27 апрельдә Казанның югары уку йортлары арасында көрәш буенча ярыш узды. Дәрвишләр бистәсендәге “Ракета” стадионына җыелдык. Ярышта 14 югары уку йортыннан 9 үлчәү авырлыгында 119 студент бил алышты. Кайбер егетләр (Алексей Абрамов, Мөхәммәт Хәбибуллин һ.б.) бүген үзләре тренерлык хезмәте күрсәтә. Студент көрәшчеләр арасында төрле зур ярышларда чемпион булып калганнар аз түгел иде.
“ШАУРМА БЕЛӘН СОККА…”
Зал җанатарлар белән тулы иде. Студентлар бер-берсе өчен җан атарга килгән. Баш хөкемдар итеп тренер Илмир Төхвәтуллин билгеләнгән иде.
Балалар һәм яшьләр көрәшен аеруча яратам. Алар күпкә ихлас. Бу юлы да студентлар белән проблемалары, шатлыклары турында рәхәтләнеп сөйләштек.
— Җиңүчеләргә күпме бирерләр икән? — ди янымда утырган егет. — I гә — 3 мең, II гә — 2 мең, III урынга 1 мең сум булса, ярар иде әле.
— III урынга 1 тәңкә булыр дисеңме? — ди икенчесе (соң, 500 сум куймаслар инде, дим мин дә кысылып).
Казан авиация институтыннан килгән бер студент, урын алса, дусларын сыйларга вәгъдә итте.
— Нәрсә белән сыйларга җыенасың? — дим.
— Өчебезгә шаурма белән сокка җитсә… — диде.
КАИ данын яклап көрәшкән өчен, уку йорты ашарга 7 талон биргән. “Берсе 219 сумлык”, — диде ул.
— 11 яшьтән көрәшәм. Туган авылда тренерым Рәсил Юнысов булды. Монда — Казанның Вахитов районы буенча көрәш тренеры Марат абый Әхмәдиев. Бу ярышка уку елы башыннан ук әзерләнә башладым. Акчасына караганда, минем өчен дәрәҗәсе, оту мөһим, — диде Мамадыш районының Түбән Яке авылы егете, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының I курс студенты Адель Мусин.
“БҮЛӘГЕ ДӘ КИРӘК”
Ярышта I — Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, II — Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты, III урынны Казан дәүләт технология университеты командалары алды. Алар кубок белән бүләкләнде. Үз үлчәү авырлыгында җиңгәннәргә (36 көрәшче) акча, медаль һәм грамота бирелде.
Шаяртып әйткән фаразларыбыз туры килде: I — 3 мең, II — 2 мең, III урынга 1 мең сум (бу урынга һәр үлчәү авырлыгында икешәр җиңүче билгеләнде, шуңа 500 әр сум бирелде. Моңа өстәп, истәлекле бүләк (нунчаки) бар иде — Л.Й.). “Таксига җитә”, — диде бер егет.
Энә дә бүләк, дөя дә бүләк, дибез. Тик… Җәрәхәтләр ала-ала көрәшәләр, спортзалдан башы чыкмый бит аларның. “Яшьләрне көрәшкә тартырга!” — дибез. Моның өчен стимул, кызыксындыру да булдырырга кирәк инде. Сүз милли спортыбыз турында бара.
— Тулаем алганда, ярыштан канәгать калдык. Әле яңа вазыйфага кереп кенә барыш, — дип белдерде безгә Казан көрәш федерациясенең яңа рәисе Расих Габдрахманов. — Медаль, грамоталар тапшырдык. Узган ел тарифлар тагын да кечерәк булган. Югары уку йортлары арасындагы бөтен ярышларны Мәскәүгә караган “Буревестник” региональ физкультура-спорт җәмгыяте оештырырга тиеш икән. Ел буе һәр спорт бәйгесеннән соң уку йортларына “тамга” куеп, азактан урын билгелиләр. Элек аны шәһәр үткәргән. “Буревестник” башта: “Берни бирмибез”, — диде. Аннары, медаль һәм кубок булыр, диделәр. Бүләк булмаган очракта да студентлар һәр ярышта катнашырга тиеш, дип саныйлар. Башка төр ярышларда студентларны бүләкләү юк, ди алар. Бу бәйге шәһәргә карамаса да, ярдәм сорарга туры килде. Зал, алып баручыны һәм яңадан өч кубок бирделәр. Аларга без рәхмәтле генә. Бүләкләү өчен акчасын үз кесәмнән кайгырттым. Хөкемдарларга да түлисе, чыгым аз түгел. Бюджетны күтәрү өстендә эшләргә кирәк. Яшьләр ел буе акча оту өчен әзерләнә бит. Күп вузларда көрәш юк. Югары уку йортларының да һәрберсен аерым “сүтеп-җыеп” чыгарга кирәк: күпме бала шөгыльләнә, тренер булып кемнәр эшли, шартлар нинди… Бюджет мәсьәләсе буенча фикерләрне җитәкчелеккә дә җиткердем. Әгәр матди якны яхшырта алсак, алга таба Казан югары уку йортлары арасындагы көрәш көчле, иң дәрәҗәле ярышларның берсе булачак әле.
Лилия ЙОСЫПОВА.