уңышның сере — аларны яратып, күңел биреп үстерүдә. Химикатлар кулланмыйбыз. Бөтен эшне киңәшләшеп башкарабыз. Физик хезмәт күңел төшенкелегеннән дә саклый. Яраткан эш ардырмый ул, — ди Динар.
Ләйлә ШИҺАБИЕВА.

Хәбәрләр

Казанның кайбер метро станцияләре янында грипптан прививка ясый башладылар.

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның торакка мохтаҗ гаиләләре социаль ипотека буенча фатир ала алачак.

Татарстанда 20 сентябрь Гошер көне дип игълан ителде.

Аксубай районында дүртенче балалары туган гаиләләргә бер тапкыр 50 мең сум биреләчәк, башка балалар өчен — 10 ар мең сум.

Казанда “Бию көрәше”ндә Балтачтан Илнар Закиров җиңде һәм 300 мең сумлык сертификат алды.

14 сентябрьдә, Татарстан Рәисен сайлау көнендә, ике “Sollers ST8” автомобиле һәм 11 смартфон уйнатылачак.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
Танылган җанатар Антон АГАФОНОВ: “ТАБИБЛАР ӘЛЕГӘ ХОККЕЙ КАРАМАСКА КУШТЫ”
Спорт

Танылган җанатар Антон АГАФОНОВ: “ТАБИБЛАР ӘЛЕГӘ ХОККЕЙ КАРАМАСКА КУШТЫ”

by irekmanager irekmanager
12 декабря, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru