• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 07.09.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит иман нуры

“БУ ЯЗУЛАР АВЫЛЫБЫЗНЫ БИЗИ”

“БУ ЯЗУЛАР АВЫЛЫБЫЗНЫ БИЗИ”

Башкортстанның Әбҗәлил районы Амангилде авылы территориясендә “Аллаһу әкбәр”, “Сөбханаллаһ”, “Әлхәмдүлилләһ” дигән язулар урнаштырылган. Әлеге эш авыл халкы тырышлыгы белән башкарылган.

— Дини сүзләр язып, шундый “күрсәткечләр” ясау идеясе белән авылдашыбыз Иршат Атангулов чыкты. Ул диндә, мәчеткә бергә йөрибез. Улы Чечняда офицер булып хезмәт итә. Анда һәр торак пунктта шулай эшләнгән икән. Шуннан күреп кайтып: “Әйдәгез, бездә дә булдырыйк әле”, — дип тәкъдим итте, — дип сүз башлады Амангилде авылында яшәүче Рөстәм Юлмөхәммәтов. — Иршат Атангулов, язулы тамгаларны трассага урнаштыру өчен рөхсәт алырга дип, тиешле органнарга хат язды. БРның Юл хуҗалыгы идарәсе рөхсәт бирде. Районнан комиссия килде, кая урнаштырырга икәнен күрсәттеләр. Өч язулы тамга ясаттык. Бу эштә чыгышы белән Амангилдедән булган дустым Морат Искужин зур булышлык күрсәтте. Ул Уфада яши, эшмәкәр. Шундый язулар ясау белән шөгыльләнәләр. Авылыбыз исеменнән, бераз арзангарак эшләтеп булмасмы икән, дип сораган идек. Бушлай ясатып бирде. Зур рәхмәт аңа. Әзер булгач, язуларны Баймак-Уфа трассасының Амангилде территориясенә өч урынга — авылга кергәндә, урта өлешкә һәм чыгып киткәндәге җиргә урнаштырдык. Ул язулар хәзер авылыбызны бизи. Бу трассадан көне-төне машиналар йөри. Күреп узарлар. Башкаларга да үрнәк булыр.
Лилия ЙОСЫПОВА.

Хәбәрләр

Аксубай районында дүртенче балалары туган гаиләләргә бер тапкыр 50 мең сум биреләчәк, башка балалар өчен — 10 ар мең сум.

Казанда “Бию көрәше”ндә Балтачтан Илнар Закиров җиңде һәм 300 мең сумлык сертификат алды.

14 сентябрьдә, Татарстан Рәисен сайлау көнендә, ике “Sollers ST8” автомобиле һәм 11 смартфон уйнатылачак.

Балтачта Мортаза байның тарихый киез итек фабрикасын 1 сумга саталар, аңа ашыгыч ремонт таләп ителә.

2026 елның языннан участокта Сосновский балтырганын бетермәгән өчен штраф кертеләчәк.

Айдар Җәббаров К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры баш режиссеры булачак.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
“Бәллүр кыз” Лилия ТИМЕРГАЛЕЕВА: “ЭШТӘН КАЙТКАЧ, УТЫРЫП ЧӘЙ ЭЧӘР ФАТИРЫҢ БУЛУ ДА БӘХЕТ”
Татар дөньясы

“Бәллүр кыз” Лилия ТИМЕРГАЛЕЕВА: “ЭШТӘН КАЙТКАЧ, УТЫРЫП ЧӘЙ ЭЧӘР ФАТИРЫҢ БУЛУ ДА БӘХЕТ”

by irekmanager irekmanager
19 августа, 2024
“Очраклы бер очрашу киләчәгемне хәл итте”
Сәхнә арты

“Очраклы бер очрашу киләчәгемне хәл итте”

by irekmanager irekmanager
9 июня, 2020
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru