“Аллаһы Тәгалә тышкы сурәтегезгә карамас. Ләкин Ул сезнең эчегезгә, калебегезгә карар”, — диелә хәдисләрдә. Иң яхшы мөселманнар — холкы мөселман булганнардыр. Кызганыч, кайберәүләр күркәм сыйфатларны югалта бара. Хәзерге көндә иң кирәкле, кешегә җитмәгән күркәм сыйфатлар хакында Яшел Үзән районы Акъегет авылы мәчете имам-хатыйбы Фиргать хәзрәт БИКТАҺИРОВ белән сөйләштек.
“Рәхәткә түзеп кара”
— Фиргать хәзрәт, бүген кеше актив, бөтен җиргә өлгерергә тырыша, ашыга, кабалана. Тик кайбер очракларда сабыр була белми. Гомумән, бу сүз нәрсәне аңлата соң?
— Сүзлеккә күз салсак, мәгънәсе буенча “әс-сабр” кәлимәсе “тотып тору” дигәнне аңлата. Ягъни күңелне түземсезләнүдән, телне зарланудан, ачу һәм ризасызлык белдерүдән, тәнне ямьсез гамәлләрдән тыю дигән сүз. Бу тормышта кеше төрлечә сынала. Шатлыклы, кайгылы чаклар да була. Шул очракларда шөкер итү, түзем булып кала белү — сабырлыкның иң олысыдыр.
— Авыр хәлдә, якыныңны югалтканда ничек сабыр булып калырга?
— Берәр җирең авыртамы, хатының, ирең белән аралар бозылдымы, мал кимедеме, бурыч арттымы, якының вафат булдымы, зарланырга, бар дөньясына үпкәләргә ашыкма, сабыр ит! Бу — Аллаһның сиңа биргән сынавы. Әмма сабыр итү ул кул кушырып, елап утыру дигән сүз түгел. Тырышырга, алга таба яшәргә кирәк. Хәлебездән килсә дә, берни эшләмибез икән, ялкаулык баса. Ничек кенә авыр булмасын, хәрам, гөнаһлы эшләрдән ерак тору мөһим. Авырлык килде дип эчкечелеккә бирелү, ярдәм сорап күрәзәчеләргә бару, алдашу, урлашу — гөнаһлы гамәлләр. Мондый вакытларда иң беренче чиратта Аллаһка сыенып, Аның ризалыгын уйлап, шатлыкта шөкер кылырга, кайгы килгәндә сабыр итәргә, беркайчан өметне өзмәскә тиешбез. Сабырлык үрнәге булып Мөхәммәд (с.г.в.) язмышы тора. Әюп (г.с.) гә исә Аллаһы Тәгалә башкаларга бирмәгән сынауларны бирде. Ул барлык сынауларны сабырлык белән узды. Нинди генә хәлдә дә: “Без Аллаһныкы һәм Аңа кайтачакбыз”, — дип кабатлады. Әюп исеме кайда гына килеп чыкмасын, түземлек аның белән рәттән булыр, диелә. Сабырлык сорап Аллаһка дога кылырга, Пәйгамбәребез (с.г.в.) гә салаватлар әйтергә, биргән нигъмәтләргә шөкер итәргә, белеп һәм белмичә кылган хата-гөнаһларыбызны кичерүне, шушы авыр вакытларыбызда да пәйгамбәрләр сабырлыгын бирүне сорарга кирәк.
— Кайгыларга кем дә түзә, рәхәткә түзеп кара, дигән шигъри юллар да бар бит әле. Чынлап та монысы катлаулыракмы?
— Авырлык килгәндә сабыр итүгә караганда, рәхәткә чыдау чынлап та кыенрак, диләр. Рәхәт тормыш акча белән дә бәйле. Акча күп булу кешенең үзенең дә тынычлыгын ала. Кайберәүләр ул байлыкны кая куярга, ничек сакларга белми аптырый. Малын дөрес урында кулланмыйча, гөнаһлы гамәлләр кылырга, бәла-казага тарырга мөмкин. Шуңа күрә дә Аллаһы Тәгалә бөтен кешегә мал, акча бирми, чөнки Ул — Белүче. Байлык кайберәүләрне юлдан яздырганын, бозганын Раббыбыз белә. Коръәннең “әл-Бәкара” сүрәсенең 152 нче аятендә: “Аллаһы Тәгалә әйтә: “Әй, бәндәләрем, Мине сөенечле вакытыгызда искә алыгыз, сезне авыр вакытыгызда искә алырмын”. Кыямәт көнендә кешенең иң авыр вакыты булачак. Ул гөнаһлары өчен җавап бирмичә, үзенә бирелгән җәзалардан котыла алмас. Менә шул чакта бу тормышта эшләгән игелекләр, Аллаһка зикер кылулар безгә ярдәмгә киләчәк. Шуңа да авырлык килгәндә генә түгел, шатлыклы, рәхәт вакытта да Аллаһны искә алырга онытмыйк.
“Аллаһтан оялу кирәк”
— Гыйбадәтне сабырлык белән үтәү ничек була?
