Иске, яшәп булмаслык, стеналары ярылып, түбәләре кыйшаеп, ишелергә торган күп фатирлы йортларны авария хәлендәге итеп таныту өчен анда көн күрүчеләр күпме иза чигә. Әлеге темага багышланган язмаларны еш язабыз. Ә менә Яшел Үзәндә гомер итүче 53 яшьлек Фәрит Гәрәев, киресенчә, үзе торган йортның яшәргә яраклы булуын дәлилләмәкче. Ир моның өчен, бер кочак кәгазь күтәреп, судтан судка гына йөрми, җиң сызганып, 24 фатирлык йортка капиталь ремонт ясарга тотынган. 4 ел буена шактый хезмәт куеп, өйне үзе булдыра алганча яңартып, ир яңадан экспертиза ясатуга һәм таушалу дәрәҗәсен киметүгә ирешкән. Әмма кулында йортның авария хәлендә икәнлеге, яшәү өчен куркыныч түгеллеге язылган документ булса да, аны бу көннәрдә моннан мәҗбүриләп куып чыгарганнар. Инде өйдәге суны, җылылыкны бетергәннәр, утны да өзәргә торалар…
“4 ел буе йортка ремонт ясадым”
Яшел Үзәндәге Союз урамында урнашкан ике катлы кирпеч өйне эзләп табу кыен түгел. Аны нигезенә карап та танырга мөмкин. Анда яшәүчеләрне күчерәчәкләрен белгәч, җиң сызганып төзекләндерү эшләренә тотынган Фәрит абый нигезне ныгытып, аны Татарстан флагындагыча өч төскә буяган. Йорт карап торышка бик нык, фатирлары күптән бушаса да, ташландык өйгә охшамаган.
— Бу йорттагы ике бүлмәле фатирны 2008 елда 900 мең сумга сатып алдым, — дип сөйләп китте Фәрит Гәрәев. — Чәй, сөт сатып, тиенләп җыелган акча иде ул. Фатирны хатын исеменә яздырдык. Фатирыбыз шулкадәр әйбәт, җылы. Түшәм дә ишелергә тормый, стена да ярылмаган, идән дә “биеми”. Шушында рәхәтләнеп яшәгәндә, 2015 елның 3 декабрендә почта әрҗәсеннән өйне сүтәчәкләре турында хәбәр хаты алдык. Аңарчы берни белмәдек, мондый хәл булыр дип күз алдына да китермәдек. Йортның 76 %ка тузган булуын ишеткәч тә шаккаттык. Торак кодексын актара башладым. Анда язылганча, 6 ай эчендә фатир хуҗаларының хакимияттән реконструкциягә рөхсәт алу хокукы бар. Әмма хакимият безгә шушы хат килгәннән соң 6 ай да көтмичә, 2016 елның 4 мартында җирне дә, фатирларны да хуҗаларыннан тартып алган. Үз хокукларыбызны яклау максатыннан судка мөрәҗәгать иттем. Хакимият безгә йортның сүтеләчәге турында белдерү кәгазен алданрак җибәрүен дәлилләргә тырышты. Ачыклый торгач, ул кәгазьнең җибәрелүе, әмма хакимияткә кире кайтуы билгеле булды. Без кул куеп алмадык бит. 6 суд утырышы булды, әмма район суды, билгеле инде, минем кебек гади кешене якламады. Мин судларга йөргән арада өйне рәтләдем.
4 ел буена туктаусыз эшләдем: 12 морҗаны цементлы измә белән шомартып, агарттым, нигезне ныгыттым, подъездлардагы баскычларны төзәттем, берничә фатирда идән такталарын алыштырдым, тыштан тәрәзә яннарын буядым. Сүтелә торган өйләрдән чыккан эшкә ярарлык такталарны берәмләп ташып, идәннәрен ялт иттердем. Безнең йортта яшәүче кайбер фатир хуҗалары идәннәрен карамаган, алар череп беткән.
Фәрит абый ремонт ясарга тотыныр алдыннан фатир хуҗаларыннан моңа рөхсәт алган. Берничә фатирда яшәүчеләр генә имза куймаган, башкалар күршеләренең үз кулы белән капиталь ремонтка тотынуына каршы булмаган. Әмма үзсүзле Фәрит абыйга ышанып, шәһәр хакимияте белән тарткалашырга кыюлыклары җитүчеләр генә табылмаган. Алар шәһәр тәкъдим иткән шартларга ризалашып, гомер иткән фатирларын калдырып, берәм-берәм китә башлаган.
— Башта миңа теләктәшлек белдерделәр дә, аннары җирле хакимияттән курыктылар, — дип сүзен дәвам итте Фәрит абый. — Алар хәзерге көндә барысы да ипотека баткаклыгына чумды. Торак кодексында, авария хәлендәге йортларда яшәүчеләргә ничә квадрат метр фатир булса, шуңа тиңдәш торак бирелергә тиеш, дип язылса да, республикабызда бу закон үтәлми. ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, 1 квадрат метр торак өчен 11 022 сум акча тоттыралар да вәссәлам! Алар болай да очын очка чак ялгап яшәгән мескен халыкка 15 елга (!) ипотека рәсмиләштерергә куша. Ипотека түләргә каян акча алыйм?! Мин бит II төркем инвалиды! Пенсия акчамны ипотека каплауга тотыйммы, коммуналь хезмәтләргә түлимме, ашыйммы, киенимме?! Квадрат метры өчен түләнгән 11 022 сумнарын да алмыйм, кирәкми! Шушы йортта яшисем килә, миңа монда рәхәт.
“Страсбург судына хәтле җитәм!”
Фәрит абый сөйләве буенча, судлаша торгач, өйгә яңадан экспертиза ясауга ирешкән. Нәтиҗәсе — тузу 56 % кына. Мондый күрсәткеч белән фатир хуҗалары ияләнгән торакларында әле рәхәтләнеп яши алыр иде. Әмма юк шул, суд барыбер Гәрәевлар яклы түгел. 31 гыйнварда суд приставлары килеп, фатир ишеген ватып ачмакчы булган. Бу эш Гәрәевларны фатирларыннан куып чыгару өчен эшләнгән.
— Ул көнне “ачлык игълан итәм” дидем, — ди әңгәмәдәшем. — Әмма шушы борчулар белән болай да 4 килога ябыккан идем, унике илле эчәктә җәрәхәт тә бар. Озак ач тора алмадым, хәлем китте. Ач торсаң да, егылып үлсәң дә, файда юк, өстеңнән таптап үтәчәкләр! Хатыным Нурия суд приставлары бәреп кергән көнне эштә иде. Ул да бик борчылды, елады, хәзер “больничный” алды. Аңа ике елга вакытлыча яшәп тору шарты белән фатир бирделәр. Ә мин үз өлешем өчен тартышуны дәвам итәм. Торак хатын исемендә булса да, Гаилә кодексы нигезендә, минем дә анда өлешем бар, судлашуымны дәвам итәчәкмен. Суд приставларының законсыз эш итүе турында да гариза яздым. Әгәр торак мәсьәләсен хәл итеп булмаса, Россия судына гына түгел, кеше хокуклары буенча Страсбург судына кадәр барып җитәчәкмен! Күрше Чувашстанда, Мари Илендә тузган торак программасына кертелгән йортларда яшәүчеләргә тиңдәш торакны бер тиенсез бирәләр бит! Россия хөкүмәте тузган өйләр мәсьәләсен хәл итүгә һәр төбәккә акча бүлеп бирә. Нишләп бездә генә мескен пенсионерларны да әҗәткә батыралар?! Ул бурычын үлгәнче түләп бетерә алмаса, балаларына, оныкларына да эләгә әле.
Фәрит абый йортның ныклыгын исбатлау өчен нигезенә балта белән сукты. “Күрәсеңме, нинди нык? Капиталь ремонт ясалган күрше өйләрнеке дә болай нык түгел! Безне шушындый нык, тузмаган йорттан куып чыгардылар бит!” — диде ул.
3 подъездның стенасын, хәтта түшәмен дә штукатурлап, буяп, агартып яңарткан әңгәмәдәшемнең тырышлыгына, үҗәтлегенә шаккатарлык. Подъездлар ялт иткән. Тырыш, эшчән ир подъездга керү урынында идәнне дә бетон белән ныгыткан хәтта. Кешеләре китә башлагач, бу өйгә йорт-җирсез чегәннәрнең дә күзе кызып, кереп урнашмакчы булганнар. Әмма Фәрит абый аларны тиз куып җибәргән.
“Вакытлыча яшәргә торак бирелде”
Гәрәевларга нинди торак биреләчәге турында Яшел Үзән районы хакимиятеннән белештем. Җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге башлыгы Рәсим ХАҖИЕВ менә ни диде:
— Союз урамында урнашкан әлеге йорт авария хәлендә дип танылган һәм анда яшәү куркыныч санала. Башка фатирдагылар инде күчерелде, Гәрәевлар анда калган бердәнбер гаилә иде. Суд карары буенча, алар фатирдан чыгып китәргә тиеш. Торак мәсьәләсен хәл итү өчен фатир хуҗасына хакимият 3 төрле вариант әйткән: торак наймы, социаль ипотека яки авария хәлендәге торакны сатып алу бәясеннән акчалата түләү. Гәрәевлар өчесеннән дә баш тарткан. Суд карары буенча, аларга вакытлыча яшәп торырга бер бүлмәле ике фатир тәкъдим ителде. Алар шуның берсен сайлады һәм әйберләре шунда күчерелде. Теге 3 вариантның берсен сайлаганчы, бу гаилә шунда яшәячәк.
190 иске йорт
Яшел Үзәндә Фәрит абый кебек ризасызлар шактый. Чөнки 2013 елдан бирле бу шәһәрдә авария хәлендәге иске өйләрне сүтү буенча масштаблы программа эшли. Аның кысаларында 314 йортны сүтәселәр иде. Халык ризасызлык белдерергә тотынгач кына бу санны 190 иттеләр. Һәм аларның барысы да бүген-иртәгә ишелергә торган өйләр түгел! Арада яшәп булырлыклары да шактый. Әмма шәһәр җитәкчелеге иске йортлардан котылырга уйлаган, яңаларын салып, фатир сатмакчылар, күрәсең. Ә искеләреннән куып чыгарылганнарның гомерлек әҗәткә батуы, картлык көнендә ипотека түләргә мәҗбүр булуы берәүне дә кызыксындырмый. Менә шунысы аяныч…
Рәзилә РӘСИМ, Яшел Үзән.