• БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 04.06.2023
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Төрлесеннән

“Авыр чакта да елмая белегез!”

“Авыр чакта да елмая белегез!”

Резеда ВАГЫЙЗОВА — Актаныш районы Теләкәй авылы кызы. Ул “Инстаграм” аша күпләребезгә яхшы таныш. “Мөмкинлегем чикле”, — дип уфтанып утырмый, актив тормыш рәвеше алып бара. Бизнеста кайный. Ә кул эшләнмәләре күз явын алырлык! Девизы — “Ялкауланырга ярамый!” Андыйларны яратмый Резеда.

Резедага 42 яшь. Туган йортында әтисе Васыйл һәм әнисе Гөлзәйнә белән яши. Апасы гаиләсе белән Мөслим районында гомер итә. Алар өч туган булган. Энекәше, кызганыч, ун ел элек үлгән.

— Иң якын терәкләрем — әти-әнием, туганнарым, — ди Резеда. — Энекәшемнең хатыны — киленебез дә үз туганым кебек якын. Ике улы белән авылда торалар, килеп йөриләр. Һәрчак ярдәмләшеп, бер олы гаилә булып яшибез.

Диагнозы турында сүз кузгаткач: “Кыскача әйткәндә, “бәллүр кеше” булам”, — диде Резеда. Камилләшмәгән остеогенез бу. Кул-аяклар еш сыну һәм дөрес ялганмау сәбәпле, сөякләр форманы югалта, гәүдә үсми кала. Резеда инвалид коляскасындә хәрәкәт итә.

— Миңа иң кирәк әйбер — инвалид коляскасы, — ди ул. — Биш елга бер кайта. Ике елга бер мәртәбә тернәкләндерү үзәкләренә барам. Кирәк-яраклар алу буенча кыенлыклар кичергәнем юк. Бездә юл проблемасы гына инде, ул бик начар хәлдә. Әти-әнием исән булганда, Аллага шөкер, мохтаҗлыкта яшәмим. Тормыш авырлыкларын ерып барырга ышанычлы дусларым ярдәм итә.

Резеда кечкенәдән кул эшләнмәләре белән мавыга. Нинди генә уенчыклар бәйләми. Оекбаш, жилетларны әйтеп тә торасы юк. Төрле конкурсларда катнаша.

— Кул эшенә 7 яшьтән тотындым. Бәйләргә әбием өйрәтте. Бабаем агачтан энәләр ясап биргән иде, — ди Резеда. — Уенчыклар, сувенирлар, башмак, жилетлар бәйлим. Сирәк кенә сәйләннәр белән дә мавыгам. Әмма күңелемә бәйләү эше якынрак. Күптән түгел Арчада “Абилимпикс” конкурсында катнаштым. Бу — инвалидлар арасында һөнәри осталык ярышы. Анда ыргак белән бәйләп, II урынны алдым.

Резеда бизнеста да кайный. Бер компания белән хезмәттәшлек итә.

— Бу эшем — өстәмә керем чыганагы. Төркем җыеп эшлим. Интернеттан кешеләр табам. Аларга өстәмә акча эшләү мөмкинлекләрен аңлатам, — ди Резеда. — Нәтиҗәләрем ай саен арта. Эшлим дигән кешегә бөтен мөмкинлекләр бар. Кайберәүләр моны күрми яки күрергә теләми, вакытында тотып ала белми, аңламый. Әллә нинди юк авырлыкларны бар итеп, үзләре кыенлаштыра. Холкым нык булу да әлеге эшемне алып барырга ярдәм итәдер. Кирәк чакта йомшак та, каты да була беләм. Үҗәтлек бар, үземне максатка ирешә торганнардан, дип саныйм.

Башкаларны да Резеда тырыш булырга, сынмаска, бу матур тормыштан ямь табып яшәргә өнди.

— Авыр чакта да елмая белегез! Тырышсаң, барысы да була. Ялкаулыкка урын бирмәгез! — ди ул.

Әңгәмәбезне Резеда шагыйрә Гөлүсә Шаһбанның “Зарланмыйм ла” шигыре белән төгәлләде. Күңел халәтен шушы юллар белән тасвирлап бирде. “Бу шигырь әйтерсең миңа атап язылган”, — диде.

Күзләремә минем яшь килсә дә,
Иреннәрем һәрчак елмайган.
Бардыр инде, була торгандыр ул,
Чарасыздан кайчак елаган.

Беркем белми, күңелемдә ниләр,
Серләремне сатмый күзләрем.
Юк, куркытмый мине кеше сүзе,
Һәрчак әйттем әйтер сүзләрем.

Мин үземә терәү эзләмәдем,
Мин күпләргә үзем әле терәк.
Яшәү рәхәт миңа, чөнки беләм:
Кемнәргәдер әле мин бик кирәк.

 

Лилия ЙОСЫПОВА

Хәбәрләр

Малайлар арасында “Татар азаны” бәйгесе уза. Сайты: azan.tatar

17 илдән 22 мәгариф министры 7-10 июньдә Казанда халыкара форумда катнашачак.

Төркиядә Президент сайлауларының икенче турында хәзерге Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган — 52,13 %, оппозициядән Кемаль Кылычдароглу 47,87 % тавыш җыйган.

1 июньнән Россиядә биометрияле 10 еллык чит ил паспортлары яңадан бирелә башлый.

Татарстанда үзмәшгульләр 260 меңнән арткан.

Казанда XI сыйныфны тәмамлаучы һәр унынчы укучы медальгә дәгъва кыла.

Рубрикалар

  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“Миңа урамда Айгөл дип дәшәләр”
Сәхнә арты

“Миңа урамда Айгөл дип дәшәләр”

by irekmanager irekmanager
11 июня, 2021
“БАЛАЛАРНЫ ХЕЗМӘТ БЕЛӘН ТӘРБИЯЛӘРГӘ ТЫРЫШАБЫЗ”
Тату гаилә

“БАЛАЛАРНЫ ХЕЗМӘТ БЕЛӘН ТӘРБИЯЛӘРГӘ ТЫРЫШАБЫЗ”

by irekmanager irekmanager
29 мая, 2023
11 БАЛАЛЫ КОРМАНАЕВЛАР:  “БӘХЕТ АКЧАДА ТҮГЕЛ, ИҢ ЗУР БАЙЛЫК — ГАИЛӘБЕЗ”
Татар дөньясы

11 БАЛАЛЫ КОРМАНАЕВЛАР: “БӘХЕТ АКЧАДА ТҮГЕЛ, ИҢ ЗУР БАЙЛЫК — ГАИЛӘБЕЗ”

by irekmanager irekmanager
3 мая, 2023
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru