• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 31.05.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Спорт

“Көрәш — минем өчен чир ул”

“Көрәш — минем өчен чир ул”

Билбау көрәше буенча дөнья чемпионы исемен яулаган Гөлия Мөбарәкшина Мамадышта яши. Күптән түгел Казанда үткән дөньякүләм ярышта иң көчле көндәшне җиңеп, барысын да шаккатырган иде. Көчле, батыр Гөлия шул ук вакытта назлы, ягымлы әни, гүзәл хатын-кыз, уңган хуҗабикә дә булып чыкты.

— Гөлия, хатын-кыз өчен билбау көрәше ятрак спорт төре кебек. Күптәннән шөгыльләнәсеңме?

— IX сыйныфта укыганда сыйныфташ малайлар көрәш түгәрәгенә йөри иде. Мине дә үзләре белән чакырдылар. Ул вакытта рәсем ясау белән шөгыльләнә идем. Тик бер урында утырып тору ялыктырды булса кирәк, сәнгать мәктәбендә берничә ел укыганнан соң, көрәш түгәрәгенә күчтем. Әниемнең абыйсы да ирекле көрәшче булган. Фотоларын күреп, гел соклана идем.

— Көрәш сиңа җиңел бирелгән бугай. 16 яшеңдә шөгыльләнә башласаң да, уңышларың күп. 30 яшеңдә дөнья чемпионы булу — үзе зур уңыш. Көрәш синең өчен нәрсә ул?

— Көрәш — минем өчен бер чир ул. Югыйсә, имгәнүләр алып, аягыма ике тапкыр операция ясаттым. Тернәкләнгәннән соң шактый вакыт көрәшергә ярамады. Ләкин барыбер кан тарта. Көрәштән туктаган вакытта келәмдә берничә күнегү ясасам да, рәхәт булып китә. Бу — күңел сорый торган шөгыль.

— Көрәш вакытында үзенчәлекле кызыл билбавыңа игътибар иттем.

— Ул талисманым кебек. Аны беренче тренерым Владимир Бабушкин биргән иде. 14 ел инде шул билбауны үзем белән йөртәм. Таушалып бетте, урыны белән ертыла да башлады. Тегәм, яңартам да кабат бәйлим.

— Хәзер тренерың кем? Атнага ничә тапкыр көрәш белән шөгыльләнәсең?

— Остазым — тренер Хәлим Гыйльманов. Ярышлар алдыннан ныклап әзерләнәм: иртән йөгерәм, аннары тренировкалар башлана. Ә болай спорт белән даими шөгыльләнмим дисәм дә була. Дөрес, өйдә физик күнегүләр ясыйм. 16 килолы “герем” — 2 яшь тә 7 айлык улым Ильдан бар. Аны күтәреп йөрим.

— Ирең көрәшкәнеңә каршы түгелме соң?

— Ирем Эльмир — үзе дә көрәшкән кеше. Өйләнешкәч тә, башта бала алып кайт, аннары көрәшерсең, диде. Декрет ялыннан соң тагын келәмгә кайттым.

— Ике спортчы бер өйдә үзара көрәшәсезме?

— Авырлыкларыбыз туры килми шул. Ул 106 кг.

— Ә син күпме? Диета тотасыңмы?

— Авырлыгым 66 кг. Диета тотмыйм. Ярышлар алдыннан гына туклануны үзгәртәм. Мәсәлән, камыр ризыкларын чиклим. Үз авырлыгымны сакларга тырышам.

— Балаларыгызның көрәшүен теләр идеңме?

— Малайларга көрәшә белү үзен яклар өчен булса да кирәк дип саныйм. Әниең көрәшкән, шуңа син дә тиеш, дип кенә баланы мәҗбүри бу спортка җибәрү ягында түгелмен. Аның өчен теләк кирәк.

— Көрәштә синең өчен иң кыены нәрсә?

— Көрәштә иң көчле көндәш ул — үзем. Ялкаулык кешегә тиз кереп урнаша. Көрәштә уңышка ирешер өчен үз-үзеңә ышану кирәк. Күңелең белән әзер булмасаң, иң көчсез көндәшең алдында да җиңелергә мөмкинсең. Беренче чиратта, әлбәттә, Аллаһы Тәгаләгә тапшырам. Дога кылам, аннан көч сорыйм.

— Дөнья чемпионы исемен алу тормышыңны үзгәрттеме?

— Барысы да элеккечә. Спорт мәктәбендә кадрлар бүлегендә эшлим. Улыбызны тәрбиялим. Чемпионатта җиңеп, алдыма куйган максатка ирештем. Бу эштә зур тырышлык куйган тренерларыма, көч биреп торган танышларыма, якыннарыма зур рәхмәт.

— Киләчәктә көрәш белән шөгыльләнергә җыенасыңмы?

— Тагын бер ел көрәшергә кирәктер. Яшь барган саен көч кими, кызу канлылык сүрелә. Өйдә дә эш җитәрлек. Беренче чиратта мин — гаилә учагын саклаучы, балам өчен кадерле әни.

Эльвира МОЗАФФАРОВА.

 

Хәбәрләр

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Балтач районында һәр яңа туган бала өчен ата-аналар бер тапкыр 25 мең сум акча ала.

Тәтеш районы Татарстанда беренче булып чәчүне төгәлләде.

Мәктәпләрдә җәйге каникуллар 26 майда башлана һәм 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК
Татар дөньясы

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК

by irekmanager irekmanager
27 мая, 2025
«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»
Сәхнә арты

«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»

by irekmanager irekmanager
29 мая, 2025
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“ХАТЫНЫМ КАРТАЕРГА ИРЕК БИРМИ”
Сәхнә арты

“ХАТЫНЫМ КАРТАЕРГА ИРЕК БИРМИ”

by irekmanager irekmanager
26 мая, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru