• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 18.09.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“Лимоннарым балаларым шикелле”

“Лимоннарым балаларым шикелле”

Казанда лимонария барлыгын белә идегезме? Халык телендә “Промбаза” дип йөртелгән якта Каюмовлар гаиләсе 200 төптән артык лимон үстерә. “Өйдә үскәненең тәме дә, төсе дә, исе дә башка. Өстәлебездән лимон төшкәне юк”, — ди Нәзимә апа.

Нәзимә апа тумышы белән Арча районы Иске Ашыт авылыннан. Кечкенә чагында әтисе Мәлик абый: “Мичуринчы булырсың, кызым”, — дия торган булган.

— Әнием бик пөхтә иде. Гөлләр үстерергә яратты. Бала чагымда аннан карап тордым да алмагач төбенә орлыклар чәчтем. Баксаң, ул кыяр орлыгы булып чыккан. Чәчәк урынына алмагачка кыяр үрелеп үсте, — дип көлә Нәзимә апа.

Эшне яратырга, сабыр булырга өйрәткәне өчен ул әти-әнисенә бик рәхмәтле. Лимонны очраклы рәвештә үстерергә тотынган.

— Озак еллар сырхауханәдә эшләдем. Бер хезмәттәшем эшкә көн саен лимон алып килә. “Аны кайдан аласың?” — дип кызыксынгач, “Өйдә үстерәбез”, — дип гаҗәпләндергән иде. “Бер ботак булса да алып кил”, — дип сорагач, өчне бирде, шуның берсе уңышлы үсеп китте, — ди Нәзимә апа.

Иң “карт” агачка бүген 30 ел. Ел әйләнәсе җимеш бирә торган 12 лимон агачы бар. Бер төптән 50-60 лимон алырга була икән. Ә яшь үсентеләре 200 төптән артык. Хәзер борчак кадәрле булган яшел лимоннар көзгә өлгерергә тиеш, ди.

Нәзимә апаның ире Илгизәр абый — һөнәре буенча терапевт. Кулыннан килмәгән эше юк. Лимон үсә торган чүлмәкләрне урамга чыгарып утырту өчен махсус җайланмаларны да үзе ясаган. Җәй көне лимоннар сукмак кырыйларын бизәп утыра. Менә өченче ел Нәзимә апа кыш көне лимоннарын теплицада үстерә. Салкын булмасын өчен аны газ белән җылыталар. “Бик тә лимонария булдырасым килгән иде, хыялым чынга ашты”, — ди әңгәмәдәшем.

Кайбер кеше лимонны орлыктан үстерергә тырыша, тик андый үсенте ныгып китсә дә, җимеш бирми икән.

— Ботакны ялгарга кирәк. Аннары безнең табигый шартлар өчен яраклашкан үсентеләр алу яхшырак. Балалар кибеттән 7 мең сумга башка төрле сорт лимон алып кайткан иде. Кызганыч, үсеп китә алмады, — ди Нәзимә апа.

Лимоннарга кар эретеп сибә, яңгыр суы да файдалы икән. Лимон өчен махсус туфрак, тукландыра торган катнашмалар куллана.

— Ирем миннән көлә. Таяк утыртсаң да үсеп китәр, ди. Күп нәрсә кешенең эшне яратып башкаруына да бәйледер. Лимоннар балаларым шикелле. Алар белән сөйләшәм. Җәй көне җил чыкса, коелмасыннар, сынмасыннар дип борчылам, — ди әңгәмәдәшем.

Лимон үстерү серләренә өйрәнергә теләгәннәргә ул һәрчак ярдәм итәргә әзер. Кирәк кешегә лимон үсентеләре сата, күршеләренә, балаларына, туганнарына бүләк итә.

Каюмовларның тик торганнары юк. Лимон үстерүдән тыш инкубаторда чеби дә чыгаралар.

— Яшь чакта мехлы яңа сапоги алып кайткач, әни: “Йонлы аяклы тавык шикелле йөрисең”, — дип көлгән иде. Шулчакта, йонлы аяклы тавык та буламы икәнни, дип гаҗәпләнгән идем. Бар икән шул. Хәзер үзебездә шундыйлар, тавыкларның 7-8 төрен асрыйбыз, — ди Нәзимә Каюмова.

Эльвира МОЗАФФАРОВА

Хәбәрләр

Казанның кайбер метро станцияләре янында грипптан прививка ясый башладылар.

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның торакка мохтаҗ гаиләләре социаль ипотека буенча фатир ала алачак.

Татарстанда 20 сентябрь Гошер көне дип игълан ителде.

Аксубай районында дүртенче балалары туган гаиләләргә бер тапкыр 50 мең сум биреләчәк, башка балалар өчен — 10 ар мең сум.

Казанда “Бию көрәше”ндә Балтачтан Илнар Закиров җиңде һәм 300 мең сумлык сертификат алды.

14 сентябрьдә, Татарстан Рәисен сайлау көнендә, ике “Sollers ST8” автомобиле һәм 11 смартфон уйнатылачак.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
Танылган җанатар Антон АГАФОНОВ: “ТАБИБЛАР ӘЛЕГӘ ХОККЕЙ КАРАМАСКА КУШТЫ”
Спорт

Танылган җанатар Антон АГАФОНОВ: “ТАБИБЛАР ӘЛЕГӘ ХОККЕЙ КАРАМАСКА КУШТЫ”

by irekmanager irekmanager
12 декабря, 2023
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru