• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 19.06.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Сәхнә арты

“Үскәч, мин сиңа өйләнәм!” — дия иде”

“Үскәч, мин сиңа өйләнәм!” — дия иде”

Җырчы Алсу ӘБЕЛХАНОВАның эше генә түгел, тормышы да гастрольне хәтерләтә. Кайларда гына яшәргә туры килми аңа. Казанга башта теләмичәрәк кенә килә. Ә хәзер моннан каядыр күченүне күз алдына да китерми.

— Мунчәли (Чүпрәле районы), Воркута, Ульян, Самара, Казан — кайсы авыл, шәһәрләр белән генә бәй­ләнеш юк минем. Күпме гомер юлда үтте. Ул Самара-Казан арасын таптаганнар… — дип сөйли Алсу. — Озак еллар руслар арасында яшәдек. Татар телен онытмаска Мунчәлидәге әби-бабай, авыл ярдәм итте. Каникулга кайтканда, татарча вата-җимерә сөйләшсәм, киткәндә шомарып беткән була идем.

 

“Радио, сәхнә, телевидение, кино…”

— Алсу, соңгы арада иҗа­тыңда зур яңалыклар булды: яңа проект, фильм, клиплар…

— Күптәннән яшь­ләр бе­лән татарча да, чит телләрдә дә җырлый алучы заманча төркем булдырасым килә иде. Бу проект белән бер ел­га якын шөгыльләндем, кастинг үткәрдем. Төр­кемгә “Кара урман” дип исем бирдек. Составта ике егет, ике кыз. Чыгышларыбызны җы­лы кабул итәләр.

Күптән түгел Алсу “Алмачуар” нәфис фильмында уйнаган (ул Татарстанда һәм Казахстанда төшерелә).  ­Элегрәк “ТНВ”да “Хәерле ир­тә” тапшыруын  алып барды, аңарчы Мәс­кәүдә “Останкино” телевидение үзә­гендә белем алды. “Ирем бала белән калып торды, хыя­лымны тормышка ашыру мөмкинлеген бирде”, — ди ул. Ә студент вакытта “Европа Плюс” радиосында эшли.

— Алсу, сәх­нә­дә ничә ел иҗат итәсең?

— 23 ел. Ульян музыка училищесын тәмамлагач, 19 яшьтә эшкә кердем. Балалар өчен музыкаль-театраль тү­гә­рәк оештырдым. ТРның ат­казанган артисты Әлфия Ра­мазанова белән таныштым. Мәскәүгә яки Санкт-Петербургка укырга керәм дип хыялланып йөргән мәл­ләр. Әлфия исә: “Сиңа Казанга барырга кирәк”, — ди­де. “Бер тапкыр булганым бар. Казанны яратмадым”, — дидем ул чакта. 1990 еллар иде. Вокзалдагы сукбайлар хәтергә кереп калган. Әлфия үзенекен итте. Язмыш булгандыр. Казан дәүләт консерваториясенә укырга кердем. Шуннан юллар ачылды. Гел ярдәмчел кешеләр очрады. Зөфәр Хәйретдинов “Пар ал­калар”, “Мәхәббәт­нең соңгы төне” һәм башка ма­тур җырларын тәкъдим ит­­те. Аннары Ренат Зиннур улы Закиров: “Безгә татарча, русча, инглизчә җырлаучылар кирәк”, — дип, Казан шә­һәр филармониясенә эш­кә чакырды. Анда 20 елга якын солист булдым. Казанга килгәч, адым саен яңа мөмкинлекләр чыгып торды.

— Филармониядән күп­тән киттеңме? Ни өчен?

— Өч ел була. Анда бик рә­­хәт эшләдем. Бер гаилә ке­бек булдык. Тик “соль­ный” иҗатка вакыт калмый иде. Олыгая барабыз. Гел хез­мәт­тә булгач, үзеңә игъти­бар җитми. Гаилә дә бар бит.

— Гел зифа буйлы, матур торасың, Алсу!

