Баянчы Әлфис ГАЛИУЛЛИН кечкенәдән баянда уйный, җырлый. Көйләрне бик тиз отып ала торган була. Башка һөнәр турында уйламый да. Мәктәп елларыннан ук үзен шушы юнәлештә үстерә. 2019 елда Әлфискә “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелде. “Халкыма, эшемне шулай бәяләгән җитәкчеләргә рәхмәт. Рәисебез кулыннан медаль һәм тәбрикләүләр кабул итү минем өчен зур дәрәҗә булды”, — дип уртаклаша Әлфис. Сәхнә юнәлешендә тагын да зур планнар корып, хыяллар белән яши.
“КЫРДА ҮСКӘН МАЛАЙЛАР БЕЗ”
— Әлфис, кайсы як егете син? Балачак күңелдә ничегрәк сакланган? Туган якта әти-әниең нихәл?
— Мин Чистай районының Татар Ялтаны авылыннан. Әти-әни шунда төп нигездә яши. Авыл урамнарында тузан туздырып, көтү көтеп, әти белән кырда эшләп үскән малай мин. Бәләкәйдән шул кырларда комбайнчыларга концертлар биргәнем бүгенгедәй хәтердә. Мәктәп елларында конкурслардан кайтып кермәдем. “Йолдызлык” фестиваленең беренче елларында ук чыгыш ясарга туры килде. Балалар бакчасына йөрмәдем, өйдә әби-бабай тәрбиясендә үстем.
— Кем булырга хыялланган идең?
— Зур машиналар яратам. Әле хәзер дә шулай. Олы юлларда йөрисе килгән иде. Техникага — машина, мотоциклга гашыйкмын.
— Ничә яшьләрдә баянда уйный башладың? Бу сәләт кемнән килә? Беренче уен коралын сиңа кем алды?
— Дүрт яшемдә әти кулга гармун тоттырды. Әни белән бергәләп уйнарга, җырларга, шигырь сөйләргә өйрәттеләр, кызыксыну уяттылар. Беренче гармунны миңа туганыбыз бүләк итте. Дөрес, бик ачык хәтерләп бетермим. Әти-әни сөйләве буенча гына беләм. Ул бер яклы гына, бакасыз дип әйтелә инде, тальян гармун иде. Фотосы саклана. Мәктәптә укыганда, шәһәргә музыка мәктәбенә йөрдем. Экстерн рәвештә ике елда тәмамладым. Чөнки ара якын түгел, авылда юл юк, кар-буран, пычрак… Бик җиңел булмады. Шуңа миңа, музыка мәктәбен тизрәк тәмамлау өчен, материалны күбрәк бирәләр иде.
“БАЯНЫМ 12 КГ”
— Профессиональ баянчы буларак эшчәнлек кайчан башланды? Кайсы җырчылар төркемендә эшләдең?
— VIII сыйныфтан соң Әлмәт музыка көллиятенә кердем. Анда профессиональ баянчы буларак белем алып, уку белән бергә бәйрәм, концертларда эшли башладым. 2012 елда Казан дәүләт мәдәният институтына Салават абый Фәтхетдинов кафедрасына укырга кердем. Шул елда ук җырчы Рифат Зариповның беренче концертларында чыгыш ясый башладым. Гастроль тормышы кызык иде. Соңыннан, III курста Салават абый үз төркеменә чакырды. Ике елдан артык анда эшләдем. Баянчы, җырчы, шәкерт ролендә (көлә).
— Концертта өч-дүрт сәгать буе баян күтәреп уйнарга туры килә, аңа хәтле туктаусыз репетицияләр… Баян авырмы?
— Әлбәттә, авыр. Ләкин ул авырлыкны тамашачы сизмәсә ярар иде, дим. Ял итәргә килгән халыктан үземне жәлләтеп утырырга теләмим. Баяным ул вакытта 9 кг лы иде. Аннары берничәне алыштырдым. Бүгенгесе бик кадерле, Италиядә эшләнгән баян, 12 кг авырлыкта. Саклап, бала кебек карап кына торам.
— Яңа баян алу кесәгә яхшы сугадыр? Искесен ремонтлаучылар да сирәк.
— Баян бүген яңа машина кебек кыйммәт, ә ремонты тагын да кыйбатрак. Профессиональ төзәтүчеләр хәзер бер-ике генә калды. Күп очракта, кире Италиягә җибәрергә, дигән нәтиҗәгә киләсең. Чөнки сыйфатлы запас частьлар үз заводында гына.
— Син Казан дәүләт мәдәният институтында укытасың да бит әле. Гармунда уйнарга теләүче, сәләтле студентлар күренәме?
— Институтта 7 ел эшлим. Хезмәт кайда да җиңел түгел. Әмма миңа ошый. Күп нәрсәгә өйрәнәсең, төрле фикер белән уртаклашасың. Бер урында туктап торырга ярамый. Әнием дә 35 еллык тәҗрибәсе булган мөгаллимә. Студентлар арасында төрлесе бар: һәрберсе үзенчә талантлы. Эзли, таба гына белергә кирәк.
“УКУ ЙОРТЫ ТАНЫШТЫРДЫ”
— Тормыш иптәшең Асилә кайсы яктан? Ул нинди өлкә кешесе? Ничек таныштыгыз?
— Асилә белән 7 ел бергә гомер итәбез. Ул тумышы белән Оренбург өлкәсеннән. Институтта бер тирә укыдык, шунда таныштык. Хатыным Винера Ганиева кафедрасында җыр классында укыды.
— Балаларыгыз күпмелек булды? Ниләр белән кызыксыналар?
— Асилә хәзер бәби ялында. Ике кызыбыз бар: олысына — 4, кечкенәсенә 1 яшь булды. Балалар җыр-бию ярата, үзебезгә охшаганнар.
— Җырлыйсың да бит әле син, Әлфис. Тик сәхнәдә җыр белән сирәгрәк күренәсең.
— Мондый очракта, руслар әйтмешли, “персонально” дип җавап кайтарам. Махсус чакырган кешенең шәхсән үзенә җырларга яратам. Зур сәхнәдә сирәк күренүнең бер сәбәбе шулдыр. Дөрес, тамашачы алдында бер җырлыйсым килә. Үз концертларымны эшләү хыялы күңелдә яши, хәтта якында гына тора. Исән-сау булып, шул көннәрне күрергә насыйп итсен дип телим.
— Иҗат, сәхнәдән тыш нинди кызыксыну, хоббиларың бар?
— Машиналар белән кызыксынам. Сату-алу түгел, ә машинаны яңарту, чистарту, яңалык кертү белән кызыксынам, интернет челтәрләрдә форумнарны укыйм. Бераз спорт белән дә мавыгам. Артист кеше формада, тонуста булырга тиеш. Сәхнә матурлыкны ярата.
— Тамашачыларга, газета укучыларга нинди теләкләр җиткерер идең?
— Иң беренче чиратта газета-журнал укучыларга, басманы әзерләүчеләргә рәхмәт әйтер идем. Хәзер барысы да телефонда утыра. Телефон яңарып тора, социаль битләр югала, ә кәгазьгә язылган мәгълүмат озак еллар саклана, истәлеккә кала.
Гади авыл малае булуым белән горурланам. Хезмәт тәмен тоярга, авырлыкны җиңеллектән аерырга, тапкан малның кадерен белергә безне авыл өйрәтте. Һәрберебез сәламәт булыйк, гаиләләребезгә, илгә кайгы-хәсрәт килмәсен. Бөтен өлкәдә дә яхшылык, дөреслек җиңсен иде. Без, татарлар, көчле милләт! Телебезне, динебезне саклыйк. Булганына шөкер кылып, яхшыга өметләнеп яшик.
Лилия ЙОСЫПОВА.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ
Тулы исеме: Әлфис Радик улы Галиуллин
Туган җире: Чистай районы Татар Ялтаны авылы
Туган көне: 3 ноябрь, 1993 ел
Белеме: Казан дәүләт мәдәният институтында ассистентура тәмамлаган
Гаилә хәле: өйләнгән