Бабам, Биктимер Тимергали улы Ибраһимов, 1923 елның 19 октябрендә Саба районы Өчнарат авылында дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы башлангач, авылда беренчеләрдән булып фронтка китә. Ул безгә башыннан кичкәннәрне еш сөйли иде. Кызганыч, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылаганнан соң, бабаебыз арабыздан китте. Ә сөйләгәннәре тарихый истәлек булып калды…
“Сугыш башланган көнне болында печән әзерли идек. Шулчак чаптырып, бер атлы кеше килеп туктады: “Сугыш! Барыгыз да авылга, хәзер үк!” — диде дә кире китеп барды. Нинди сугыш? Чалгы-тырмаларны җилкәгә салдык та авылга кайттык. Кайгы-хәсрәткә баткан, күзләре яшьләнгән әниләр безне басу капкасына чыгып каршы алды. Иртәгәсен егетләр, яшь әтиләр, ир уртасы абыйлар фронтка китте. Чират безгә дә җитте. Татарстаннан киткәндә үк билгеле булды: Ленинградны сакларга барачакбыз! Солдатлар төялгән составны юлда бомбага тоттылар, өчтән беребез генә калдык.
Күп газап чигеп, ниһаять, Ленинградка килеп җиттек. Ладога күлен үтеп, төннәрен траншея, окоплар казыйбыз, көндез сугышчан әзерлек үтәбез. 23 майда оборона тоттык. Танклар үкерә, өзлексез бомба ява, истребительләр әйләнә, күк белән җир тоташкан кебек.
Сугышта берәү дә “үләм” дип йөрми. Дошманга нәфрәт чиксез булганга, үзеңне гел исән калырмын дип тоясың. Каты яраланып, 6 ай Соликамск госпиталендә дәваландым”.
Ул чакта авылга “похоронка” кәгазе килә. Бу кайгылы вакытларны сеңлесе Минҗиһан әби дә хәтерли:
— Үлем хәбәре килгәч, әни аш үткәрде. Абыйның кырыгын уздырып, 41 көн дигәндә, улыгыз исән, дигән хат килеп төште. Әни моңа ышанмады. Өч айдан, абыйдан хат алгач кына тынычландык.
Бабам күп михнәт күреп, 1943 елда култык таяклары белән Өчнарат авылына исән-сау әйләнеп кайта. Сугыш яралары бераз төзәлгәч, 1950 елда Шәмәрдәнгә күченә. Нефтебазага каравылчы булып эшкә керә һәм пенсиягә чыкканчы (37 ел) эшли.
Әбиебез Мәхрүсә белән 1950 елда гаилә коралар.
1 кыз, 2 ул үстерәләр. Алар үз гаиләләре белән Шәмәрдәндә яши.
Күпме аналар балаларын югалта. Геройлар үлми, алар күңелебездә яши. Хәзерге тыныч тормышта да армия сафларында батырларча һәлак булучылар күп.
Бу ядкәрне балаларыма җиткерә алсам, бәхетле булыр идем.
Айсылу СӘГЪДИЕВА.