— Спортны бик яратам. 20 елдан артык спортзалга йө­рим. Аннан канатланып кайтам. Бармасам, энергия җит­­ми. Шөгыльләнеп кайтуга, кан әйләнеше яхшыра, көч арта, иммунитет ныгый, рә­хәт була. Озаклап мунча ке­рер­гә яратам. Гаилә бе­лән шу­лай. Ә туклануны бик үк дөресләп бетереп булмый. Ковид белән авыргач, да­­руларны шактый эчкән­нән соң, бе­­раз тазардым. Артык авырлыкны киметәсе бар. Тик табиблар әле­гә спортзалга йөрергә кушмады. Ура­­за төгәлләнгәч, Алла боер­са, йөгерә башлыйм.

 

“Сүлпәнләнеп китсәм, ирем “уятып” җибәрә”

— Радик иҗат буенча фи­керләрен әйтәме?

— Кычкырып әйтергә дә куркам, мин — бик бәхетле хатын-кыз. Иҗат буенча ­нинди эшкә талпынсам да, иремнең беркайчан: “Юк”, “Бармыйсың”, — дигәне булмады. Аз гына сүнеп-сү­­релеп торганда: “Кайда яңа җыр­ларың, клипларың? Нәр­­­сә туктадың?” — дип әр­ләп тә куя. Минем белән кавышканчы, татар эстрадасын бөтенләй белми иде. Эше­мә бик кысылмый, яннан тыныч кына карап тора һәм кирәк чакта шундый ях­шы итеп әйтеп куя, мине “уя­тып” җибәрә.

Ирем гаиләдә күбесен үзе алып бара, миңа хуҗа­би­кә эшләре генә кала. Төр­ле түләүләр, 20 елдан артык руль артында йөрсәм дә, ма­шина карату, бензин салу — берсен дә уйламыйм. Әзер­гә утырып кына китәм. Дө­рес, күп мәшәкатьне үз өсте­нә алса да, өч ир-егет белән яшәгәч, миңа да эш җитәрлек: ашарга әзер­ләү, чисталык, пөхтәлек саклау, балаларның түгәрәклә­рен контрольдә тоту… Хәзер өй төзибез. Бакчада эш шак­тый. Уз­ган ел помидор, ташкабак, бо­рыч үстердек. Быел да утыртырга исәп. Төзелештә дә Радикка булышырга мөм­кин­мен. Иргә проблема ясый торган хатын түгелмен. Шуңа, күз тимәсен, тормышыбыз җайлы бара. Аз-маз әйткәләшкән­дә дә тиз ярашабыз.

— Ничә ел бергә инде?

— 17 ел. Олы улыбыз Әмир IX сыйныфны тәмамлый, 16 яшь тула, кечкенәсе Солтанга 8 яшь, II сыйныфта укый. Сәхнә белән артык кызыксынмыйлар. Үзем дә мо­ңа этәргеч бирмим. Әм­ма ул барыбер канда бар. Әмир биюгә, җырга, алып барырга оста. Тик үзе өчен генә. Табиб булырга хыяллана. Кеч­кенәсе рә­сем­не оста ясый, сәнгать мәктәбенә би­рергә телим.

— Икегез дә берьяктан?

— Ирем белән география­без гел кабатлана: әти-әни­ләр Чүпрәле районы Мунчә­ли авылыннан, күрше йортларда туып-үскәннәр. Яшьли Себергә чыгып кит­кән­нәр. Мин — Воркутада, Радик Сыктывкарда туган. Берничә елдан алар — Самарага, без Ульянга күчен­гәнбез. Гел бер якта йөр­гәнбез, әм­ма озак еллар кү­решмәдек. Язмыш кабат очраштырды һәм бик тиз өйләнештек.

— “Ирем мине кечкенә чагымнан саклап үстерде”, — дип шаяртып искә ала идең.

— Воркутадан мине җәй буена гел әбиләргә кайтаралар иде. 10 яшьләрдә бул­ган­мындыр, аңа ул чакта — 17. Кызлар белән мәш килеп урамда уйнап йөрибез. Ә Радик клубка киткәндә: “Үс­кәч, сиңа өйләнәм!” — дип шундый җитди итеп әйтә иде. Әй ояла идем шул вакытта (көлә). Безнең белән аралашмый, ник узган саен шулай әйтә, дип гаҗәпләнә идем.

— Ә җитди мөнәсә­бәт­ләр кайчан  башланды?

— Соң очраштык. Анысы да очраклы булды. Туган тиеш­ле энебез Самарада хез­мәт итте. Шунда баргач, Радик белән юллар кисеште. Ул вакытта миңа — 27, аңа 34 яшь. Өйләнмәгән, мин дә кияүдә түгел. Күрештек. Аннан соң Казанга киттем. Ул шалтырата башлады. Башта бер-беребездән оялыбрак сөйләштек. “Җырлаганыңны ишетеп белә идем. Әмма та­нылган җыр­чы дип уйламадым”, — ди­де. Ә бер айдан ин­де өйлә­нешергә сөйләш­тек. Татар эстрадасы аңа таныш түгел иде. Өйлә­нешкәч, клипларымны карагач, кас­се­та-дискларны күр­гәч, ми­не башка яктан ача башлады. Тик: “Нинди һөнәр иясе бу­луың мөһим түгел”, — ди иде, хәзер дә шулай. Аллага шөкер, әйбәт яшибез. Үкенгәнем булмады. Ул да шулайдыр дип уйлыйм. Бер-бе­реңне яраткач, вак-төяк өчен ызгышмыйсың.

 

“Ун ел буе ике шәһәр арасында яшәдек”

— Берничә ел Самара-Ка­­зан арасында йөрдең. Иреңне бирегә күченергә үгетләү кыен булмадымы?

— Ун ел буе ике шәһәр арасында яшәдек. Балалар ан­да, мин монда. Эшләргә ча­кыралар, бер якка —  370 км, тиз арада килеп җи­тәм. Атнага икешәр барам. Ирем балалар белән кала. “Эшләреңне бетергәч кенә кайт. Юлда интегеп йөрмә”, — ди торган иде Радик, хәле­мә кереп. Җырлыйм да, төн­лә рульгә утырып, тагын Самарага китәм, ирем, балаларым янына ашкынам. Ун ел буе шулай чаптым. Кеше бө­тен нәрсәгә ияләшә икән. Хә­зер генә, ничек йөрдем икән, дим уйлыйм. Шуңа Радик бу карарга аек акыл бе­лән, уйлап килде. Икенче ба­ла тугач: “Җитте. Болай йөри алмыйсың, Казанга күченәбез”, — диде.

— Хәзер аңа ике арада чабарга туры киләдер?

— Әйе. Радикның Самарада үз эше бар. Контроль­дә то­ту өчен, хәзер ул атнага ике­­шәр тапкыр бара. Шуңа Самарадагы фатирны сатмадык. Башта кыенрак булса да, яши-яши Радик та Казанны якын итә башлады.

— Каенана-каенатаң исән-иминме?

— Без өйләнешкәндә үк алар вафат иде. Әти-әни дип дәшү насыйп булмады. Балачактан аз гына хәтерлим. Каберләре Мунчәлидә.

— Үз әти-әниең Ульянда яшиме?

— Әйе. Әтиебез Әмир­җанга — 73, әниебез Җәүһә­рия­гә 64 яшь. Икесе дә намазда. Бер сеңлебез гаилә­се белән әти-әни янәшәсен­дә. Ульян читендә йорт җиткерделәр. Мунчәлидәге әби-бабай өен әти-әни туганнарга сатты. Хәзер йорт ялт итеп тора. Сирәк булса да кай­тып, күрешеп, ял итеп китәбез.

Лилия ЙОСЫПОВА.

 

 

Хәбәрләр

“Ярдәм” мәчетеннән күрмәүче 3 ир-ат, 1 хатын-кыз һәм аларны озата баручы 4 кеше хаҗга китте.

29 майда галим Әбрар Кәримуллинның тууына 100 ел тулды. Ул Саба районы Чәбия -Чүрчи авылында туган һәм җирләнгән.

6 июнь — Корбан гаете. Казанда 14.00 сәгатьтә Кремль яр буенда “Корбан фест” уза.

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
САБАНТУЙЛАР ГӨРЛИ!
Татар дөньясы

САБАНТУЙЛАР ГӨРЛИ!

by irekmanager irekmanager
9 июня, 2025
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru