• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 14.01.2026
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Бакчачы почмагы

НИНДИ СОРТ ГРУША УТЫРТЫРГА?  

НИНДИ СОРТ ГРУША УТЫРТЫРГА?  

Груша утыртасым килә. Безнең якларда яхшы үсә, уңыш бирә торган сортлар белән таныштыра алмассызмы?
Фәнзия, Актаныш районы.

Сорауга авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, ТРның  атказанган авыл хуҗалыгы  хезмәткәре Франс ХӘЛИЛОВ җавап бирде:

— Грушаның суыкка чыдамлыгы, алмагач белән чагыштырганда, түбәнрәк. Шуңа Урта полосада аны төньяк һәм төньяк-көнчыгыш җилләрдән сакланган урынга утыртырга кирәк. Татарстанда үстерү өчен иң туры килә торган сортлар: “Чижовская”, “Таежная”, “Красуля”, “Богатая”, “Краснобокая”. Билгеле, бездә үсә торган груша сортлары болар белән генә чикләнми. Үз бакчамда сынаган сортларны тәкъдим итәм.

“Чижовская” — җәйге сорт. Грушалары 120-140 грамм авырлыкта, яшел төстә, бик тәмле, авызда эреп тора. Бу сортның кышка чыдамлыгы югары.

“Таежная” — суыкка нык чыдам җәйге сорт. Грушалары эре түгел, 80-100 граммлы, сентябрь башында өлгерә, алтынсу-сары төстә. Үзлегеннән серкәләнми, пар кирәк. Аны “Уралочка”, “Северянка” сортлары яхшы серкәләндерәчәк.

“Краснобокая” — грушалары уртача зурлыкта, 120-150 граммлы, бик тәмле. Саргылт төстә, җиңелчә кызарып тора. Кышка чыдам сорт.

“Богатая” — иң тәмле груша, уртачадан эрерәк — 150-200 граммлы. Кышкы сорт, октябрьдә өлгерә, яшькелт-сары төстә, азрак кызарып тора.

“Красуля” — җәйге сорт, грушалары эре түгел, 90-100 грамм тирәсе. Өлгергәндә куе кызыл төскә керә, бик тәмле. Кышка чыдамлыгы уртача, кырыс кышларда берьеллык ботаклары өшергә мөмкин.

Фото: © marinatikhonova — 123rf.com

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Автояңалыклар
  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
“14 ЕЛДАН СОҢ БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТЕМ БЕЛӘН КАВЫШТЫК”
Сәхнә арты

“14 ЕЛДАН СОҢ БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТЕМ БЕЛӘН КАВЫШТЫК”

by irekmanager irekmanager
14 ноября, 2023
Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”
Сәхнә арты

Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”

by irekmanager irekmanager
29 февраля, 2024
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru