• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 23.11.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Бакчачы почмагы

РОЗАНЫ НИЧЕК ҮРЧЕТЕРГӘ?

РОЗАНЫ НИЧЕК ҮРЧЕТЕРГӘ?

Розаны җәен ботактан үрчетеп  буламы?
Гөлназ.

Роза НУРГАЛИЕВА, “Бакчачы почмагы” сәхифәсенең авторы:
— Үрмәләп үсә торган, куаклы розаларны үрчетү җайлы. Чөнки алар гөлҗимешкә ялгап үстерелмәгән, шуңа чыбыкчадан үрчетә аласыз. Хәзер розаларның икенче дулкын чәчәк атуы тәмамланып килә. Җиргә иң якын ботагын ияргә һәм бөгеп, ыргак белән эләктереп, уңдырышлы туфрак белән күмдерергә кирәк. Вакытында су сибеп торыгыз. Җиргә тиеп торган урыны тамыр җибәрәчәк. Киләсе елның августында аны, ана үсемлектән кисеп алып, теләгән урынга күчерә аласыз. Бу — иң җайлы ысул.
Шул ук вакытта чәчәк атып бетергән ботактан 15-20 см озынлыкта чыбыкча кисеп алып, тамырландырып карарга була. Өстә ике яфрак кына калдырып, астын чистартырга, кыеклап кисәргә. “Корневин”га манып алып, теләсә нинди тамырландыру стимуляторы кушылган суда тамыр җибәртергә һәм кечерәк чүлмәккә күчерергә. Көзгә тамырланган үсентене күчереп калдыра аласыз. Канада розаларын шулай үрчетәм. Алар -35 оСка кадәрге суыкларга түзә. Шулай да яшь үсентене кышка тиешенчә каплап калдырырга кирәк.

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
ИПИНЕ НИЧЕК ПЕШЕРЕРГӘ?
Безнең өй

ИПИНЕ НИЧЕК ПЕШЕРЕРГӘ?

by irekmanager irekmanager
13 февраля, 2023
“Кече хаҗның савабы зур”
иман нуры

“Кече хаҗның савабы зур”

by irekmanager irekmanager
1 июня, 2020
“ОЯСЫНДА НИ КҮРСӘ, ОЧКАНЫНДА ШУЛ БУЛЫР”
иман нуры

“ОЯСЫНДА НИ КҮРСӘ, ОЧКАНЫНДА ШУЛ БУЛЫР”

by irekmanager irekmanager
29 октября, 2024
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru