АДЖИКА

0,5 кг әче борычны, 150-200 г сарымсакны вак тишекле иттарткычтан чыгарырга. Борычның орлыгы ваклансын өчен, блендерда издерергә. Шуңа 75-80 г тоз, 2 аш кашыгы хмели-сунели тәмләткече, 2 аш кашыгы кориандр өстәп, яхшылап болгатырга. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып куярга.
Бик тәмле, әче аджика килеп чыга.
Гөлнара ГАЛИМУЛЛИНА, Мамадыш районы Олыяз авылы.

Оставьте комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Прокрутить вверх