Бу ел Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан “Каһарманнар елы” дип игълан ителгән иде. Күптән түгел, Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта шул эшчәнлеккә йомгак ясалды. Бу көнне бина караңгы яшел төскә төренгән иде. Чарада махсус хәрби операциядә катнашучылар, имам-мөхтәсибләр, сугышчыларга һәм аларның якыннарына ярдәм күрсәтүдә актив имамнар һәм волонтерлар катнашты. Быел Татарстан мөфтияте махсус хәрби операциягә 55 тән артык гуманитар йөк җибәргән. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе дә берничә тапкыр аларны илтеп кайтты.
Кайберәүләр гуманитар ярдәм ияләренә барып җитми дип зарлана. Нәзарәттән килгән бүләкләр исә солдатларның кулына тапшырыла. Махсус хәрби операциядәгеләргә компьютер, транспорт, дарулар, ризык һәм башка кирәк-яраклар җибәрелгән. Республикабызның 104 мәчетендә волонтерлык үзәкләре эшли. Анда маскировка челтәрләре үрәләр, окоп шәмнәре ясыйлар, оекбашлар бәйлиләр, чәй, токмач, хәләл консервлар әзерлиләр. Диния нәзарәте тагын бер үзенчәлекле проектны сыный. Фронтка “тәгәрмәчле мәчетләр” әзерләп җибәрә. Быел махсус хәрби операциядәгеләргә шундый 3 мобиль мәчет озатылган. Татарстан үрнәгендә бу тәҗрибәне башка төбәкләр дә кулланган. Сүз уңаеннан, нәзарәт фронтта җир асты мәчетләре дә ачты. Хәзер барлыгы 5 блиндаж мәчет эшли. Махсус хәрби операциядә психологик ярдәм зур роль уйный. Шул уңайдан “Хозур” нәшрияты “Мөселман хәрби хезмәттә” дип исемләнгән махсус китап бастырды. Анда сугышчыларга рухи ярдәм күрсәтү турында сүз бара. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның туганнары –– барлыгы 247 кеше быел Диния нәзарәте ярдәме белән хаҗ кылды. Чарада иң актив катнашучыларга рәхмәт хатлары, “Фронтка ярдәм өчен” медальләре тапшырылды.
Фотолар Татарстан диния нәзарәте сайтыннан алынды.
https://dumrt.ru

















