• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 10.05.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит иман нуры

“РАМАЗАНДА ӨЙНЕ БИЗӘҮ БУ БӘЙРӘМНЕҢ МӨҺИМЛЕГЕН КҮРСӘТҮ ӨЧЕН КИРӘК”

“РАМАЗАНДА ӨЙНЕ БИЗӘҮ БУ БӘЙРӘМНЕҢ МӨҺИМЛЕГЕН КҮРСӘТҮ ӨЧЕН КИРӘК”

Кукмара районы Туембаш авылында яшәүче Сәетовлар гаиләсе рамазан ае уңаеннан йортларын бизәгәннәр.
— Рамазан — айлар солтаны. Мөселманнар өчен нәкъ менә дини бәйрәмнәребез беренче урында торырга тиеш. Гадәттә, яңа елга чыршы куялар, йортларны бизиләр. Рамазанны да шулай зурлап, бәйрәмчә каршы алырга кирәк, дигән уй ике ел күңелемдә йөрде. Быел менә форсат чыкты. Аллаһ ризалыгы өчен, капкага “Рамазан-2023” язуы урнаштырдык. Йортны утлар белән бизәдек. Алар икенде намазыннан алып иртәнгә кадәр янып тора, — ди Миләүшә ханым.
Сәетовларның йортлары мәчет каршында урнашкан. Миләүшә ханым үзе 17 ел мәдрәсәдә дин сабаклары укыта. Улы мәчеттә имам булып тора. Тәравих намазына килгән кешеләр дә, аларның йортын күреп, рәхәтлек алабыз, бер бәйрәм кебек, диләр. Миләүшә ханым: “Рамазанга йортны бизәү — беренче чиратта дәгъват. Уразаның мөһимлеген, мөселман өчен көтелгән бәйрәм икәнен башкаларга җиткерү ысулы да”, — дип саный.
Мәчетне дә матурлаган алар. Түшәмне көнчыгыш стилендә тарттырганнар. Утлар белән бизәгәннәр. Көн саен авыл халкы белән бергәләшеп ифтар ашы уздыралар. Туембашта дини халык яши. Авылда 150 дән артык хуҗалык исәпләнә. 93 кеше мәдрәсә тәмамлаган. Киләсе елга Сәетовларга башкалар да кушылырга уйлый. “Авылда рамазан аена иң матур бизәлгән йорт бәйгесен оештыру нияте бар”, — дип бүлеште Миләүшә ханым.
Татарстан мөфтияте оештырган “Нурлы Рамазан” бәйгесе кысаларында республиканың күп кенә кафе, рестораннары, кибетләр һәм сәүдә үзәкләре, салоннар, мәчетләр, уку йортлары бәйрәмчә бизәлде.
— 20 апрельдә Ураза гаете уңаеннан 180 метр биеклектәге Казан телевизион манарасы да бәйрәм утларын кабызачак. Бәйрәм төнендә манарада татар милли бизәкләре һәм Ураза бәйрәме язуы белән утлы шоу уйнаячак, — дип хәбәр итә Татарстанның Диния нәзарәте.
Эльвира  МОЗАФФАРОВА.

Хәбәрләр

Гамәлдән чыккан “Космос-482” совет космик станциясе 7-13 майда Җиргә төшәргә мөмкин.

2025 елдан Чаллыдан Башкортстанга кадәр М-7 трассасы 4 полосалы булачак.

8 майда Казанда “Татмедиа” каршында фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримгә һәйкәл ачылачак.

26 апрельдән футбол буенча Татарстан чемпионаты башлана.

Онкологик авыруларны дәвалау өчен, “Лина М” компаниясе препараты клиник сынауның беренче фазасын үтә.

“Аэрофлот” Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларны озатып баручыга 25 апрельдән 12 майга кадәр бушлай очу мөмкинлеге бирә.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”
Сәхнә арты

Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”

by irekmanager irekmanager
29 февраля, 2024
“Кече хаҗның савабы зур”
иман нуры

“Кече хаҗның савабы зур”

by irekmanager irekmanager
1 июня, 2020
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru