• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 05.09.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Төрлесеннән

104 КИЛОЛЫ ҖӘЕН БАЛЫГЫ ТОТКАН

104 КИЛОЛЫ ҖӘЕН БАЛЫГЫ ТОТКАН

Балтач районының Югары Шубан авылында гомер кичерүче 43 яшьлек Булат Хәйруллин 16 июньдә бөтен Татарстанны шаккатырды. Ул Мамадыш районы Бөрсет авылы янәшәсендә
104 кг лы җәен тота. Тәрәзә кую белән шөгыльләнүче останың балык тоту серләре турында үзеннән белештем.

— Кечкенәдән инеш буеннан кайтып кергәнем юк, — дип елмая Булат абый. — Хәзер дә, вакыт чыкса, Кама, Идел буена ашкынам. Җомга көн өйләдән соң эләкте ул балык. Җәен өчен махсус кармак белән тоттым. Җим итеп эре суалчан куйган идем. Җәенне тартып чыгару өчен, ярты сәгать вакыт китте. Башта көймәгә бәйләп куйдым. Соңрак шул тирәдән узып барган көймәне туктатып, балыкны күтәреп салырга ярдәм итүләрен сорадым.
— Балыкны нишләттегез соң?
— Танышларыма өләштем, сатып та бирдем. Ышанасызмы, үземнең авыз иткәнем юк әле.
— Булат тормыш иптәше Дилә белән Кәрим һәм Әмирхан исемле ике егет үстерәләр. Балалары Казанда төрек лицеенда укый. Икесенең дә шахмат спорты буенча зур уңышлары бар, — ди Югары Шубан авыл җирлеге башлыгы Сәгурә Васильева. — Әниләре Сәгурә апа Шубан башлангыч мәктәбендә гомер буе укытучы булып эшләде. Яшьләр Сәгурә апаның сүзен тыңлап, аны бик хөрмәт итәләр. Булат балык тоту белән күптәннән кызыксына. Элек тә гел зур балыклар тота иде. Бу җәен Булат кадәр ике бит!
Руслан ХӨСНЕТДИНОВ.

 

Хәбәрләр

Балтачта Мортаза байның тарихый киез итек фабрикасын 1 сумга саталар, аңа ашыгыч ремонт таләп ителә.

2026 елның языннан участокта Сосновский балтырганын бетермәгән өчен штраф кертеләчәк.

Айдар Җәббаров К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры баш режиссеры булачак.

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе Татарстанда яшәүче 40 меңгә якын балага ярдәм итәчәк.

Казанда “Апуш” татар балалар театр студиясе сентябрьдә өстәмә кастинг игълан итә.

16 августта Балык Бистәсендә “Бистә шәле” III республика хатын-кызлар кәсебе фестивале уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“Очраклы бер очрашу киләчәгемне хәл итте”
Сәхнә арты

“Очраклы бер очрашу киләчәгемне хәл итте”

by irekmanager irekmanager
9 июня, 2020
ӘГӘР АЯК КИЕМЕ КЕЧКЕНӘ БУЛСА…
Безнең өй

ӘГӘР АЯК КИЕМЕ КЕЧКЕНӘ БУЛСА…

by irekmanager irekmanager
25 апреля, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru