Бөер җиткелексезлегеннән интегүчеләр һәм шуның аркасында гемодиализ үзәкләренә бәйле булып яшәүчеләр аз түгел. Гемодиализ — кан чистартуны аңлата. Шушы процедураны даими рәвештә үтүчеләр аның никадәр авыр икәнен үзләре генә белә. “Үлеп бетә язабыз”, — диючеләр бар. Әнә шундый хәлгә төшкәннәр үтенечен истә тотып, Татарстанда бөерне күчереп кую белән шөгыльләнүче табиблар эшчәнлеген яктыртырга булдык. Шундый катлаулы операция — гемодиализдан котылуның бердәнбер юлы.
Бөер чирләренең никадәр киң таралган булуы һәм донор бөерен авыруга күчерү турында Республика клиник хастаханәсенең бөер күчереп кую бүлеге җитәкчесе Алмаз Наил улы ГАЙНУЛЛОВ белән сөйләштек.
“УЗИ гына җитми, анализ тапшырырга кирәк”
— Алмаз Наилевич, бөер чиренең бик мәкерле булуын әйтәләр. Күпләр үзендә тайпылыш барын белмичә яши икән. Бу чыннан да шулаймы?
— Бөер авырулары халыкның 10 %ында бар. Чыннан да, чир билгесез булырга, үзен сиздермәскә мөмкин. Тайпылыш барын кеше чире хроник төс алгач һәм бөер эшчәнлеге җиткелекле булмый башлагач кына белә. Безнең хастаханәне күздә тотсак, гемодиализдагы авыруларның 30 %ы — нефрит, 30 %ы — эндокрин,
30 %ы — кан тамырлары эшчәнлеге белән бәйле тайпылышлардан интегүчеләр.
— Чирне алдан белү өчен ничек тикшеренергә?
— Даими рәвештә анализ тапшырырга кирәк. Күпләр бөер авыруларын УЗИдан карап белеп була дип уйлый. УЗИ әгъзаның формасын, үлчәмен күрсәтә, ә эшчәнлек дәрәҗәсен анализларга карап кына белергә мөмкин.
— Бөер күчереп кую нинди авыруларга билгеләнә?
— Монда яшь буенча чикләү юк. Пациентлар арасында 18 яшьлеге дә, 65 яшьлеге дә бар. Үзәк ачылганнан бирле бу төр операциягә мохтаҗлар язылган исемлек алып барыла һәм хәзер 300 ләп кеше чиратта тора. Исемлеккә әле гемодиализ үтмәгән, әмма бөер эшчәнлеге җиткелекле булмауның хроник формасыннан интегүчеләр дә теркәлә. Чират көтүчеләрнең һәммәсе ике ай саен анализ тапшыра.
— Кемгәдер бу операция туры килмәскә мөмкинме?
— Пациентта яман шеш авыруы табылса, операция ясалмый. Мондый чирнең кайбер төрләреннән соң ремиссия чоры ким дигәндә 5 ел узарга тиеш. Мәсәлән, күптән түгел элек калкансыман бизендә яман шеш булып, ремиссия вакыты 6 елдан арткан бер авыруга яңа бөер куелды. Әлеге операция психик авырулар күзәтелгәндә дә тыела. Чөнки кеше никадәр җитди операциягә ризалык бирүен аңларга тиеш. Аның һәрвакыт табибларга күренеп, даими рәвештә дарулар эчәргә кирәген дә чамалавы мөһим.
“Якын туганы донор була ала”
— Операция ясау карары кабул ителгәч, донор бөере ничек сайлана?
— Һәр пациент һәм донор “типирование” үтә. Аларның генотиплары туры килергә тиеш.
— Чиратның никадәр тиз килеп җитүе дә авыруга туры килгән донор бөере булу-булмауга бәйле, алайса?
— “Кайчан операциягә чакырасыз?” — дип сораучылар күп. Әмма нәкъ бу авыруга яраклы донор әгъзасының кайчан булачагын әйтә алмыйбыз. Донор бөере берьюлы берничә кешегә туры килергә мөмкин, мондый очракта ул озаграк көткән авыруга куела. Бөернең кайчан булачагын әйтү кыен: аена 6 бөер куйган чаклар да була, атнага 6 шундый операция дә ясаган бар.
— Бөерне якын туганнарныкын күчереп куярга ярыймы?
— Безнең бүлектә ике төрле күчереп кую башкарыла: берсе — туганнарныкын, икенчесе — чит кешеләрнекен. Беренче очракта авыруга бер бөерен якын туганы гына бирә ала. Мәсәлән, әтисе, әнисе, бертуганы, ата-анасының бертуганы. Әмма бу донорның сәламәтлегенә куркыныч янамаган очракта гына мөмкин. Донор да бик күп тикшеренүләр үтәргә тиеш. Бу очракта бурычыбыз — донорның гомерен һәм сәламәтлеген саклап калу. Чөнки операциядән соң катлауланулар күзәтелергә мөмкин. Бер бөере ике бөер башкарган функцияне үти алачагына инанганда гына бу эшкә алынабыз. Операция донор тәнендә кечкенә тишем аркылы ясала. Шуңа да донорлар аннан курыкмый. Зур җөй эзе калса, кеше читенсенә башлый, ә монда бу эз хәтта беленмәячәк тә. Хәзерге көндә операцияләрнең 40 %ын туганнардан күчерелгән бөер белән ясыйбыз.
Фото: romaset/AdobeStock
“Спортчылар арасында да бөер алыштыручылар бар”
— Әгъза күчерү эше ничек башкарыла?
— Катлаулы операция 4-5 сәгать дәвамында ясала. Операциядә 4 хирург, анестезиолог, иммунолог, табиб-нефролог һәм шәфкать туташлары катнаша.
— Организм чит әгъзаны кабул итмәскә мөмкинме?
— Әйе, андый очраклар да була. Кайбер кешегә бөерне яңадан күчереп утыртырга туры килә. Операциядән соңгы чор — иң авыры, бу вакытта катлаулануларны булдырмас өчен тырышырга кирәк. Һәрчак табибка күренү — уңышның 70 %ы.
— Бөер яхшы эшләп киткәч, кеше тулы канлы яшәү рәвешенә әйләнеп кайта аламы?
— Алар гомер буе дару эчеп, тикшеренеп торачак. Операциядән соң тернәкләнгәч, физкультура белән шөгыльләнү киңәш ителә. Хәтта профессиональ спортчылар арасында да бөерен алыштырган кешеләр бар. Бөтен дөнья трансплантологиясендә “телефон хокукы” барын да искәртер идем. Башка өлкәләрдә авыруларга хастаханәгә килү мәҗбүри булса, безнең пациентлар тәүлек дәвамында шалтыратып, киңәшләшә ала.
— Катлаулы операциянең бәясен дә әйтсәк иде.
— Россиядә әгъзалар трансплантациясе белән бәйле операцияләр мәҗбүри медицина иминияте полисы программасы кысаларында бушлай башкарыла. Ә гомумән алганда, хастаханәгә бер операция 923 200 сумга төшә. Чагыштыру өчен:
1 авыруга ел дәвамында гемодиализ ясау 1 млн. сум тора.
Рәзилә РӘСИМ
Казанда Республика клиник хастаханәсендә әгъзалар һәм тукымалар күчерү белән шөгыльләнә торган махсус үзәктә 1991 елдан бирле бөерләрне күчерәләр (шундый 400 дән артык операция ясалган). Шушы операциядән соң авыру өчен яңа тормыш башлана. Табиблар әйтүенчә, гемодиализ үтүче барлык кешеләр дә нәкъ шушы операциягә мохтаҗ, чөнки аларның үз бөерләре тиешле функцияне үтәми. Һәм иң аянычы: андыйлар саны арта. 10-15 ел элек дөньяда 1 млн. кешенең 500-600 е диализлы терапия үтсә, хәзер бу күрсәткеч — 1 млн. га 1000 кеше.
Process of gynecological surgery operation using laparoscopic equipment. Group of surgeons in operating room with surgery equipment. Background