Башкортстанның атказанган һәм халык, Татарстанның атказанган артисты, җырчы Дамирә СӘЕТОВА Уфа “Нур” татар дәүләт театрында эшли. Күбрәк драматик рольләрне уйнарга ярата.
— Табигатем дә шундыйрак, уен-көлкене аңлап бетермим, җитдирәк кеше мин, — ди Дамирә. — Тормышта кайчак ситуацияләрне уенга бора белү дә кирәк, хәзерге көндә бигрәк тә. Тик моны булдыра алмыйм, гел турысын әйтәсем килә. Җайлап-майлап кына яши белмим.
“ИРКӘЛӘНЕП ҮСКӘН БАЛА МИН”
— Дамирә, сүзне туган як, балачактан башлыйк әле.
— Илеш районының Торачы авылы кызы мин. Авылыбыз бәләкәй генә, бик матур, таулар кочагында утыра, чишмәләре, елгасы бар. Табигать кочагында үстек. Балачагым, иң бәхетле мизгелләр шунда үтте.
Гаиләдә төпчек бала, әти-әнинең ике малайдан соң, ун ел узгач кына, бу дөньяга килгән кызлары мин. Мәхәббәткә күмелеп, иркәләнеп үскән бала, абыйларым да саклап, яклап кына йөртте. Шул ук вакытта мөстәкыйль дә булдым.
— Кызганыч, әти-әниең иртә киткән икән…
— Әти-әни — колхоз кешесе, көн-төн хезмәттә булдылар. Әти комбайнда, тракторда, әни амбарда эшләде. Урып-җыю вакытында иртә таңнан чыгып китәләр, төнге сәгать 12 дә кайталар иде. Әни бәби ялын белмәде дә.
Башта — әти, өч елдан әни китеп барды… Әтигә — 54, әнигә 58 яшь иде. Икесенең дә шулай иртә вафат булуы бик көтелмәгән хәл булды. Йөреп торган җирдән… Йөрәкләре туктап, фаный дөньядан китеп бардылар. Әти йоклаган җиреннән үлде. Хәзер күп еллар узды инде. Безгә шушы кыска гомерләрендә барысын да биреп, өйрәтеп калдырырга өлгерделәр. Ә мин аларга берни бирә алмый калдым кебек: ничектер игътибарым, ярдәмем җитмәде сыман. Бу хакта еш уйлыйм.
— Кечкенәдән артист булам, дип хыялланып үстеңме?
— Элек кинога, концертларга күп йөри идек. Шуларны карагач, гел артист булырга хыялландык. Өйдә кечкенәдән чаршау артыннан чыгып, урындыкка басып, җәен бакчада такталардан сәхнә ясап, кызлар белән концерт куя идек. Әткәй гармунда уйный, мин җырлыйм. Әмма кечкенә генә Торачы авылы кызының артист булырына ышанып бетә алмый идем. Бу — хыял гына, дип үстем. Бәләкәй абыем армиядән кайткач, Уфа дәүләт сәнгать институтының театр бүлегенә укырга керде. Каникул вакытында мине дә спектакльләргә алып бара, төркемдәшләре — студентлар янына алып килә иде. Шул чакта күңелемә ышаныч очкыны салына башлады.
— Авылда төп нигез торамы? Кайтып йөрисезме?
— Йортыбыз яхшы, Аллага шөкер. Көчебездән килгәнчә, барысын да карап торабыз. Ел саен бакчага яшелчә утыртабыз. Шәһәрдән кайтып-китеп йөргән арада гына карасак та, шулхәтле уңа алар. Туган йорт — минем өчен дөньядагы иң изге урыннарның берсе. Анда кайтсам, бөтен дөнья мәшәкатьләрен онытып, күңел тынычлыгы, җаныма рәхәтлек алып киләм. Кышын да, җәен дә кайтабыз. Авылым кешеләрен яратам, барысы да туган кебек.
“ТЕАТРДА 25 ЕЛ УЗГАН…”
— Мәктәпне тәмамлагач, инженерлык һөнәрен сайлагансың. Ни өчен бу өлкәгә өстенлек бирдең?
— Артистлык турында хыяллансам да, бу һөнәр ияләренә гаилә коргач җиңел булмаячагын, режимсыз эш икәнен чамалаганмындыр. Хатын-кызга бигрәк тә, балалар янында, өйдә күбрәк булырга кирәк. Акча ягыннан карасаң да, бөтен артист баеп китми. Шулардан чыгып, инженерлыкны сайлаганмын, күрәсең. Диплом алдым, әмма ул өлкәдә эшләмәдем.
— Син тегүче дә бит әле?
— Училищеда тегүчелеккә укыдым. Анда бию, җыр ансамбле дә бар иде. Бер уңайдан, аларына да өйрәнермен, дидем. Училищены кызыл дипломга тәмамлагач, инженерлык факультетына бер генә имтихан белән керә ала идем, шул да үзенә тартты.
Иң беренче сәхнә костюмнарымны гел үзем тегә идем. Соңрак чыгышлар ешая баргач, күлмәкләр күп кирәк булгач, үзем тегеп өлгермичә, сатып ала башладым. Бер вакыт булганда утырып, үземә күлмәк тегәргә теләк бар. Эскизларым да әзер.
— Ә театрга кереп китү ничек булды?
— Университетта соңгы курста укыганда, 1998 ел иде ул, “Нәүрүз гүзәле” дигән конкурста катнашып, Гран-при алдым. Шул чакта Уфа “Нур” татар дәүләт театрының ул вакыттагы директоры Урал Рәхмәтулла улы Гыйрфатуллин яныма килеп, ничектер күңелемне кузгатып китте. “Артист буларак, сине үзебезнең театрда күрергә телибез. Бар яктан да туры киләсең. Быел махсус безнең театрга курс җыела”, — дип әйтте. Ул вакытта параллель рәвештә “Сәйяр” эстрада театрында да эшлим, “Риваять” төркеме белән дә чыккалый идем. Шуннан соң “Нур” театрына бардым, эшкә алдылар. Язга таба гастроль тормышы башланды. Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетына укырга кердем. Баштарак җыр сәнгатен сайлап, Казанга китимме, әллә театрда калыйммы, дигән сайлаулар да булды. Театр якынрак тоелды. Бәлки, билгесезлеккә чыгып китәргә бераз курку да булгандыр, тәвәккәллек җитмәгәндер. Менә 25 елдан артык вакыт театрда шаулап-гөрләп, сизелмичә үтеп киткән. Шуның алты елын ике балабыз белән бәби ялында булдым.
— Театрда рольләрең аз түгел кебек?
— Рольләр булып тора. Соңгы арада бик матур ике премьера чыгардык: “Мәхәббәт элмәге” һәм “Мәхәббәт тозагы” спектакльләре. Эшебез җиңел булмаса да, аның каравы күңелле. Театрда гел ниндидер яңалык булып тора, шау-гөр кайный. Монда көннәр бер-берсен кабатламый.
— Эстрада тормышың актив барамы? Яңа клиплар чыгамы?
— Эстрада тормышын актив дип әйтә алмыйм. Кайчак җыр сәнгатенә вакытым бик аз бирелә. Театрда активрак эшлисең икән, икенче якка ул хәтле өлгереп булмый. Гаилә, балалар, башка эшләр дә бар. Дөрес, эшлисе яңа җырларым бик күп. Әкрен генә аларны да яздырабыз. Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезне көткән кызларына, тормыш иптәшләренә багышлап, күптән түгел “Көтәм” дигән яңа җыр чыкты. Аңа клип төшерергә уйлыйм. Репертуарда җырларның күп булуы рәхәт. Концертларга чакырып торалар.
“БЕЗНЕ ҖЫР ОЧРАШТЫРДЫ”
— Ирең Айрат кайсы яктан, Дамирә? Гаилә корганыгызга ничә ел узды?
— Ирем Айрат Нәбиев — Уфа егете. Тамырлары Башкортстанның Бакалы һәм Илеш районнары белән бәйле. Шәһәрдә үссә дә, авылны миннән дә ныграк якын итә. Безне җыр очраштырды, кавыштырды. 2003 елда гаилә кордык. Ике бала үстерәбез: кызыбыз Айсылуга 20 тула, улыбыз Әскарга 12 яшь. Танышкан чорда ук Айрат җырлар яза иде. Аларны миңа тәкъдим итте, фонограммалар эшләде. Альбомдагы күп җырларым, әлбәттә, аныкы.
— Айрат та театрда эшләп китте. Хәзер кайда хезмәт куя?
— Ул гел сәнгатьтә, иҗатта. “Нур”, курчак театрларында эшләде. Хәзер “Башкортстан” дәүләт концертлар залында студиядә хезмәт куя: җырлар иҗат итә, тавыш яздыра, аранжировка эшли.
— Балалар сәнгать белән кызыксынамы?
— Айсылу музыка училищесында фортепиано бүлегендә укыды. Хәзерге көндә Уфа дәүләт сәнгать институтында II курста шушы ук юнәлештә белем ала. Бик талантлы. Әлегә сәнгать юлында, алга таба үзе карар. Әскар гимназиядә VI сыйныфта укый. Күбрәк спортка тартыла, футбол уйный.
— Тамашачыларга, газета укучыларга теләкләр дә җиткерсәң иде.
— Укучылар газета-журналларга язылсын иде, дип телим. Безнең балачакта шундый күп алдыралар иде. Газета килгәнен көтеп тору, почта хезмәткәренең каршысына йөгерүләр бүгенгедәй хәтердә. Хәзер мәгълүмат интернетта бик күп. Әмма газетаны кулга тотып уку бөтенләй икенче төрле бит ул.
Һәркемгә саулык телим. Сәламәтлекне саклыйк. Гаиләләребез имин, дөньяларыбыз тыныч булсын. Матурлык, яктылык, шәфкатьлелекне күбрәк күрсәк иде. Шул вакытта яшәргә дәрт, көч, эшләргә омтылыш та арта.
Лилия ЙОСЫПОВА.
Гаилә
Айрат+Дамирә
Кызы белән
Сәхнәдә