Бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә уйлап табылган социаль ипотека программасы отышлы: торак өчен ай саен өлешләп түләргә була. Процент ставкасы да башка кредитларныкына караганда азрак. Әмма соңгы арада шушы программа буенча салынган йортларның сыйфатыннан зарланучылар күп. “Төзелеш материалларын экономияләгәннәр, дөрес төземәгәннәр”, — диләр. Бүген сүзебез әнә шундый әштер-өштер салынган йортлар хакында булыр. Баш бәласенә әйләнгән яңа тораклары турында ике яшь гаилә сөйләде.
“Өй астындагы су идәнгә тияргә тора”
Балтач районы Балтач бистәсенең Кол Шәриф урамындагы 32 нче йортта яшәүче Закировлар берничә ел элек сөенә-сөенә яңа өйгә күченгән. Элек баракта торган гаилә өчен бу бәхет кошы тотуга тиң булган. 15 ел ипотека түләргә кирәклегенә дә аптырамаганнар, “Исән булсак, бетәр”, — дигәннәр. Әмма сөенечләре генә озакка бармаган, яши торгач, хуҗалар өйнең дөрес салынмавына төшенгән. Һәр яз йорт тирәсен, ишегалдын су баскан. Ә быел исә Закировлар гаиләсе инде бер атна йортларына кайта алмый: ишегалдында көймәгә утырып йөзәрлек, ә өй астындагы су идәнгә тиям-тиям дип тора.
— Ике фатирлы әлеге өйгә моннан дүрт ел элек күчендек, — дип сөйләде гаилә башлыгы Фәргать Закиров. — Без яшәгән баракны сүтәбез диделәр дә, тузган торак программасы буенча шушы йортка күченергә тәкъдим иттеләр. Сөенеп ризалаштык. Әмма монда яши башлагач, аның дөрес төзелмәвенә инандык. Аеруча язын интектек, ишегалдын су басты, идән астына да керде. Ванна бүлмәсендәге плиткалар куба башлады, идәне бераз иңде. Күршеләрнең (йорт икегә бүленгән) исә стенасы ярылды.
Өйне җир кишәрлегенең уртасына, иңкү урынга салганнар, бөтен бәла шунда. Югыйсә бу урамда башка йортлар юл буенда ук тора. Беренче елларны әле су аз кергән икән, быел исә әкәмәт булды. Күршедә өйләр салынып, алар җирләрен күтәрткәч, су ишегалдыбызга җыела башлады. Хәзер йортка эләгү өчен балыкчы итеге кирәк, башкача булмый. Күршеләребез ишегалдына поддоннар тезеп керә. Әти-әни Балтачта яшәгәч, без анда тора алабыз, ә күршеләрнең барыр җире юк. Алар 6 кеше яши.
Әңгәмәдәшем әйтүенчә, өйне планлаштырмыйча төзегәннәр. Эш башланганчы җир тигезләнмәгән, план сызылмаган. Төзүчеләр чокырлы җиргә йорт салырга ярамавын, салган очракта да аның фундаментын биегрәк итеп ясыйсын чамаламаган, күрәсең.
— Идән астын ачсаң, су идәнгә тияргә 3 сантиметр гына калган, — ди Фәргать. — Ничек итеп шундый өйдә яшәп була? Бөтен тәрәзәләр парланган, обойлар куба, күгәрек тә барлыкка килә башлады. Тәрәзәләр ике генә пыялалы, бик начар сыйфатлы. Урамдагы тавыш әйбәт ишетелә. Стенасын тыштан кирпечтән өйгәннәр, эчке якта — керамзит блок. Андый блок җил үткәрә. Тәрәзә кырыендагы калайларын кубарып алып, күбек тутырырга туры килде хәтта. Өй бик салкын иде, радиаторлар өстәп, чак җылыттык. Түшәмендәге пычкы чүбе катламы да юка иде, җылылык шуннан да чыгып барды. Хәзер иң куркынычы — күгәрек. Андый өйдә яшәү куркыныч. Ярый да олы кеше түзәр, әле 3 балабыз бар бит, алар авырырга мөмкин.
Яз саен су басудан зарлангач, авыл җирлеге башлыгы 3-4 “КамАЗ” туфрак китертте, шуны җәеп, мәсьәләне хәл итеп булмасмы дигән идек. Әмма өйне бит күтәреп куеп булмый. Су бакча башына җыелмасмы икән дип, шунда котлованнар да казыдык, ул да булышмады. Бакчаның бакча диярлеге калмады. Узган ел күршеләрнекен шулай экскаватор белән ермачлаганнар иде, җәй буе чак тигезләп бетерделәр, бәрәңге дә утырта алмадылар. Быел теплицабыз — су эчендә, этне бәйләргә урын булмагач, әниләргә алып киттек. Идән астындагы су әле кайчан кибеп бетә, белмим. Бу өйдә хәзер дымлылык кирәгеннән артык булачак. Су торгач, нигезе утырып, стеналары да ярыла башлаячак. Ул бит ай ярым эчендә төзелгән йорт!
Закировлар бүген нәрсә эшләргә белми. Сөйләшә торгач, шул да ачыкланды: гаилә ипотекасын да түләми икән. Бер алар гына түгел, Закировлар кебек социаль ипотекага яңа салынган шундый ук йортлар алган башка гаиләләрнең дә күбесе банк алдындагы бурычын үтәми. “Ник түләмисез?” — дип сорагач, Фәргать: “Өйнең документларын бирмәделәр, монда пропискада гына торабыз. Түләрсең-түләрсең дә, аннары куып чыгарырлар”, — диде…
“Суны ерабыз, ишегалдына балчык салабыз”
Закировларның авыр хәлдә калуы турында Балтач бистәсе җирлеге белән сөйләштем. Анда әйтүләренчә, Закировлар яшәгән йортны су баскач, алар кулларыннан килгәннең барын да эшләгән: “ХЭС” оешмасын чакыртып, тракторлар белән чокыр казытылган. Узган ел җирлек ярдәме белән өй астындагы су да суыртылган.
Балтач районы башкарма комитетының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хужалык бүлеге башлыгы Илфат СӘГЪДИЕВ та Закировларны борчыган мәсьәләләр белән таныш булып чыкты.
— 14 мартта Закировлар яшәгән йортны барып карадык, — диде җитәкче. — Чыннан да, хәл мөшкел. Техника китертеп, суны ерып җибәрергә уйлыйбыз. Өйнең су эчендә калуы күрше йортларның балчык ташып җирләрен күтәртүе белән бәйле. Башкалар өстә булгач, су боларга төшә. Өй тирәли балчык салырга кирәк, бәлки, шуннан соң хәл үзгәрер. Быел җәйгә шушы эшне башкарырга планлаштырабыз.
— Әлеге йортны кайсы оешма төзеде?
— “Юмарт” дигән оешма. Ул урамда шундый 50 ләп өй бар. Бүген бу оешма эшләми. Закировлар авария хәлендәге йорттан күченделәр, тузган тораклары өчен хөкүмәт компенсация биреп, аны социаль ипотекага беренчел кертем итеп кулландылар.
— Төзегән оешма булмагач, алар җитешсезлекләр буенча таләпләрне кемгә белдерә ала? Әле йорт гарантиядәдер бит?
— Дәгъвалар булса, Торак фондына мөрәҗәгать итәргә мөмкин, бөтенесен алар хәл итә. Чөнки йорт Фонд аша төзелде.
— Гаиләләрнең күбесе ипотека өчен түләми икән. Бу хакта сөйләшкәнегез бармы?
— Дәүләт торак фонды түләмәгән гаиләләргә таләп кәгазьләре дә җибәрде дип беләм. Бу кешеләр банк һәм Торак фонды алдындагы бурычын үтәми булып чыга. Өй алар исеменә ипотека түләнеп беткәннән соң гына күчәчәк, без дә, Торак фонды да моны яхшылап аңлаттык.
“Фатирда — үтәли җил”
Шәһәрдә төзелгән социаль ипотека торакларының да сыйфаты ташка үлчим. Мәсәлән, Казандагы “Салават күпере” торак комплексында яшәүчеләр фатирларның бик салкын булуыннан зарлана. Берничә кварталдагы йортларның һәммәсендә шундый проблема икән. “Салават күпере”ндәге хәлләр турында Тансык урамындагы 7 нче йортта яшәүче Рифат АБДУЛЛИН (хатыны белән ике бала үстерәләр) сөйләде.
— 3 бүлмәле фатирны социаль ипотекага алдык, — диде ул. — Өй тапшырылу белән монда күченмәдек, чөнки кызыбыз IX сыйныфны тәмамлый иде. “Салават күпере”нә күченмәсәк тә, мондагы хәлләр турында башкалардан ишеттек. “Салкын, ишекләр ватык, плинтус һәм обойлар куба”, — дип зарландылар. Уку елы тәмамлангач, без дә күчендек һәм үзебез дә шул зарланучылар хәлендә калдык. Аз гына җилле көнне дә өйдә бик салкын. Бервакыт давыл булды, үзебезне урамда яшәгән кебек хис иттек. Җил стеналардан үтәли йөри кебек. Җылыту системасы бүлмәдәге температурага карап эшли. Һава салкын булгач, ул катырак эшли башлый һәм түләү арта. Безгә җылылык өчен түләү күп килә, акчаны җилгә очыру кебек инде. Бу әле бер бәла генә, бер ай элек йокы бүлмәсендә стена ярыла башлады, обой ертылды. Моңа өй проекты дөрес эшләнмәү сәбәпче дип саныйм. Һәм, мөгаен, төзелеш материалларын да экономияләгәннәрдер. Мәсәлән, измәгә цемент аз салынган. Газоблокларны җилем белән ябыштырасы урынга гади цементлы-комлы измә салганнар. Стеналар өелгәч, тышкы яктан башта дымлылыктан саклый торган пленка, ике рәт җылыткыч, аннары җилдән саклый торган пленка куярга һәм тышланырга тиеш. Безнең стеналарда пленкаларның берсе дә юк, ә җылыткыч йә бер рәт, йә ул бөтенләй куелмаган. Йортта яшәүчеләр фасадны сүтеп караган. Шушылар хакында Дәүләт торак фондына да, Президент администрациясенә дә, Министрлар кабинетына да хатлар яздык. “Сезнең мәсьәлә белән Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе шөгыльләнә”, — дигән җавап килде, әмма әлегә Идарәдән хәбәр юк.
Йортыбызны “ПСО “Казань” ширкәте төзегән. Әмма хәзер алар инде эшләми. Җаваплылыкны ниндидер башка бер компания үз өстенә алып, килешү төзеп, җитешсезлекләрне төзәтергә тиеш. Чөнки өй 5 ел гарантиядә тора. Әмма бүген җитешсезлекләрне төзәтергә теләүче күренми. Язабыз, зарланабыз, көрәшәбез… “Салават күпере” яшь гаиләләр өчен бик уңайлы комплекс булачак дип ышандырдылар. Сүз дә юк, монда матур, юллар әйбәт, кибет тә салынды. Әмма йортның әштер-өштер төзелүе ачуны китерә. Безгә бит бу фатирларны бушка бирмәделәр,
21 елга ипотека рәсмиләштердек. “Пенсиягә кадәр түлисе була”, — дип көләм инде. Бер бүлмәдә тарттырылган түшәм тишелгән, күршеләрнең ишекләре яньчелгән, кемнеңдер тәрәзә пыялалары ярылган. 18 катлы йортның кайсы фатирына керсәң дә, зарланачаклар. Күрше кварталлардагы йортларда да шундый ук хәл. Халык тавыш чыгарып, бу хакта җәмәгатьчелеккә беленгәч, хәзер салына торган йортларны яхшырак сыйфатлы итеп төзи башлаганнар дип беләм. Ә безгә шушы җил уйнап торган фатирларда яшәргә туры киләчәк.
“Газобетонның утыруы сәбәпче”
“Салават күпере”ндә социаль ипотека буенча фатир алучылар интернет челтәрендә үз бәлаләре турында туктаусыз яза. 3 бүлмәле фатирга җылылык өчен 10 ар мең сумлык счет алган кешеләр дә бар икән. “Үз акчабызга урам җылытабыз”, — дип язалар. Фатирларда башка җитешсезлекләр дә күп икән.
ТР Дәүләт торак фондының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, “Салават күпере” торак комплексындагы өйләрдә кешеләр яши башлаганнан бирле төзелеш кимчелекләре турында Фондка гаризалар белән мөрәҗәгать итүчеләр саны 3700 гә якынлаша. Шактый фатирда җитешсезлекләр юк ителгән инде. Фонд белдерүенчә, кимчелекләр өчен йортны төзегән подрядчы һәм техник заказ бирүче җаваплы. Әгәр оешма банкротка чыккан яки ликвидацияләнгән икән, Фонд эшләрне башкару өчен башка компанияне яллый.
ТР Дәүләт торак фонды “Салават күпере”ндәге шушы йортлар тәҗрибәсеннән чыгып, яңаларын башкача төзеттерә икән. Фатирларда салкын булуга газобетон гаепле, ди. Ул утырган һәм өйдә салкын булуга шул сәбәпче икән. Яңа йортлар төзелешендә хәзер бу материалны кулланмыйлар икән, силикат кирпеч салалар. Әмма моңа карап кына элек фатир алганнарның хәле үзгәрми. “Җил чыкмаса ярар иде”, — дип коты очып торган, 20 шәр еллык ипотекасы булган гаиләләр кызганыч. Ул йортларда яшәүчеләрне салкын гына түгел, тавыш изоляциясе дә булмау борчый әле. Күршеңнең төчкергәнен дә ишетү эшмени инде?! Менә шушы “әйдә, ярар”га төзелгән йортларда нинди эшләр башкарылыр — моны күзәтеп барырбыз. Яхшы якка үзгәрешләр булсын дигән теләктә калабыз.
Рәзилә РӘСИМ.