200 мл су, 200 мл сөт, 1 аш кашыгы шикәр комы, 60 г “Люкс” чүпрәсе, он салып, сыек кына баш куярга. 15-20 минут җылы урында кабаргач, 800 мл җылы сөт, 1 аш кашыгы майонез, 4 йомырка, 200 мл үсемлек мае,
3 аш кашыгы шикәр комы, 2 чәй кашыгы тоз, 2 кг чамасы он кушып, камыр басарга. Кабартмалар ясап, мич каршында пешерергә.
Гөлнур МОСТАФИНА, Тәтеш районы Зур Әтрәч авылы.