— Иртәнге намазга мәчеткә барырга кирәк, ә урамда кар-буран йә яңгыр ява, салкын җил исә. Шул чакта шайтан котырта: “Намазыңны өйдә генә укы, чыгып йөрмә”, — ди. Намазны укыганда да шайтан күңелгә әллә нинди уйлар кертә, ашыктыра, ихласлык югала, ялгышуга китерергә дә мөмкин. Гыйбадәттә сабыр булу ул — шайтан коткысына бирелмичә, намазны җиренә җиткереп үтәү дигән сүз. Хәер, намаз гына түгел, бу барлык фарыз гамәлләргә кагыла: мөмкинлеге булган кешеләргә хаҗ кылу, малының кырыктан бер өлешен зәкәт нияте белән ярлыларга бүлеп бирү, ураза тоту. Пәйгамбәребез (с.г.в.) рамазан хакында: “Бу ай — сабырлык аедыр. Сабыр итүчеләрнең урыны җәннәттәдер”, — дигән. Гыйбадәтләрдә сабырлык күрсәткән кеше Аллаһның савабына ия булыр.
— Бүген югалып бара торган сыйфатларның тагын берсе — оят. Бу кешенең калебендә, эш-гамәлләрендә, киенү рәвешендә, сөйләмендә дә чагыла. Ояла белү нигә кирәк?
— Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Оят, оялу — иманнан”, — диде. “Иманның 70 ботагы бар һәм шул ботакларның берсе — оялу хисе”, — диелә Бохари хәдисләр җыентыгында. Мөхәммәд (с.г.в.) әйтте: “Оят, оялу бары тик хәерлелек белән генә килер, әгәр синдә оялу хисе булмаса, теләсә нәрсә эшлә, ләкин бел: Аллаһы Тәгаләнең газабы сиңа ирешмичә калмас” (Мөслим хәдисләр җыентыгы). Бу хакта Коръәндә дә искәртелә. “Фуссыйләт” сүрәсенең 40-41 нче аятьләрендә: “Теләгән нәрсәгезне эшләгез! Ул кылган нәрсәләрегезне бик яхшы күреп тора”, — ди. Оялу — мөселман өчен мөһим сыйфатларның берсе, чөнки оялу ул — Аллаһтан куркып, начар гамәлләрдән тыелу. Гомәр (р.г.) сөйләгәннән: “Оялучы кеше яшеренә, яшеренүче кеше тәкъвалыкта була, ә тәкъвалыкта булучы иминлектә була”. Ояла белү кешенең әхлагын иң югары дәрәҗәгә күтәрә, начар холыктан саклый, бозыклыклардан тыя, иманны ныгыта. Кешеләрдән генә түгел, беренче чиратта Аллаһтан ояла белергә кирәк.
“Юмарт булу акча бирү генә түгел”
— Бүгенге заманда кешегә рәхмәт өчен генә ярдәм итү сирәк очрый. Бар нәрсә акча белән үлчәнә кебек. Кешегә юмартлык җитми. Бу гамәлнең савабы нидә?
— Юмартлык — иң күркәм сыйфатларның берсе. Аллаһы Тәгалә Коръәндә күп сүрәләрдә, аятьләрдә кешеләрне юмарт булырга өнди. Ислам шәригате буенча, мал-мөлкәте булган, бай тормышта яшәүче кешеләр мохтаҗларга ярдәм итәргә, зәкәт түләргә тиеш. “Зарият” сүрәсенең 19 нчы аятендә байларның малында мохтаҗларның өлеше булуы да хакында: “Аларның малларында соранучыларга һәм мохтаҗларга өлеш бар”, — дип катгый итеп әйтә. Бөтен нәрсәне юктан бар кылып, тәрбияләп, нигъмәтләп торучы Аллаһ юмарт. Раббыбыз юмартлыкны сөя һәм юмартларга үзенең иксез-чиксез байлыгыннан лаеклы нигъмәтне бирә, малның бәрәкәтен арттыра. Әбү Һөрәйра (р.г.) ның: “Юмарт булсаң, байлыгың бәрәкәтле булыр”, — дигән сүзләре бар. Аллаһы Тәгалә җәннәт сакчыларына: “Җәннәт ишеген ач, әүвәл юмартлар җәннәткә керсен, аннан соң калганнар”, — дип әйтер.
— Юмарт булу кешегә акчалата ярдәм итүме?
— Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисләрендә килгәнчә, бер кеше һәрвакыт башкаларга бурычка бирә торган булган һәм шулай дигән: “Фәкыйрь, мохтаҗ бәндә килсә, аңа бурычын гафу итегез. Бәлки, Аллаһ безне гафу итәр”. Аллаһ инсаннарны юмарт итеп күрергә тели. Әлбәттә, юмартлык акчалата ярдәм генә түгел. Моңа ачык күңеллелек, хәл белешү, исәнләшү, малны хәерле урында, шәригать кушканча сарыф итүдән ләззәтләнү, сөенеп, Аллаһ ризалыгы өчен башкаларга ярдәм итү дә керә. Бер сәхәбәнең: “Исламда иң яхшы сыйфат кайсы?” — дигән соравына, Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Кешеләрне сыйла һәм танышларыңа, таныш түгелләргә дә сәлам бир”, — дигән. Аллаһ ризалыгына ирешергә һәм ике дөньяда да бәхетле булырга теләсәк, юмарт булыйк. Бүген адәмне кызыктырган гөнаһлы гамәлләр җитәрлек. Күңел төрлесенә тартыла. Шушы бозыклык арасында үзеңне саклап кала алсаң, иң сабыр, тәкъва мөселман буласың. Юмарт булу, ояла белү — мөселманга хас күркәм сыйфатлар. Мөхәммәд (с.г.в.): “Кыямәт көнендә миңа иң якын кешеләр — сезнең иң күркәм холыклыларыгыздыр”, — дигән. Әхлаклы, иманлы булып яшәсәк иде.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
Фотода — Чаллының «Чишмә» мәчете