Азнакай районы Актүбә бистәсендә яшәүче оста бакчачы Гөлшат Әшрапованың җәй уртасында утырткан бәрәңгесе өлгергән.
— Бәрәңгене икенче тапкыр, сарымсакны алганнан соң, 19 июльдә утырткан идек. Нинди сорт икәнен белмим, озак саклана торган сорт, бәрәңгесе күп була. Орлыгы аз гына шыткан иде, 1 августта тишелеп чыктылар. Кортка каршы агу да сибәсе булмады, чөнки күренмәделәр. 14 октябрьдә казып алдык. 1 чиләк утырткан идек, 8 чиләк бәрәңге үскән, — диде бакчачы.