Дини җырлар, мөнәҗәтләр башкаручы Ильяс ХАЛИКОВны Татарстанда гына түгел, Россия төбәкләрендә дә яхшы беләләр. Аңа күпләргә бирелмәгән тыйнаклык, үҗәтлек хас, халыкка әйтәсе сүзен сәхнәдән иҗаты аркылы җиткерә ул. Клиплары уйландырырлык, ә башкарган эшләре сокландырырлык. Ел саен Корбан бәйрәменә сарыклар сатуны оештыра. Килгән халыкны пылау, шулпа белән сыйлый.
“Эчне пошырмый торган җырлар кирәк”
— Ильяс, халык арасында тиз популярлык яуладыгыз. Моның сере бармы? Әллә халык дини җырга сусаганмы?
— Халык күңеленә Аллаһның рәхмәте белән үтеп кергәнмен икән, димәк, бу аларга кирәк булган. Хәзер дини җырлар башкарырга, дини бәйрәмнәр үткәрергә бөтен мөмкинлекләр бар. Безнең халык әхлаклы, тәртипле. Кешелек дөньясын эчне пошырмый, тормышка зыян салмый торган җырлар белән бизәргә кирәк. Чит илләрдә күптән дини эчтәлекле җырлар башкарыла. Нишләп әле бу алымны безгә дә кертмәскә? Радиога берничә җырымны илттем, алар хуплау тапты. Бу инде үсәргә, тырышырга тагын да зуррак канатлар куя!
— Гастрольләргә йөрисезме?
— Узган ел ахырында “Мәдрәсә — белем чишмәсе” дип аталган яңа концерт программасы белән күп шәһәргә бардык. Мондый чараларда җырларны биюләр белән аралаштырып булмый. Шуңа театр алымын үзебезгә өлге итеп алдык һәм үзем җитәкләгән “Мөнбәр” — татар-дини театры буларак оешты. Тамашачыга сюжетлы концерт-спектакль күрсәтәбез. Бу милләттәшләребезгә ошый. Әйтәсе килгән сүзләрне, булган проблемаларны җырга салабыз. Әлеге эшебез, иҗатыбыз гореф-гадәтләребезне саклауда үз өлешен кертсен иде.
— Казанда булачак концертка әзерлек ничек бара?
— Апрель уртасында тамашачыны бай программа белән бергә күңелле сюрпризлар да көтә. Билет сатып алган кешеләр турыдан-туры лотереядә катнашачак. Иң бәхетле тамашачыны гомрә хаҗына юллама көтә. Әгәр концертымнан тамашачыларның берсе генә булса да Аллаһы Тәгалә, пәйгамбәрләребез сүзләре турында уйланып кайтып китә икән, эшебезнең бәрәкәте шунда.
“Мин — хатын-кыз батальоны җитәкчесе”
— Гаиләң белән дә таныштырсаң иде…
— Мин — өч кыз, хатыным белән дүрт кыз әтисе (елмая). Аллага шөкер, мин — хатын-кыз батальоны җитәкчесе. Хәләл җефетем Нурфия — күп шигъри конкурслар җиңүчесе, башкарган барлык җырларымның авторы. Өлкән кызыма — 14, уртанчысына — 11 яшь, кечкенәсе өченче яше белән бара. Казанның 16 нчы гимназиясендә белем алалар, сәнгать мәктәбендә шөгыльләнәләр. Дини дәресләргә йөрергә дә вакыт табалар.
— Туган якларга еш кайтасызмы?
— Тумышым белән Мамадыш районы Уразбахты авылыннан. Анда әнием яши. Кызганыч, әтием 2012 елда бакыйлыкка күчте. Туган якка еш кайтып булмаса да, күңелем белән гел анда. Җай чыкканда авылга ашкынып кайтабыз. Авылдашлар, туганнар белән яшьлек хатирәләрен еш искә төшерәбез.
— Клипларыгыз бик мәгънәле һәм күпләрне уйландырырлык.
— Барлык клиплар да тормыштан алынган. “Әстәгъфирулла”ның сюжетын да уйлап чыгарырга туры килмәде. Кайчагында гади бер хата тормышны үзгәртә дә куя. Шуның аркылы халыкның күзен ачтырасы иде. Хәзерге музыка дөньясында клипларның ниндие генә юк. Алар кешеләргә ялгыш юлга кермәскә ярдәм итсен иде.
“Корбан чалуны оештыру — четерекле мәсьәлә”
— “Ак Барс” хоккей командасы уенчылары белән кайда таныштыгыз?
— Хоккейчылар белән якыннан аралаша башлау рамазан аенда булды. Казанның Ислам динен кабул итүгә меңьеллык мәдрәсәсендә спортчылар ифтар мәҗлесе оештырды. Шул вакытта капкачы Эмиль Гарипов һәм саклаучы Альберт Яруллин белән таныштым. Ул чакта, спорт белән динне хоккей аша күрсәтсәк, бик отышлы алым булыр иде, дигән фикер туды. “Кил син тәүбәгә” клибы — шуның нәтиҗәсе. Хәзер егетләр, кечкенә балалар бозга чыккач, сәҗдә кыла икән. Бу клипның файдасы да шундадыр дип уйлыйм.
— Сез Корбан гаетендә күпләп сарык сатасыз. Бу табышлы кәсепме?
— Без — кечкенәдән терлек асрап үскән авыл кешеләре. Әбием дә, әти-әни дә ел саен корбан чалдыра иде. 2003 елда Казанга сатарга 5 сарык алып килдем. Икенче елга алар 10, 15, 20 булды. Корбан чалу, аны оештыру — бик четерекле мәсьәлә. Лаеш районында, Казан һәм башка шәһәрләрдә дә кирәк кешегә корбанны чалып, эшкәртеп бирәбез. Дөресен әйткәндә, тырышсаң, табышы кала. Шул ук вакытта халыкның да мәнфәгатен кайгыртырга тырышабыз.
Җырчы тормышта үз юлын табуы белән чиксез бәхетле. Беренче чиратта ул Аллаһы Тәгаләгә, әти-әнисенә, туганнарына мең рәхмәтле. Башкалага килгәч югалып калмаска аны туганы — Татарстанның атказанган артисты Резеда Кадыйрова өйрәткән. Концертларына Ильясны ияртеп, иҗатка оеткы салган. Соңрак аның тырышлыгын кая барса да күреп алалар. Казан дәүләт педагогика институтында укыган вакытта ул күп тапкыр “Мизгел” театрында спектакльләрдә катнаша. Остазы Марсель Җаббаров сәхнәдә үзеңне тотарга, тамашачы белән эшләргә өйрәтә. Хәзер алардан алган тәҗрибә теләсә кайсы вакытта югалып калмаска ярдәм итә.
Руслан ХӨСНЕТДИНОВ