— Йөклелек авыр үткәнгә, район табиблары бала табу өчен Казанга Республика клиник хастаханәсенең перинаталь бүлегенә җибәрде. Гөлназ җитлекмичә, 28 атналык булып туды. Бу чорда баланың әгъзалары ныклап формалашып бетми. Кызның күзләре күрмәү шуның белән бәйле. Аны тиешле авырлык җыйганчы, патологияләре булган сабыйлар бүлегендә тоттылар, — ди Гөлназның әнисе Рәсимә апа. — Өч көн саен Әлкидән Казанга йөрдек. Гөлназга чаклы бер сабыем вафат булды. Кызыбыз исән калсын, чыныксын өчен, Аллаһка ялвардык. Табиблар аңа күзнең челтәр катлавы өзелү дигән диагноз куйды. 3 айдан 3 яшькә кадәр һәр алты ай саен Санкт-Петербургта 7 операция ясадылар. Ахыр чиктә сул күзендә күрү сәләтен саклап калдык, ә уң күзе күрми.
— Гөлназ бик уңган, өй эшләрендә булыша, беркайчан тик утырганы юк. Интернатта аларны тормышта кирәкле эшләргә өйрәтәләр. Киләчәктә ул үзен укытучы итеп күрә, — ди Рәсимә апа. — Ирем белән интернатка беренче мәртәбә баргач, шаккаттык. Күз алдына китерәсезме, дөм сукыр балалар киемнәрен үтүкли, бүлмә җыештыра, хәтта сау-сәламәт сабыйлар кебек йөгерәләр, уйныйлар. Бәреләләр, егылалар, әмма сикереп торып китәләр. Беркем зарланмый, еламый, чарасызлыктан интекми. Интернат укытучылары балаларны гадәти тормышка әзерли, диагнозларына карап, йомшаклык күрсәтмиләр, төпле белем бирәләр.
Кече яшьтән үк Гөлназ каләм тибрәтә башлый, укытучыларының йогынтысы да булмый калмагандыр. Сабыр, көчле рухлы һәм янып торган кыз ул. Брайль системасы белән китап укый.
— Уңнан сулга таба язабыз, ә укуын киресенчә укыйбыз. Телефонда исә күрмәүчеләр өчен махсус кушымта бар. Минем хыялым — әнием кебек укытучы булу. Инвалид балаларга белем бирәсем килә, — дип үз хыяллары белән уртаклашты сөйкемле, нык холыклы кыз.
Гөлназның лирикасында фәлсәфи уйланулар, туган якка мәхәббәт ярылып ята. 2021 елның декабрь башында Гөлназның “Первоцвет” дип аталган тәүге китабы чыккан. Аны бастырырга мәктәп-интернат коллективы, үзен белгертергә теләмәгән иганәче ярдәм иткән.
Талантлы кыз узган ел ахырында Мәскәүдә үткән мөмкинлекләре чикле балалар арасында һөнәри осталык буенча “Абилимпикс” VIII илкүләм чемпионатының финалында Татарстанны тәкъдим итте. Мәктәп укучылары өчен “Социаль эш” номинациясендә катнашып, өченче урынны яулады.
Диләрә ГЫЙЛӘҖЕВА.