Кайбер орлыкны чыныктырмыйча, тишелдереп булмый. Фәнни телдә бу ысул “стратификация” дип атала. Моны берничә төрле эшләп була.
Иң җиңеле — көздән үк чәчеп калдыру. Мәсәлән, җиләк-җимеш агачларының орлыгын шулай чәчәргә була. Билгеле, моның өчен ике тапкыр күбрәк орлык кирәк, чөнки барысы да тишелмәячәк, аның каравы табигый рәвештә чыныгып, нык булачаклар. Орлыкларны суыткычта, кышын урамда, кар астында чыныктыра аласыз.
Суыткычта чыныктыру. Капкачлы пластик савыт алырга. Орлыкларны дымлы грунтка (гидрогель, кокос субстракты, черемә һ.б.) чәчеп, суыткычның аскы киштәсенә куярга.
Карда чыныктыру. Капкачлы пластик савыт алырга, моның өчен пенопласт савытлар уңайлы. Анда дренаж тишекләре ясарга. Орлыкларны дымлы грунт белән аралаштырып, карга күмәргә. Урынын билгеләп куярга. Язга таба савытны кардан казып алырга кирәк, орлыкларның акрынлап шыта башлавын күрерсез.