“Балаларны телевизор каратып түгел, эшләтеп үстердек”, — дияргә ярата әни. Үзе беркайчан да тырыш, алтын куллы малайлары белән мактанмый. Ә уллары Аллага шөкер! Ирем тимер эшенә маһир булса, каенишем Раил ГАРИФУЛЛИН — баскыч ясау остасы. Алай гына да түгел, өендәге һәр җиһаз (карават, ишек-тәрәзә һәм хәтта сәгать корпусы да) аның кулы белән эшләнгән.
Ул яшьтән үк әтинең остаханәсендә кайнашырга хирыс иде: гөлләр өчен аслык, урындык, өстәл-эскәмия, кухняга шкаф ясады. Саба районы Сабабаш авылында төпләнеп яши башлагач (килендәшем Айгөл белән ике кыз үстерәләр), тәрәзә йөзлекләре эшләргә тотына ул.
— Әле ул чакта калайдан йөзлек кую яңалык иде, таныш-белеш ясавымны сорый башлады, — дип искә ала Раил.
Бу әле һөнәре буенча юрист булып эшләгән вакыты. Тора-бара хезмәттәше — Сабабаш егете Марс Сабирҗанов белән шушы эшкә керешәләр. Беренче заказны әзерләү өчен ярты ел вакыт кирәк була. Чөнки бөтен бизәк кулдан кисеп эшләнә. Аннары инде мәшгульлек үзәгеннән яңа эш башлау өчен бирелгән акчага станок сатып алалар, ә калай бөгә торганын үзләре ясыйлар. Мәктәп елларында рәсем түгәрәгенә йөрүнең дә файдасы тия — йөзлеккә дигән бизәкнең формасын кәгазьгә үзе сыза. Соңрак бизәкләрне лазер белән дә кистереп эшли башлый.
“Мастера лестниц” тамгасы белән баскыч ясый башлаулары бөтенләй уйламаганда була. Бервакыт: “Белдерү буенча шалтырата идек, баскычлар эшлисез икән”, — диләр. “Әйе”, — дип җавап бирә Раил, мондый уй әле башына килмәгән булса да. Тәвәккәлләү өчен, Балтачка барып, баскыч ясаучы егетләрне күреп кайту җитә. Башта баскычларны — агачтан, соңрак каркасын тимердән эшлиләр. Тәҗрибә туплап, буяу эше өчен махсус җиһазлар булдыралар. Бүген остаханәләрендә егермеләп станок бар. Заманча, зәвыклы итеп ясалган баскыч — ике катлы өйнең күрке ул.
— Кешеләр бер-берсеннән күреп мөрәҗәгать итә. Шунысы кызык: ир-атны — бәя, хатын-кызны бизәлеше кызыксындыра, — ди Раил.
Агачларның бездә үскәннәре йомшак, шуңа Себердән кайтартылганнарын файдаланалар икән. Баскычларны, хуҗаның теләген исәпкә алып, төрле формада, төрле материалдан (бетоннан һәм хәтта пыяладан да!) эшлиләр. Һәр басмага ут көйләргә дә, баскыч астына тартмалар белән уңайлы итеп шкаф куярга да була. Басмаларны күбесенчә ылыслы агачлардан, каен, имән, карагай, корычагачтан (ясень) төрле буяулар, махсус майлар (алары экологик яктан чиста санала) кулланып эшлиләр.
Раил белән Марсның киләчәктә компьютерлаштырылган станок сатып алып, кыйммәтле йорт җиһазлары ясау теләге дә бар. Менә шулай үз көннәрен үзләре күрә торган, булдыклы һәм мактауга лаек егетләр алар.
Рәмзия ГАРИФУЛЛИНА.
МОНЫ БЕЛҮ КЫЗЫК
– Баскыч ясауга өйдәге төзелеш эшләре беткәч (идән җәелеп, стена буялгач) тотынырга кирәк.
– Аңа урынны аз калдырырга ярамый, чөнки баскыч текә килеп чыгачак.
– Басмаларның үлчәмен дөрес исәпләргә кирәк. Алар бик киң, йә бик тар булмаска тиеш.
– Баскычның тоткалары төп дизайн өлеше санала. Шуңа күрә баскычның биеклеге 90 см дан да ким булмасын.