• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 05.11.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Сәламәтлек

АПИЙОРТ — МЕҢ ЧИРДӘН ШИФА

АПИЙОРТ — МЕҢ ЧИРДӘН ШИФА

Рүзидә апа белән Мирзагаян абый Шәриповларның апийорты турында Мөслим районы Иске Карамалы авылы халкы күптән хәбәрдар. Нәрсә соң ул апийорт? Бер яисә ике урынлы ятактан гыйбарәт кечкенә генә бүлмә икән. Умартачы Мирзагаян абый мондый йортны ясарга биш ел элек хыяллана башлаган.
— Бал кортлары ясаган тибрәнү стрессны җиңеләйтә һәм кәефне күтәрә. Махсус ятакта майдан башлап август ахырына кадәр кортларның тәмләп безелдәвен тыңлап, тынычлап ятарга була. Бүлмәнең түбәсе һәм диварлары умартадан кергән җылы һаваны озак вакыт саклап тота. Ә бал кортлары янында озак булу сәламәтлеккә уңай йогынты ясый, — ди Мирзагаян Шәрипов.

Шәриповлар инде ун еллап умарта тота. Бүген аларның шәхси хуҗалыкларындагы иркен биләмәләрендә өч дистәгә якын умарта исәпләнә.
— Сәламәтлегем буенча эштән туктарга туры килгәч, интернет челтәреннән бик күп нәрсәгә өйрәндем. Шуның берсе — умартачылык һөнәре. Бабаларымнан күчкән шөгыль түгел, тик күңелгә шулкадәр якын ул миңа. Апийортны ясау ысулы һәм тәртибе белән дә социаль челтәрләрдән укып белдем. Умарталарда торган кечкенә агач корылмалар эшлисем килә әле. Җәй дәвамында күрше-күлән, таныш-белеш, дус-туганнар апийортның файдасын тоеп ял итте, — ди умартачы.
Кечкенә йортта прополис, бал исе таралган, бал кортлары гөжли.
— Умартачы булмасам да, шуны әйтә алам — бик акыллы кортлар бу! Коронавирус авыруыннан соң тын юлларым кысылып бик интеккән идем, шушы йортта ятуның файдасын күрдем. Электән үк, бал файдалы, дип юкка әйтмәгәннәр. Бактың исә бал кортларының безелдәвен ишетеп яту да шифалы икән, — ди күршеләре Илсөяр Гарипова.
Шәриповларның ихатасында хуҗаның уңган кулы белән булдырылган ял итү урыннары, чәчәклекләр, ясалма шарлавык, балалар мәйданчыклары, җил тегермәне дә бар. Агачтан ясауны Мирзагаян абый башкарса, буяу эшләрен тормыш иптәше Рүзидә апа төгәлли.
— Һәр эшне бергәләп башкарырга тырышабыз. Өч бала үстердек, оныклар сөябез. Аларга да дөрес хезмәт тәрбиясе бирдек дип уйлыйбыз. Халык медицинасында да апийортның файдасы турында күп язылган. Йөккә уза алмаучылар бал кортлары безелдәве астында ятып, теләккә ирешеп була дип уйлый, кемдер авырулардан арынырга, стресстан котылырга, тынычланырга, онытылырга, ял итәргә килә. Иң мөһиме — күңелдә ышаныч булырга тиеш. Апийорт башкаларга да файда китерсен иде, — ди Рүзидә Шәрипова.
Лилия ШӘЙМИЕВА.

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“Кече хаҗның савабы зур”
иман нуры

“Кече хаҗның савабы зур”

by irekmanager irekmanager
1 июня, 2020
ГАБДРАХМАН ДОГАСЫ НӘРСӘ ТУРЫНДА?
иман нуры

ГАБДРАХМАН ДОГАСЫ НӘРСӘ ТУРЫНДА?

by irekmanager irekmanager
6 февраля, 2025
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru