• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 03.06.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“Икмәк — 400, сөт ризыклары 350 кибеткә таратыла”

“Икмәк — 400, сөт ризыклары 350 кибеткә таратыла”

Кайбер төбәкләрдә халык “авыл бетә” дигән коткы белән яшәгәндә, Кукмара районы Аш-Буҗи авылы эшмәкәре Фәнис Хәмәтдинов якташларын яңадан-яңа эш урыннары белән тәэмин итә. Колхоз таралган чорда элекке пекарняны арендага алып, көненә 200 ипи пешерүдән башлаган эшмәкәр бизнесын шактый җәелдереп, бүген 115 кешелек эш урыны булдырды. Һәм бу әле чик түгел, киләчәктә ул тагын да артачак.

“7 тоннадан артык ипи пешерәбез”

Фәнис абый белән күрешеп, эшчәнлеге турында сөйләшкәнем булды. Ул чакта аның күрше Адай авылында һәм өйләре янында ипи, пирог пешерү цехлары бар иде. Ә бүген эшмәкәрнең бизнесы шактый җәелгән: Аш-Буҗи авылы янында алагаем ипи, кондитер эшләнмәләре пешерү цехы төзегәннәр, күрше Купка авылында сөт эшкәртү комбинаты гөрләп эшли.

— Элек агроном, профсоюз рәисе булып хезмәт куйдым, ике ел колхоз рәисе вазыйфасын да башкарырга туры килде, — дип, эшмәкәрлеккә ничек килүе турында сүз башлады әңгәмәдәшем. — Зур Сәрдектә пекарня таралып, якын-тирә авылларга ипи җитми башлагач, шушы эшкә тотыну уе килде. 2003 елда тәвәккәлләп, элекке пекарня бинасын арендага алдым, шунда ипи пешерә башладык. Тиздән аренда бәясен арттырдылар да бинаны үз җиремдә төзү турында уйландым. Менә шулай бәләкәй генә эштән башланган иде бу. Хәзер, Аллага шөкер, шактый киңәйдек. 2018 елда өебез янындагы пекарняны ябып, яңа бинага күчердек. Анда бүген 50 дән артык кондитер эшләнмәләре җитештерелә. Ипи цехы әлегә элеккечә Адай авылында (анда 8 төрле икмәк-күмәч пешә). Апрельдә анда эшләүчеләр дә яңа бинага күчәчәк. Ипи пешерү гел Адай авылында булганлыктан, оешманы “Адай икмәге” дип атадык.

Юл буенда урнашкан, калай белән тышланган бик зур камыр ризыклары җитештерү йортының эчен карап чыктым. Бинаның ипи пешереләчәк ягы әлегә буш, анда кирәкле җиһазлар кайтарыла, газ кертелә, кыскасы, эш башлауга әзерлек бара. Ә бер ягында эш гөрли. Анда килеп керүгә хуш ис борынны кытыклый. Җилдәй җитез, оста куллы кызлар торт, пирог, печенье, өчпочмак, эремчекле ватрушка һәм тагын бик күп ризык әзерли.

— Ипи пешерүчеләр дә монда күчкәч, җитештерүчәнлек тагын да үсәчәк, — дип планнары белән бүлеште Фәнис Хәмәтдинов. — Бүген көненә 7 тоннадан артык ипи пешерәбез, монда күченгәч, ул бермә-бер артачак. Шәһәр бәяләре белән чагыштырганда, бездә ипи кыйммәт түгел, 19-20 сумнан сатабыз. Кондитер әйберләре, камыр ризыкларының да бәясе “тешләми”. Сату яхшы бара, продукциябез 400 ләп кибеткә китә. Күрше-тирә районнар гына түгел, Киров өлкәсе, Удмуртиядә дә Адай икмәгенең тәмен беләләр һәм яратып алалар. Хәзер халык күп әйберне кибеттән ала, өйдә гел әзерләп җитешеп булмый бит. Шуңа да пирог, өчпочмак ише ризыклар да бик популяр. Коръән ашларына пирогларга заказ бирүчеләр күп.

“17 тонна сөт җыябыз”

Ипи пешерү, кондитерлык серләрен белеп бетергән әңгәмәдәшемнең күп еллар дәвамында якын-тирә авыллардан сөт җыюы турында аерым әйтергә кирәк. Элек ул сөтне заводка тапшырса, хәзер сөт комбинаты ачып, шунда сөт ризыклары әзерләүне җайга салган. Монысы да авыл халкын бик куандырган. Чөнки сыер тотмаучылар көн саен кибеттән яңа җитештерелгән тәмле каймак, май, эремчек, йогырт, сөт, кефир, катык алып ашый. Әле ул ризыкларның тәмлелеген белсәгез! Зур заводларда җитештерелгәннәре бер читтә торсын!

— Сөт бәяләре гел “уйнап” торгач, тотрыклылык булсын дип башлаган эш бу, — дип сөйләде әңгәмәдәшем.

— Бүген көн дә 17 тонна сөт җыябыз. Шуның 5 тоннасы комбинатта эшкәртелә, калганын суытып, заводларга тапшырабыз. Комбинатка фәкать гаилә фермаларыннан алынган сөт керә. Үзебезнең “молоковоз” барып ала. Әлеге фермерлар белән килешеп, хакын ел әйләнәсе 23 сум дип куйдык. Аларга бәя тотрыклыгы әйбәт, безгә яхшы сыйфатлы сөт керү мөһим. Һәр фермер сөтен башта
2-3 фильтр аша уздыра, бездә исә 3 фильтр тора. Сөт сыйфатлы түгел икән, тәмле ризык әзерләп булмый, шуңа да моңа игътибар зур. Бүген комбинатта 12 төрле ризык җитештерәбез. Аларны үз машиналарыбыз белән Казанга, Арча, Саба, Балтач, Мамадыш, Кукмара районнарына, Киров өлкәсенә таратабыз. Җәмгысы 350 кибет белән эш итәбез. Бәя кыйммәт түгел, мөгаен, бездә республикада иң арзаныдыр. Халык яратып ала, мактыйлар, шунысы күңелне үстерә. Сөт комбинаты ачылуын район башлыгы, хакимият тә хуплады, ярдәм иттеләр, эшләгән кешене күрәләр. Җиһаз алырга хөкүмәттән 1,5 млн. сум грант алдык.
Купка авылында урнашкан комбинатны да карап чыктым. Кондитер цехындагы чисталыкка шаккаткан идем, комбинат та ялт итеп тора. “Менә бу ризыкны, ичмасам, шикләнмичә ашарга була икән”, — дип уйладым. Эшчеләр дә ягымлы, яратып эшләүләре йөзләренә чыккан. Фәнис абыйның кул астында хезмәт куючыларның канәгать булуын күптән ишетеп белә идем. Комбинаттагылар моны тагын бер раслады, хуҗаларының бик ипле булуын, туган көннәрне, бәйрәмнәрне игътибарсыз калдырмавын әйтеп мактадылар. Күренеп тора, коллектив тату, эшчеләрнең кәефе яхшы.

“100 меңләп бройлер чебие үстерәчәкбез”

Шушы кадәр эшне оештырырга күпме вакыт, сәламәтлек, көч кирәк. Әлбәттә, Фәнис Хәмәтдинов оештыру эшләрен берүзе башкармый. Аның булышчылары — ике улы. Фәнүз “Адай икмәге” белән идарә итсә, Илгиз гаиләнең шәхси кибетләре эшен җайга сала.

— Аш-Буҗи авылындагы элекке дуңгыз фермаларын алып, шуларның өчесендә төзекләндерү эшләре башкардык, — диде Фәнис Хәмәтдинов. — Бройлер чебиләре алып үстерергә ниятлибез. Хәләл, яхшы ит булачак, Алла боерса. Барлык фермалар да эшләп китсә, чебиләр саны 100 меңгә җитәргә тиеш. Димәк, авыл кешеләренә яңа эш урыннары булачак. Адайда бушап калачак пекарня бинасын казылык ясау, ыслау цехы итәргә планлаштырабыз. Ит җитештерә башласак, аны казылык итеп, ыслап та сатарга исәп бар.
Менә шулай яңа планнар белән янып яши Хәмәтдиновлар. Иң мөһиме — әлеге эшчәнлектән хуҗалар гына файда алмый, эшчеләр дә канәгать, табыннарына килгән тәмле ризык өчен авыл халкы да рәхмәт укый. Шуңа да эшләре җырлап бара булса кирәк.

Рәзилә РӘСИМ, Кукмара районы.

Хәбәрләр

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Балтач районында һәр яңа туган бала өчен ата-аналар бер тапкыр 25 мең сум акча ала.

Тәтеш районы Татарстанда беренче булып чәчүне төгәлләде.

Мәктәпләрдә җәйге каникуллар 26 майда башлана һәм 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК
Татар дөньясы

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК

by irekmanager irekmanager
27 мая, 2025
«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»
Сәхнә арты

«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»

by irekmanager irekmanager
29 мая, 2025
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru