Танылган көрәшче Нәфис МИҢНЕБАЕВ — Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылы егете. Көрәш белән мәктәп елларында мавыга башлый.
— Мәктәптә укыганда профессиональ футболчы булырга хыялландым. Көрәшкә, дөресен әйткәндә, очраклы гына килеп кердем, — ди Нәфис. — Әмма ул мине үз эченә кире чыкмаслык итеп йотты! Көрәш тормышымның аерылгысыз өлешенә әйләнде.
Тулы исеме: Нәфис Наил улы Миңнебаев
Туган җире: Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылы
Туган көне: 24 март, 1985 ел
Белеме: Казан дәүләт педагогика университетының физика һәм информатика факультеты
Гаилә хәле: хатыны — Гөлнара, улы — Рамазан, кызы — Әмирә
“Келәмгә II сыйныфта чыктым”
Нәфис гади эшче гаиләсендә туып-үсә. Мәктәп елларында спортка зур игътибар бирә башлый. Йөгерү, турникта тартылу, җиңел атлетика, чаңгы, милли көрәш — барысында да актив катнаша.
— Мәктәбебез спорт ягыннан бик көчле. Төрле ярышларда гел беренче урыннарны яуладык, — дип искә ала Нәфис. — Уку елларында көрәш секциясенә йөри башладым. Аны әти ягыннан абыем — Ринат Миңнебаев алып бара иде. Көрәшкә тәүге адымымны ясатучы да, тәүге тренерым да ул булды.
— Беренче ярыш хәтердәме, Нәфис?
— Безнең якның, гомумән, Татарстанның, Россиянең билгеле көрәшчесе Габбас абый Әхмәдиев призына ел саен көрәш буенча ярышлар үтә. Беренче тапкыр келәмгә чыгуым хәтердә. II сыйныфта укыган чагым. 26 кг идем. Ә ярышта 36 кг авырлыктагылар белән көч сынашырга туры килде. Беренче әйләнештә үк җиңелдем. Шуннан уйлана башладым: “Спортның башка төрләре белән бар да яхшы, көрәш минем өчен алай җиңел түгел икән, тырышырга кирәк”, — дидем. Бер елдан соң реванш алдым — тагын шул егет белән туры килдем һәм көндәшемне җиңдем.
Мәктәптә укыган елларда Татарстан беренчелекләрендә әллә ни зур уңышлар күрсәтә алмадым. Гомумән, ул чакта көрәшкә бик әһәмият бирми идем. Әйткәнемчә, очраклы гына килеп кердем.
— Ә студент елларында ничек булды?
— Мәктәпне тәмамлагач, төпле белем аласым килде. КДПУның физика-информатика факультетына укырга кердем. Тик спорт барыбер үзенә тартты, студент елларында да актив шөгыльләндем. Факультетның җыелма командасында булдым. II курста тренер Николай Васильевич Крыловка йөри башладым. Ул чакта Казанның Мәскәү районы командасы республикада иң көчлеләрдән санала иде. Шулай көрәшеп йөри-йөри университетны тәмамладым. Эшкә урнашырга кирәк бит: көрәшне дәвам итәргәме, әллә башка юнәлешне сайлап, келәмне ташларгамы? Беренчесе җиңде. Казанның Киров районы командасы өчен чыгыш ясый башладым. Тренер Илдар абый Хәбибуллинга тренировкага йөрдем. Шуннан әкренләп уңышларга ирештем. Ул вакытта бу район данын яклап шулай ук бик көчле көрәшчеләр — Зөлфәт Хәсәнов, Руслан Нургалиев, Илфат Хәбибуллин һ.б. ярышты. Бераз соңрак Биектауда көрәш юнәлеше буенча эш тәкъдим иттеләр. Шунда киттем.
“2009 елда — беренче зур җиңү”
— Беренче зур җиңүең кайчан һәм кайда булды?
— 2009 елда ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярышларына үткән турнирда җиңүче булдым. Финалда танылган көрәшче, Актаныш егете Рузил Ганиев белән очраштык. Шуннан соң бер-бер артлы ярышлар һәм уңышлар китте…
— Сабантуйлардагы уңышлар, бүләкләр турында да сөйләшик әле.
— Сабантуйларга килгәндә, гәүдәгә зур көрәшчеләр янында бу кечкенә авырлыгым белән бик “ватыласым” килмәде. Шул сәбәпле, әһәмият бирми идем. Шуңа анда откан тәкәләрем дә бармак белән санарлык. Башка ярышларда гел актив катнашам. Соңгы елларда бүләкне күбрәк акчалата бирәләр. Суыткыч, кер юу машинасы, телевизорлар отканым бар. Аларның кайберләрен әнигә, әбигә бирә идем.
Нәфис диета тотмый. Форманы саклау өчен, ел әйләнәсе туктаусыз спорт белән шөгыльләнүе булыша. Җәен футбол уйный. Биектаудагы команда белән зур уңышка ирешкәннәр. Татарстан беренчелегендә беренче лиганы отканнар. “Шуңа авырлык артырга җай чыкмый. Гел 60 кг тирәсе торам”, — ди Нәфис.
“Көрәшкә игътибар күбрәк булсын иде”
Нәфис гаиләсе белән Биектауда яши. 2014 елдан район башкарма комитетының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеген җитәкли.
— Биектауда көрәш буенча эшләр ничек? Балалар, үсмерләр тартыламы?
— Районда көрәшкә зур әһәмият бирелә. Тренерлар эшләп килә. Яшь, өметле көрәшчеләр үсә. Болар район хакимияте башлыгы Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин ярдәме белән эшләнелә. Көрәшчеләр буенча авылларда эш яхшы, хәтта көчле бара, дияр идем. Тик район үзәгендә яшьләрне көрәшкә җыюда бераз авырлык бар. Монда хоккей, футбол кебек спорт төрләренә күбрәк тартылалар.
— Көрәшкә бүген ниләр җитми дип саныйсың?
— Спортның бу төрен тагын да популярлаштыру өчен, матбугатта көрәшкә игътибарны арттырырга кирәк.
Зур ярышлар вакытында туры трансляцияләр оештырылсын иде. Элек “ТНВ”да “Батырлар” тапшыруы атна саен эфирга чыга, җанатарлар аны көтеп ала иде. Ә хәзер ул, кызганыч, айга бер генә була. Данлыклы көрәшчеләребезне тагын да югарырак үрләргә күтәрергә, мактарга, үрнәк итеп күрсәтергә кирәк. Бу бит татар көрәше — милли спорт төребез! Алар татарның данын бөтен дөньяга таныта. Нишләп шундый көрәшчеләрне үзебездә зурламаска?!
“Гаилә белән спортта без”
Нәфиснең хатыны Гөлнара — үзмәшгуль. Төрле бәйрәмнәргә тәмле, матур тортлар әзерләп сата. Уллары Рамазанга — 8, кызлары Әмирәгә 5 яшь.
— Гаиләм — иң ныклы терәгем. Хатыным да, балалар да — барыбыз да спорт җанлы, — ди Нәфис. — Кызым нәфис гимнастикага йөри. Соңгы арада призлы урыннар алгалый. Улым спорт гимнастикасы белән шөгыльләнә. Әле II сыйныфта гына укуына карамастан, зур шәһәрләрдә төрле ярышларда катнашты. Хәзер үзебезнекеннән бигрәк, балаларның уңышына куанып яшибез.
Лилия ЙОСЫПОВА.