Коръәннең “Әл-Гыймран” сүрәсендә: “Аллаһы Тәгалә гамәлләрне ихлас күңел белән кылучыларны ярата”, — диелә. “Зүмәр” сүрәсендә исә: “Раббың Аллаһка ихластан гыйбадәт кыл”, — дигән аять бар. Ихластан гамәл кылу мактау сүзе ишетүне, матди байлык, файда алуны өмет итмичә, Хак Тәгалә ризалыгы өчен эшләүне аңлата. Ислам дине кануннарын үтәгәндә дә шуны истә тотарга тиешбез. “Казан нуры” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт МӨХЛИСОВ белән шул хакта сөйләштек.
— Бер хәзрәт: “Элек кешеләрне җәннәтле булырсың, дип үгетләсәләр, хәзер дин юлындагы мөселманнарны да ахирәт тормышына ышандыру авыр”, — дип сөйләде. Ни өчен шәригать кануннары буенча яшәүчеләр дингә ахыргача инанмый?
— Дин әһелләре өчен дин фәннән өстен, ул алдан бара. Мәҗлестә берәү: “Мәчет-мәдрәсә түгел, күбрәк уку йортлары, университетлар ачылса иде”, — диде. Мондый сүзне, гадәттә, совет заманында тәрбияләнгән яки матди якны кайгыртып яшәүче кеше сөйли. Алар дин артта калган, наданлыкка этәрә дип уйлый. Юк, ислам дине алдан бара. Хәзер ясалган күп фәнни ачышлар ничә еллар элек яратылган Коръәндә язылган. Иң беренче иңгән сүрә дә “укы” дип башлана. Динебез бишектән ләхеткә кадәр гыйлем тупларга өнди.
Галимнәрдән: “Адәм баласы мәңгегә күзләрен йомгач, ни була?” — дип сорасак, җавапсыз калалар. Динебездә исә бала туганчы, якты дөньяга килгәч, бакыйлыкка күчкәч нинди тормыш була — барысы да тасвирлана. Фән аңлатмаган күп нәрсәне Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрләр аша җибәргән. Адәмнең (г.с.) бер улы икенчесен үтергәч, ничә көн буе кардәшенең гәүдәсен күтәреп йөри, мәрхүмне нишләтергә белми. Аллаһы Тәгалә аңа карга аша хәбәр юллый — җиргә күмәргә кирәклеген белгертә. Шуннан соң ул кардәшен җирли. Бөтен нәрсәне фән белән исбатлау мөмкин түгел. Динебездә яшерен белем дә бар. Мәсәлән, фәрештә, җеннәр дөньясы булуын дәлилли алмыйбыз, әмма аларга ышанабыз. Бу — динебездәге нигезләрнең берсе. Шулай ук кыямәт көненә, дөньяның бетүенә, үлгән кешеләрнең кире кубарылып тәненә керүенә ышану да тиешле.
— Ышанмау иманның камил булмавыннанмы?
— Әйе. Адәм баласы имансыз булырга мөмкин. Әгәр кеше җәннәт белән җәһәннәмгә ышанмый икән, елап дога кылса да, намазларын калдырмаса да, мөселман саналмый. Кайберәүләр: “Кемнең теге дөньядан кайтканы бар”, — дип, ахирәт тормышына җиңел карый. Мондый сүзне хәтта дини кешеләр дә әйтә. Алла сакласын, бу безне хак юлдан тайпылдыра. Мөхәммәд (с.г.в.) гә Аллаһы Тәгалә Мигъраҗ кичәсендә җәннәтне, җәһәннәмне, андагы хәлләрне ап-ачык күрсәтте. Пәйгамбәребез (с.г.в.) кайткач, боларны сәхабәләренә сөйләде.
— Кемгә — җәннәт, ә кемгә — җәһәннәм?
— Җәннәт — 8, җәһәннәм 7 каттан тора. Бу Аллаһы Тәгаләнең гаделлеген күрсәтә, чөнки адәм балалары да төрле. Җәннәтнең бер катка артуы Раббыбызның рәхмәте киң булу турында сөйли, ягъни җәннәт иркенрәк. Анда эләгүчеләр мәңге кала. Җәһәннәм белән дә шулай. Кемдер башта тәмугка кереп газапланыр, Аллаһы Тәгалә гафу иткәч, аңа оҗмах ишекләре ачылыр. Ләкин бу: “Ярар, башта җәһәннәм утында бераз янармын да аннары җәннәтле булырмын”, — дип уйларга сәбәп түгел. Фаный дөньяда иң начар яшәгән кешене бер мизгелгә җәннәткә кертсәң дә, бөтен мәшәкатьләрен, авырлыкларын онытыр икән. Рәхәттә гомер иткән бәндәне, киресенчә, җәһәннәмнән уратып чыгарсак, бер рәхәтлекне дә искә алмас. Җәннәттә дә, җәһәннәмдә дә без уйламаган, башыбызга сыймаган, күз алдына килмәгән әйберләр булачак.
— Җәннәткә хисапсыз эләгү мөмкинме?
— Андыйлар да бар. Болар — изге кешеләр. Һәркемгә исәпләнгән сират күперен кемдер яшен тизлеге белән, кайберәүләр үрмәләп узачак. Тагын шунысы мәгълүм: җәһәннәмнең иң төбендә монафыйклар, ягъни икейөзле кешеләр яначак. Алар сират күперен чыгып, җәннәткә эләктем дигәндә, аска тәгәрәячәк.
— Исламда ихласлык кимеде, динне хәзер мәҗлесләрдә генә күрәбез, дигән сүзләр белән килешәсезме?
— Андый хәл күзәтелә, үзен мөселман дип йөрүчеләр дә күзе күргән, кулы белән тотып караган әйберләргә ышана. Диннең бер өлешен тотып, калганын калдырып булмый. Бу күпләрнең тормыш артыннан кууы белән дә аңлатыла. Башкалар нәрсә әйтер, дигән уй белән дә яши башладык. Фәлән кеше Коръән мәҗлесе уздырган, мин дә үткәрим әле, дип кунак чакыралар. Җомга намазын укып кайт, дип кемнедер өйдән хатыны куып чыгара. Икенче берәү, хәер бирмәсәм, саран дип әйтәчәкләр, ди. Сәдаканы да күрсәтеп бирәләр. Аллаһ ризалыгы өчен гамәл кылу турында әйтмим дә, аны күптән оныттык. Күрсәтү, ягъни рия гөнаһы киң таралды. Хәтта динне тормышта дәрәҗә өчен кулланучылар бар.
— Беркөнне базарда ит сатучы ир прилавка артында намаз укый иде. Ул халык күрсен өчен гыйбадәт кыла дигән уй калды… Бүлмәгә кереп намаз уку мөмкинлеге булганда, кеше күз алдында шулай эшләү килешәме?
— Кайберәүләр дингә шултикле бирелә, якын-тирәдәгеләр турында уйламый, гыйбадәтен вакытында үтәргә омтыла, аның өчен бу гадәти хәлгә әйләнә. Әйе, кемдер диндә тәүге адымын ясый һәм: “Нинди яхшы сатучы икәнемне, дин тотканымны белсеннәр”, — дип гыйбадәтен дә күрсәтеп кыла. Берәүнең дә эчен ярып карый алмыйбыз. Рия — зур гөнаһ. Аны ширекнең бер өлеше дип әйтергә мөмкин. Намазны башкаларга күрсәтү өчен укучыларга, әлбәттә, үкенеч булачак. Хәдисләрдә әйтелгәнчә, кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә Коръән укучыдан: “Дөньяда Минем өчен нәрсә эшләдең?” — дип сораячак. Теге кеше: “Йә, Раббым, Китабыңны укыдым, өйрәндем”, — дигәч, Аллаһы Тәгалә: “Ялганлыйсың. Аны ничек матур укый дип башкалар соклансын өчен укыдың”, — диячәк. Аннары икенче берәүне — хәйриячене китерерләр. Малы турында сорау ала башлагач, ул: “Йә, Раббым, малны Синең юлыңда тоттым, мәчет-мәдрәсә салдырдым”, — дип җавап кайтарыр. Раббыбыз: “Аны үзеңне мактасыннар өчен эшләдең”, — дияр. Өченче кешене — Аллаһ юлында көрәшкән затны чакырырлар. Ул да Раббыбыздан: “Минем юлда үзеңне батыр итеп күрсәтү өчен сугыштың”, — дигән җавап ишетер. Аны да калганнар белән бергә җәһәннәмгә озатырлар. Игелекле гамәл кылабыз икән, мактану, шапырыну, масаю максат булырга тиеш түгел. Ул чагында ахирәткә савап калмый. Җәһәннәм белән җәннәткә ышанган һәркем ни эшләсә дә, иң элек, бу мине оҗмахлы итәрме, әллә тәмугка алып барырмы, дип уйлый. Җәннәткә гамәл белән түгел, Аллаһның рәхмәте белән керәбез. Аның рәхмәтенә ирешү мөһим.
— Бабам мулла булган, җиде буын оныклары өчен дога кылган, дип үзен иманлыга санаучылар артты. Бабайның догасы гына безне саклыймы?
— “Бабаем ашаган” дип авызга ризык алмыйча утырмыйбыз, карын ачканда тукланабыз бит. Аллаһы Тәгалә каршында һәммәбез аерым җаваплы. Бабабыз мулла, әбиебез абыстай булган икән, мактанып йөрергә түгел, ә үрнәк күрсәтергә бурычлыбыз.
— Мәчетләрдә татарлар нигә аз?
— Әнә шул бабай мулла, әби абыстай булган диючеләрне мәчеткә чакырсаң, акланырга керешәләр: “Анда Урта Азия кешеләре кереп тулган”, — диләр. Кайберләре: “Мәчеттә элекке коммунистлар гына бит” яки “Байлар үз гөнаһын юарга барсын, намусым чиста”, — диләр. Ягъни безнең халыкка үзен изге итеп күрсәтү хас. Динне дә үзләренчә тотучылар арта. Бу, гадәттә, сабый тугач, мулла чакыртып исем кушу, ул киткәч, тәпи юуга кайтып кала. Бала үсеп буй җиткәч, тагын мулла дәшеп никах укыталар, кичен җыелышалар, өстәл өстенә шайтан суы менеп утыра. Берәрсе үлсә, янә мулла чакырталар, өчесен, җидесен үткәрәләр. Кайберәүләр елга ике мәртәбә мәчеткә гаеткә бара. Тик ислам моның белән генә чикләнми. Чын мөселман иртән йокыдан уянып күзен ачкан мизгелдән кич йоклаганчы диндә булырга тиеш.
Зәлия САБИРОВА