Айдар ГАБДИНОВ өчен бу ел юбилейларга бай. Бердән, җырчы 50 яшьлек гомер бәйрәмен зурлап үткәрергә җыена. Икенчедән, иҗатына 25 ел тула. Белгечлеге буенча Айдар абый — филолог һәм җырчы. Каратэ белән шөгыльләнгән. Уфадагы беренче татар радиосы “Шәрык”та — диктор, “Акчарлак” әдәби-иҗат түгәрәгендә активист булган. Ә сәнгать юлына көтмәгәндә керә.
— Язмыш, диярсең. Сәнгатькә ныклы юл, Казанга китү мәсьәләсендә хәлиткеч орлык студент чорында, Нефтекама шәһәрендә “Дуслык җыры” конкурсында салынды, — дип искә ала Айдар абый. — Жюри әгъзасы булып килгән Мирсәет ага Яруллин консерваториядә эшли иде. Ул мине шушы конкурста күреп алды һәм Казанга укырга чакырды. Башта, булмастыр, дидем. Соңрак тәвәккәлләдем. Аңа бүген дә рәхмәтлемен! Урыны җәннәттә булсын! Ул чакта гаиләм бар иде инде. Бөтен кирәк-яракны бер сумкага тутырып, кызыбыз Айсылуны җитәкләп, өчәүләшеп Казанга киттек.
Тулы исеме: Айдар Айрат улы Габдинов
Туган җире: Башкортстанның Куергазы районы Тимербай авылы
Туган көне: 10 сентябрь, 1969 ел
Белеме: БДУның филология факультеты, Казан дәүләт консерваториясе
“50 яшькә күңел ышанмый”
— Айдар абый, кечкенә чакта 50 яшьлек ир-атлар бик олы кебек күренә иде. Яшь өстәлгән саен, бер дә алай түгел икән. Сезнең өчен 50 яшь күпме?
— Әтиемә 50 яшь тулганын бик яхшы хәтерлим. Студент чагым. Әтигә бүләк алырга йөрибез. 90 нчы еллар, кытлык чоры. Ни акчасы, ни әйбере юк… “Әтигә дә 50 яшь тулды… Картая бит”, — дидем шул чакта. Хәзер үземә 50! Күңел ышанмый. Ярты гасыр бит бу! Аз түгел. Әмма үземне олы дип хис итәсе килми (көлә).
— Сезгә 50 яшьне биреп булмый. Сәламәт яшәү рәвеше алып барасызмы?
— Чәчне буяган юк (көлә). Агармады әле. Заманында чаңгыда күп шудым. Соңгы елларда гына бераз сирәгәйттем. Өй каршында — 155 нче мәктәп. Шуның территориясендә чаңгы юлы сала идек. Урын бар, уңайлы. Бассейнга, мунчага йөргәлим.
Туклануга килгәндә, хатыным Зилә бик тәмле пешерә, төрләндереп тора. Эштән, бүген кич ашамыйм, дип кайтам да, өйгә тәмле ис таралган була, баш тарта алмыйм. Ашауның чамасын белергә кирәк, шул гына. Һәм хәрәкәт җитми. Күп вакытыбыз машинада уза.
— Кызыгыз җырчы Айсылу Зәңгәр күлгә еш бара. Сезне ияртмиме?
— Безне дә алып барырга тырыша. Кияү белән гел шунда йөриләр. Без җәен ешрак, кышын сирәк барабыз. Организмны күндерсәң, бер чумып алсаң да, рәхәт булып китә.
“Малайлар сәнгатьтән “качты”
— Юбилейга әзерлек ничек бара соң?
— 50 яшь сентябрьдә тулды. Филармониядә иҗат кичәсе 3 мартка билгеләнде. Әзерлек бара. Әлбәттә, күңелем тыныч түгел. “Монысы эшләнмәгән бит әле”, — дип төнлә кылт искә төшә дә йокы кача. Хәл итәсе мәсьәләләр шактый. Күп йөк хатыным җилкәсенә төшә. Чөнки мине аннан да яхшы белүче юк. Үз эше дә баш күтәрерлек түгел. Зилә мәктәптә татар теле укыта. Тикшерү өстенә тикшерү… Үзем эшләгән Казан шәһәр филармониясе дә ярдәм итә.
— Туган якта үткәрергә планлаштырмыйсызмы?
— Туган як белән элемтәм бар, төрле чараларга гел чакыралар. Бәлки, анда да юбилей концерты булыр. Уйлап бетерергә кирәк.
Туган як дигәннән, Айдар абый Куергазы районы Тимербай авылында туа, Федоровка районының Батыр авылында үсә. Әтисе 68 яшендә бакыйлыкка күчә. Авылда әнисе үзе генә яши. “Кайтып йөрергә тырышабыз. Туган як, әни гел сагындыра. Торган саен аларның кыйммәтен ныграк аңлыйсың”, — ди Айдар абый.
— Юбилей концертында киявегез дә катнаша икән.
— Динислам — Чиләбе егете. Җырчы түгел, һөнәре буенча энергетик. Әмма җыр-моңга, сәнгатькә мөкиббән кеше. Айсылу белән Чиләбедә концертлар оештырганда танышканнар. Анда да төрле чаралар үткәрүдә, милли эшләрдә бик актив булган. Үзен җырчылар рәтендә санамаса да, тавышы бар.
— Айсылу белән Казанга күченеп кайттылармы?
— Өйләнешкәч, бераз Чиләбедә яшәделәр. Бу кияүнең эше белән бәйле иде. Шуңа Айсылуның иҗатында кыска вакытлы тәнәфес булып алды. Хәзер Казанга күченделәр. Кияү үз белгечлеге буенча яхшы эшкә урнашты. Энергетиклар арасында шәп җырчы ул. Үзләренең бөтен корпоративларында, төрле чараларда рәхәтләнеп чыгыш ясый.
— Улларыгыз да сәнгать җанлы бит. Алар ни белән кызыксына?
— Айсылу кечкенәдән мөстәкыйль булды. Вокал буенча укыта, “Казан кызлары” дигән балалар ансамблен җитәкли. “ТНВ”да “Кайнар хит” тапшыруын алып бара. Тик утырмый.
Олы улыбыз Ильяс — IX, кечесе Мансур VIII сыйныфта укый. Малайларга да Аллаһы Тәгалә музыкаль сәләтне биргән. Олысы бәләкәй чагында флейтада уйный башлады. Җыр-биюдә актив катнаша иде. Әмма шул вакытта ук: “Җырлап акча килми”, — дип шаккатырды. Кайдан белгән диген… Дөрес, җырлап та бүген акчаны бик яхшы эшләүчеләр, моны кәсеп итүчеләр бар, әмма бөтен кеше дә алай булдыра алмый. Ильяс үсә төшкәч, программист юнәлешенә тартыла башлады. Телефон, компьютерларыбызны ул карый, рәтли. Мансур 1 нче музыка мәктәбендә укыды, аны кызыл дипломга тәмамлады. 4-5 яшьтән футболда, “Рубин”да чыгыш ясый. Анысы — чын спортчы. Баянда яхшы уйный, әмма дәвам итәргә бик теләге юк.
— Балаларыгыз татарча матур сөйләшә. Өйдә туган телдә аралашалармы?
— Әйе, татарча гына. Баланың туган телдә сөйләшүе гаиләдән тора. Өч балабыз да ике телдә акцентсыз аралаша. Заманында Айсылуны балалар бакчасының татар бүлегенә бирсәк тә, беренче көннәрдә үк русчага күчә башлаган иде. Кызыбызга аңлатып, үзара гел татарча сөйләшеп, җырлатып, төрле милли чараларда актив катнаштырып, аны йолып калдык. Русчаны кем дә өйрәнә. Үз җаена куйсаң, бала рәхәтләнеп русча сөйләшеп китә һәм соңыннан татарчага кире кайтмый. Вакытында тотып алырга кирәк. Телне саклап калып була. Моны үз тәҗрибәбездә аңладык.
“Үземне рекламалый белмим”
— Казан шәһәр филармониясендә күптән эшлисезме?
— 22 ел элек урнашкан идем. Кешенең төп эше булырга тиеш, алай рәхәтрәк. Шуңа күнеккәнмен. Филармониягә хәтле Харис Нигъмәтҗанов җитәкчелегендәге халык уен кораллары ансамблендә эшләдем.
— Башта педагогик юнәлештән киткән булгансыз.
— Уфада педагогика институтында татар теле һәм әдәбиятын укыта башлаган идем. Аннан күчеп, сәнгать юлыннан киткәнемә үкенгәнем булмады. Фән дөньясы китап укырга тагын да көчлерәк теләк бирде. Тарих, әдәбият, классик әсәрләрне яратам. Хәзерге язучыларның, үпкәли күрмәсеннәр, заманча әсәрләрен укый алмыйм. Өйдә булган классик әсәрләргә ябышып ятам. Укыганнарны яңадан искә төшерәм. Шиһабетдин Мәрҗани, Мәхмүт Галәү ошый, Тукай, Дәрдмәнд шигырьләрен кат-кат кулга алам. Күпме укысам да, туймыйм. Гел искә төшерәм.
— Бәлки, хәзер берәр профессор булыр идегез?
— Әллә инде… Укыта башлагач, гел фән белән шөгыльләнергә, шул дөньяга баш-аягың белән чумарга кирәк. Ниндидер эшкә тотынсам, җиренә җиткерергә тырышам. Фән юлыннан киткәч, сәнгатькә керә алмаган очракта да, югалып калмаган булыр идем. Ул хәтле талантсыз кеше түгелмен. Беркайчан да арткы рәттә калып йөрмәдем. Армиядә дә шулай булдым. Шул ук вакытта бик алга чыгарга да яратмыйм, урталыкта торам. Бөтен кешенең игътибарын үземә җәлеп итәргә тырышу минем өчен түгел.
— Сез бик тыйнак кебек?
— Әйе. Әти мәрхүм миннән дә тыйнаграк иде. Әнием дә шулай. Тормышта комачау итә торган сыйфат бу. Үземне рекламалау авыр. Ә сәхнә өчен бу эш бик мөһим. “Инстаграм”га да, башка социаль челтәрләргә дә реклама куймыйча булмый. Әмма миңа моны эшләү кыен, теләмичә, кирәк дип кенә эләм. Табигый тыйнаклыктан килә инде. Әби әйтмешли, бүгенге заманда сөйләшә белергә кирәк шул… Ә бу миннән булмый. Үзем салган туры юлдан баруымны беләм. Башкасына кысылмыйм.
Лилия ЙОСЫПОВА