Камыр: 250 мл җылы су, 1 аш кашыгы коры чүпрә, 1 аш кашыгы шикәр комы, 6 аш кашыгы үсемлек мае, он, тоз.
Эчлек: суган, кишер, кәбестә, тоз, борыч.
Йомшак камыр басып, 1 сәгать кабартырга. Ул арада эчлек әзерли торабыз. Вак итеп туралган кәбестәне 15 минут суда пешерергә. Вак итеп туралган суган һәм угычтан уылган кишерне кыздырырга. Суын саркытып, пешкән кәбестәне кушарга, тоз, борыч өстәп болгатырга. Бөккәннәр ясап, өстенә йомырка сарысы (1 аш кашыгы сөткә 1 йомырка сарысы кушарга була) сөртеп, 180 оС кызулыктагы духовкада 25-30 минут пешерергә.
Гөлнара ГАБДУЛЛИНА, Башкортстан, Илеш районы Тыпый авылы.