• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 01.06.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Спорт

“МАКСАТЧАН ДА, ҮҖӘТ ТӘ БУЛА БЕЛЕРГӘ КИРӘК”

“МАКСАТЧАН ДА, ҮҖӘТ ТӘ БУЛА БЕЛЕРГӘ КИРӘК”

Менделеевск районының Псәй авылы егете Рәниф РӘХМӘТУЛЛИН пауэрлифтинг (инглиз сүзе, көч белән күтәрелү мәгънәсендә. Авыр штанганы өч төрле формада күтәреп ярышу) белән шөгыльләнә. Соңгы арада бу спортта зур уңыш яулады.
— Улым Рәниф пауэрлифтинг буенча 24 сентябрьдә узган Татарстан чемпионатында үз категориясендә, 66 кг авырлыкта, I урынны яулады, — дип сөенече белән уртаклашты әнисе Фирдәвес Рәхмәтуллина. — Алай гына да түгел, классик троеборьеның приседание өлешендә яшүсмерләр арасында 172,5 кг белән Татарстан буенча рекорд куйды. Ниһаять, миңа да бу ярышларның шаһиты булырга туры килде. Күптәннән карыйсым килә иде. Спортчы әнисе булуым белән горурланам.

Рәниф Рәхмәтуллин КФУның Алабуга институтында  V курста укый. Физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре (ОБЖ) укытучысы булачак. Югары стипендия ала. Алга таба укуын магистратурада дәвам итәргә тели. Башта Рәнифнең әнисе Фирдәвес апа белән әңгәмә кордык. Ул 30 ел татар теле һәм әдәбиятын укыткан. Хәзер Псәй мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе вазыйфасын башкара, дүрт шигырь китабы авторы. Әтисе Ришат “Смирнов А.М.” крестьян-фермер хуҗалыгында шофер булып эшли.
— Фирдәвес апа, Рәниф спортка кайчан ныклап тартыла башлады? Гаиләдә ничә бала үстеләр?
— Электән спорт белән шөгыльләнүче яшүсмерләргә хөрмәтем зур иде. Спорт яраткан кеше начар гадәтләрдән ерак тора, дөрес яшәү рәвешен өстен күрә. Рәнифнең дә шушы юлга керүенә бик шатмын. Ике малай тәрбияләп үстердек. Олы улыбыз Рәдис 11 ел инде мәктәптә математика һәм информатика укыта. Ул спорт белән кызыксынмый. Шулай да үз иткән шөгыле бар: җәен велосипедта йөрергә ярата. Көненә 20-25 чакрымны рәхәтләнеп үтә.
Рәниф мәктәптә укыганда ук волейбол ярышларында катнашып, һәрчак призлы урыннар алалар иде. Футболны бик ярата. “Барселона” футбол командасы өчен җан ата. Бер уенны да калдырмыйча карап бара. 2018 елда аның белән Казанда узган футбол буенча Дөнья чемпионатына да бардык.
— Рәниф, үзең белән якыннан танышыйк әле. Пауэрлифтинг белән кайчаннан ныклап шөгыльләнәсең? Аңа хәтле спортның кайсы төре белән кызыксына идең?
— Миңа 21 яшь. Спортка ныклап I курста укыганда килдем. Ул вакытта бокс белән кызыксындым. Аннан соң минеке түгеллеген аңладым. II курстан пауэрлифтингка тартылдым. Физкультура буенча остазым, ТРның атказанган тренеры, КФУның Алабуга институты доценты Олег Анатолий улы Разживин этәргеч бирде. Бүген ул — шәхси тренерым. Атнага өч тапкыр тренировка була. Бик теләп йөрим. Һәрдаим дөрес тукланырга, авырлыкны контрольдә тотарга тырышам.
— Ярышларга еш йөрисеңме?
— Быел апрельдә классик троеборье буенча I урын алдым. Майда классик жим (штанганы салмак күтәрү) буенча II урынга лаек булдым. Идел буе федераль округы буенча Чабаксар шәһәрендә узган беренчелектә, Йошкар-Олада булган чемпионатта, Түбән Тагилда үткәрелгән ярышларда, Чаллы, Ижау… — һәркайсында катнаштым. Һәрдаим призлы урыннарга ия булдым. 15 ләп медалем бар: 6 алтын, 6 көмеш, 3 бакыр.
— Тырышлыкны күрәләрме, бәялиләрме?
— Күрәләр һәм бу, әлбәттә, бик күңелле күренеш. Соңгы өч семестр буена спорттагы уңышларым өчен институт ай саен 9 мең сум стипендия түли. Моңа өстәп, спорт остасына кандидат булуым өчен Алабуга шәһәреннән 1 мең сум алам. Студент өчен шактый яхшы сумма бу. Шулай булгач, спорттагы тырышлыгым табыш та кертә.
— Пауэрлифтингка килергә теләүчеләргә теләкләреңне дә җиткерсәң иде.
— Гомумән, спортның кайсы төрен сайласаң да, иң беренче һәм иң кирәкле сыйфат — тырышлык. Җиңүләр тиз генә килми. Уңышка ирешү өчен, максатчан да, үҗәт тә булырга кирәк.
Лилия ЙОСЫПОВА.

Хәбәрләр

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Балтач районында һәр яңа туган бала өчен ата-аналар бер тапкыр 25 мең сум акча ала.

Тәтеш районы Татарстанда беренче булып чәчүне төгәлләде.

Мәктәпләрдә җәйге каникуллар 26 майда башлана һәм 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК
Татар дөньясы

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК

by irekmanager irekmanager
27 мая, 2025
«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»
Сәхнә арты

«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»

by irekmanager irekmanager
29 мая, 2025
“ХАТЫНЫМ КАРТАЕРГА ИРЕК БИРМИ”
Сәхнә арты

“ХАТЫНЫМ КАРТАЕРГА ИРЕК БИРМИ”

by irekmanager irekmanager
26 мая, 2025
ТИНЧУРИНДА — «АЛТЫН АЛМА»
Татар дөньясы

ТИНЧУРИНДА — «АЛТЫН АЛМА»

by irekmanager irekmanager
21 мая, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru