— Нияз, сүзне танышудан башлыйк әле.
— 1995 елда Сабада тудым, шунда үстем. Әтием — Илгиз, әнием — Миләүшә исемле. Без чаңгы буенча чит шәһәрләргә китеп шөгыльләнә башлагач, алар Саба районы Мамалай авылына күченделәр. Мин исә Казан белән авыл арасында йөрим. Гаиләдә без өчәү — Алмаз һәм Илназ исемле ике абыем бар: берсе — миннән 2 яшькә, ә игезәк туганым 5 минутка зуррак (көлә). Без йөзгә дә, буйга, холык ягыннан да бер-беребезгә охшамаган. Абыйларым балачактан чаңгыда шуа иде, спортчы булып үстеләр.
— Алайса, чаңгыга сине абыйларың этәрде?
— Кыш җиткәч, әти: “Спорт мәктәбенә яңа чаңгы комплектлары кайткан. Бәлки, сиңа да бирерләр”, — дип, кызыксындырды. Бардым, билгеле, миңа яңалары эләкмәде инде (көлә). Башта әкренләп атлап кына йөрдем. Мин 500 метр ара ураганчы, абыйларым 5 км әйләнеп килә иде. Артларыннан булдыра алганча барырга тырыштым. Бик еракка калдырып китсәләр, юлны кыскартып чыгып булса да куып җитеп, кабат “койрык”ларына тагыла идем. Тырыша торгач, күрсәткечләр яхшыра барды. Беренче тренерым — Радик Хәмит улы Миңнегулов. Аның кул астында шөгыльләнүче көчле егетләр 6-7 әү идек. Җәйге лагерьларда, кышын ярышларда җыелма команда булып бергә йөрдек. Кышын чаңгыда тиз шуар өчен, җәй буе тренировкада чаба идек.
— Спортчы Ниязның “гастроль” тормышы кайчан башланды?
— VII сыйныфта укыганда, өчәү Мәскәүгә китәргә булдык. Ике ел чаңгыда Мәскәү өчен чыгыш ясадык. Аннары безне Ханты-Мансийск шәһәренә Югра олимпия резервындагы көллияткә укырга чакырдылар. Ул — Россиядә иң яхшыларның берсе. Бөтен шартлар тудырылган: киендерделәр, яхшы ашаттылар, чаңгы ясаучыларына хәтле бар иде. Дүрт ел гына укырга булса да, безне бишенче елга да калырга сорадылар. Ханты-Мансийскида кар иртә ява башлый, соң эри. Чаңгычылар өчен бер дигән урын. Укуны төгәлләгәч, Татарстанга кайтырга булдык. Өчебез дә Идел буе спорт һәм туризм академиясендә белем алдык. Республикада чаңгы спорты үсеп килә иде. Бик яхшы иганәчеләр дә табылды. Кайтырга булдык, тик башта монда безне алырга теләмәделәр. Җәйге күрсәткечләр яхшы булгач, өчебез дә яңадан командага эләктек. Игезәгем бер ел шуды да тренерлык эшенә китте. Аның кул астында шөгыльләнүчеләр Татарстан буенча призлы урыннар яулый, арада чемпионнары бар.
Мин исә шууны дәвам иттем. Идел буе федераль округы, Татарстан беренчелеген оттым. Ике елдан соң биатлонга китәргә булдым. Ул чакта күчәргә республикада команда юк иде. Ленинград өлкәсенә киттем. Ике ел алар өчен чыгыш ясадым. Быел кабаттан Татарстанга кайттым, бу юлы инде биатлон буенча.
— Бездә бу спорт төре ни дәрәҗәдә үскән?
— Соңгы елларда биатлон Татарстанда да бераз үсеш ала башлады, тырышалар. Әмма әлегә бик әкрен темп белән бара. Чагыштырып карасак, чаңгы буенча федерация бик алда. Бәлки, биатлонны үстерү буенча үзем дә бераз булыша алырмын.
— Сиңа үрнәк биатлончылар бармы?
— Һәркайсының ничек шууын, атуын күзәтәм. Әмма берсен дә үзем өчен аерып әйтә алмыйм. Шулай да күбрәк норвегияле биатлончы-чаңгычы Уле-Эйнар Бьерндален ошый. Сәламәт булып, аның яшенә хәтле шусаң, бик әйбәт булыр иде. Элек Франция биатлончысы Мартен Фуркадның шуганын кызыксынып күзәтә идем.
— Биатлон буенча үсәргә кирәк, дидең. Әлегә ниндидер җитешсезлекләр бармы әллә?
— Чаңгыда яхшы шуам. Ә биатлонда ату буенча бераз проблемалар бар, монысы әлегә авыррак. Икесен бергә бәйләргә кирәк бит. Биатлондагы гомуми нәтиҗәләр буенча спринтта Россиядә иң якыны
11 нче урында булганым бар. Россия кубогына ярышларда эстафета белән соңгы елларда 2 һәм 3 нче урынны алдык.
— Тренировкалар ешмы?
— Көнгә икешәр, физик күнекмәләр белән өчәр тренировка була. Ике тренировка да чаңгы буенча булса, көнгә 50-60 чакрым шуабыз: беренчесендә — 30-35, икенчесендә 20-25 км. Көчне тагын да ныгытыр өчен, тренажер залларда да булабыз. Җәен гел йөгерәбез.
— Ярышларда күңелсез хәлгә тарыганың юкмы?
— Алай зарланырлык вакыйгалар булганы юк. Бервакыт Мурманскида 50 чакрымга узышканда, таудан төшкәндә ектылар. Тордым да йөгердем. Беренче бишлектә килеп җиттем. Бу хәл булмаса, призлы урынны алыр идем, дип ышанам.
Спортчы өчен физик көч тә, ихтыяр көче дә кирәк. Сынмаска, үз өстеңдә эшләргә, авыр чакта да бирешмәскә. Үзеңне кулга алып, тынычланып, тагын да тырышыбрак башларга кирәк. Башка спорт кебек үк, чаңгы да ялкауларны үз итми.
Абыйлары да, Нияз да намазда. Еллар буе чит төбәкләрдә, шәһәрләрдә яшәп кайтса да, саф татарча сөйләшә. Күп һәм төрле китаплар укый. Әлегә өйләнмәгән. Дини, тәрбияле, спортны үз иткән татар кызы булсын иде, дип тели.
— Нияз, укучыларга, җанатарларыңа нинди теләкләр җиткерер идең?
— Гел спортта булсак иде. Аның төрләре бик күп. Күңелгә ятканын сайларга мөмкинлекләр җитәрлек. Спорт медальләр, грамоталар өчен генә түгел, ул — беренче чиратта сәламәтлек!
Лилия ЙОСЫПОВА.