• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 17.08.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Сәламәтлек

КАЗ ТӘНЕ ЕШ ЧЫГУ ЧИР БИЛГЕСЕ БУЛА АЛА?

КАЗ ТӘНЕ ЕШ ЧЫГУ ЧИР БИЛГЕСЕ БУЛА АЛА?

Салкыннан туңганда, тире кытыршылануны “каз тәне чыгу” диләр. Баксаң, бу авыру билгесе дә булырга мөмкин икән. Медицинада каз тәне чыгуны гиперкератозның бер төре дип атыйлар. Әлеге чирнең билгеләре, дәвалау хакында Республиканың тире-венерология диспансеры дерматовенерологы Гөлназ НИКИТИНА белән сөйләштек.

— Гөлназ Азатовна, Казаннан газета укучыбыз Анастасия, гиперкератоз нәрсә ул, дип кызыксынып шалтыратты. Бу авыру хакында тулырак сөйләгез әле.
— Гиперкератоз — тән патологиясенең гомуми бер исеме. Аның төп сәбәбе — тән тиресенең калынаюы. Авыруның төрләре бик күп. Үкчә тиресенең калынаюы, терсәк ярылу, мозоль, бармакта барлыкка килгән сөялләр — барысын да гиперкератозга кертеп карарга мөмкин. Иң еш очрый торган төрләр — фолликуляр һәм себореяле кератоз хакында сөйләшербез.
— Бу авыруның билгеләре нинди?
— Фолликуляр гиперкератоз күбрәк яшьләрдә күзәтелә. Бу вакытта төкләр үсә торган урында аксыл-кызгылт бетчәләр барлыкка килә, тире каз тәнен хәтерләтә, кытыршыга әйләнә. Бу, гадәттә, ботта, беләкләрдә була. Ә өлкәнрәкләрдә кератозның себореяле төре ешрак очрый. Бу — тиредә барлыкка килгән шешләр. Башта биттә тап кебек булалар. Аннары үсәргә, миңне хәтерләтергә мөмкиннәр. Озак вакыт яңгыр яумаганнан соң җир ярыла бит, кайбер кератомалар да шулай яргаланган хәлдә күзәтелә. Гадәттә, муенда, биттә, күкрәктә, иңбашта, аркада була. Үкчә гиперкератозы да бик еш очрый. Кайбер кешеләрнең аяк табанының тиресе үзгәргән, калынайган, яргаланган була. Менә бу — әлеге авыруның билгеләре. Моңа шулай ук мозольләр дә керә.
— Гиперкератоз ни сәбәпле килеп чыга соң?
— Төренә карап, сәбәпләре дә берничә. Гиперкератоз нәселдән күчәргә мөмкин. Кайберләре тышкы факторлар йогынтысы нәтиҗәсендә күзәтелә. Әйтик, үкчә гиперкератозы тар, уңайсыз аяк киеме кигәннән барлыкка килә ала. Артык гәүдә авырлыгы да үкчәгә басым ясый. Яссы табанлылык гиперкератозга китерергә мөмкин. Кайбер хроник авырулар, әйтик, шикәр диабеты, матдәләр алмашы бозылу, ашказаны чирләре аркасында, дөрес тукланмау, тән тиресе артык коры булу, организмга витаминнар җитмәгәндә дә тиредә кимчелекләр күзәтелә. Балаларда бигрәк тә салкында, А, Е, С витаминына кытлык булганда, сыйфатсыз тукымадан тегелгән кием кигәндә, гиперкератоз барлыкка килә ала. Гел күзлек киеп йөргән кешенең борын турысында тире калынаерга мөмкин.
— Бу авыруны ничек дәваларга, гиперкератоз сәламәтлеккә куркыныч тудырамы?
— Фолликуляр гиперкератоз әллә ни куркыныч түгел, бары уңайсызлык кына тудырырга мөмкин, эстетик яктан да кайберәүләрне канәгатьләндерми. Гиперкератозның бу төрендә йомшарта торган крем сөртү, витаминнар эчү дә файдалы. Кайчак ул үзеннән-үзе дә бетә. Кератомаларны, аеруча биттәгеләрен, скраб йә мунчала белән ышкырга ярамый. Себореяле гиперкератозны исә мазьлар белән генә җиңеп булмый. Дерматологка күренергә, төгәл диагнозны ачыкларга кирәк. Ул ялгыш тырналырга, канарга, азып китәргә мөмкин. Сөялләрне, тәннән чыгып торган миңгә охшаган ит кисәкләреннән хирургия юлы белән котылырга була. Үкчәдәге, бармактагы тире калынаеп, ярылып, ялкынсынырга, гөмбәчек авыруы килеп чыгарга мөмкин. Аның белән көрәштә махсус препаратлар кулланыла. Гигиена таләпләрен үтәү, аяк киемен дөрес сайлау да мөһим. Актиник кератоз (кояш кератозы) өлкән яшьтәге кешеләрдә киң таралган. Ул кояш нурлары йогынтысында барлыкка килә. Бу очракта әлеге авыру яман шешкә китермәсен өчен, даими тикшеренеп торырга киңәш ителә.
— Авыруны ничек кисәтеп була?
— Үкчә кератозы килеп чыкмасын өчен, гигиена кагыйдәләрен үтәргә, җайлы, кысып тормаган аяк киеме кияргә, тирене дөрес тәрбияләргә кирәк. Тәнгә дымландыра торган кремнар сөртергә. А, Е витаминына бай ризыклар ашау файдалы. Кызганыч, күп очракта гиперкератозны кисәтеп булмый, ул нәселдән күчәргә, тора-бара барлыкка килергә дә мөмкин. Авыру башлангыч стадиясендә әллә ни куркыныч түгел. Шуңа да бу диагнозны куйганнар икән, артык борчылмаска, табиб кушканнарны вакытында үтәргә генә кирәк.
Эльвира  МОЗАФФАРОВА.

Фото: © Elnur — 123rf.com

Хәбәрләр

Балтачта Мортаза байның тарихый киез итек фабрикасын 1 сумга саталар, аңа ашыгыч ремонт таләп ителә.

2026 елның языннан участокта Сосновский балтырганын бетермәгән өчен штраф кертеләчәк.

Айдар Җәббаров К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры баш режиссеры булачак.

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе Татарстанда яшәүче 40 меңгә якын балага ярдәм итәчәк.

Казанда “Апуш” татар балалар театр студиясе сентябрьдә өстәмә кастинг игълан итә.

16 августта Балык Бистәсендә “Бистә шәле” III республика хатын-кызлар кәсебе фестивале уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
Рәшит САБИРОВ: “КЕШЕ КАДЕРЕ ЮК БЕЗДӘ!”
Сәхнә арты

Рәшит САБИРОВ: “КЕШЕ КАДЕРЕ ЮК БЕЗДӘ!”

by irekmanager irekmanager
11 августа, 2025
УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАР ӨЧЕН НИЧЕК ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ?
иман нуры

УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАР ӨЧЕН НИЧЕК ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ?

by irekmanager irekmanager
21 ноября, 2023
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru