Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры Ренат Әюпов белән еракта — Карелия башкаласы Петрозаводскида таныштык. Анда өч көн рәттән Татарстан мәдәнияте көннәре узды.
— Максатыбыз — иң ерак шәһәрләрнең берсендәге милләттәшләребезне татар театры белән таныштыру иде. Карелиядә дә татар телен онытмаганнар. Ана телебездә аралаштык. Шунысы куанычлы булды, — диде ул.
— Ренат абый, ярты гомерегезне шушы театрга багышлагансыз. Һаман бер эш туйдырмыймы?
— Аллага шөкер, хәзер үз бинабыз бар. Аңа кадәр чегәннәр шикелле төрле җирдә уйнарга туры килде. Островский урамында кечкенә бүлмә, репетиция залы бар иде. Мәрхүм Фәрит Хәбибуллин ул театрны булдыру өчен күп тир түккән. Соңрак бу эшне мин дәвам иттем. Гладилов урамындагы Алафузовлар йортын бирделәр. Ул авария хәлендә иде. Театр сөючеләр шәһәрнең икенче башыннан килә, спектакль беткәч, кайтып җитә алмый интегә. Шул вакытта яраткан тамашачыларыбызны югалта башладык. Ул чорда күпсанлы әсәрләр куелды. Чегән тормышы шуннан соң “Әкият” курчак театрының беренче катындагы концерт залында дәвам итте. Зал театр өчен бөтенләй туры килми иде. Сәхнә киемнәрен эләргә урын юк, акустика начар. Утлар да концертлар өчен көйләнгән. Ул чорда үзенчәлекле әсәрләр куеп, тамашачыларны саклап калдык. Параллель рәвештә Камал театрының Кече залында айга 1-2 тапкыр профессиональ әсәрләр сәхнәләштердек. Шуңа да бу театрга чиксез рәхмәтлемен. Ул чорда гастрольләргә дә еш йөрдек. Шуңа да бу эш һич ялыктырмый.
— Сез Питрәч районының иң зур авылларының берсе — Шәледән. Яңа көч туплар өчен анда еш кайтасызмы?
— Мин — чып-чын авыл егете. Үз нигезебездә 85 яшьлек әнием Зәйтүнә энем гаиләсе белән яши. Айга 2-3 тапкыр кайтмасам, күңелем тыныч түгел. Анда рәхәтләнеп ял итеп, яңа идеяләр белән киләм.
— Шәле авылыннан күренекле язучылар, артистлар чыккан, алар белән элемтәдә торасызмы?
— Камил Кәримов, Ренат Шәмсетдинов, Шамил Садыйков, Равил Гайнетдин белән даими аралашабыз. Якташлар очрашулары уздырабыз.
— Авылга кайткач, күпләр яраткан шөгыленә чума. Зур шәхесләрнең балык тотканын да, гөмбә җыйганын да беләбез.
— Мин сандыкчыклар җыярга яратам. Алар коллекциямдә меңгә якын. Шырпы кабыннан алып чып-чын сандыкларга кадәр бар. 5 меңгә җиткәч, сандыкчыкларны тамашачыга тәкъдим итәчәкмен. Аны театраль шоу форматында үткәрергә ниятлим.
— Хәзер Татарстанның мәдәният министрлыгында да, сез эшли торган театрда да җитәкче вазыйфасын хатын-кызлар башкара. Алар белән эшләү җиңелме?
— Матриархат заманы яңадан кайта. Ягъни сәясәткә һәм җаваплы урыннарга хатын-кызлар килә. Моны шатлыклы күренеш дип уйлыйм. Чөнки хатын-кыз иң беренче чиратта — ана. Шуңа да ул эмоциягә дә бай, тормышны үзенчә анализлый белә. Гүзәл затлар булган әйберне ничек тә таркатмаска тырыша. Киресенчә, алар мәдәниятне, сәнгатьне һәрьяктан саклый. Иҗат итәргә зур мәйдан бирәләр. Киләчәктә Россиядә хатын-кыз да президент була ала дип саныйм.
— Сезнең гаиләне тамашачы якыннан белми. Гаиләгез белән таныштырсагыз иде.
— Хатыным Гөлшат Актаныш районы Иске Байсар авылыннан. Аның белән Чаллыда эшләгән чорда таныштык. Ул мине ягымлы һәм чибәр булуы белән җәлеп итте. 12 ел элек өйләнештек, улыбыз Нурлан III сыйныфта белем ала. Аны озак көттек. Шуңа да исемне уйлап куштык. Ул рәсем сәнгате белән кызыксына. Пластилиннан төрле сыннар ясарга ярата. Киләчәктә, бәлки, скульптор, дизайнер булыр.
— Хатыныгызны театрда уйнатыр идегезме?
— Юк! Дөрес, театр сәнгате аның өчен һәрвакыт бик якын. Ләкин зур бәхетем: ул артист түгел. Артист хатының белән бер бинада эшләсәң, бөтен игътибарыңны аңа бирергә тиеш буласың. Хатыным Гөлшат Татарстан милли китапханәсендә эшли.
Татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә дистәләгән әсәр куелды. Ләкин арада эшләнмичә, үкенечкә калганнары да бар. Курсташым Әмир Камалиев белән “Отелло” трагедиясен сәхнәләштерергә теләгән идек. Әмирне Отелло ролендә күрдем. Тик барып чыкмады…
Ренат абыйның режиссер буларак күп әсәре алга таба да сәхнәдә даими куелыр дип ышанасы килә. Моңа кадәр дә шулай булды, хәзер дә. Югыйсә тамашачы аңа кадәр чегән тормышы кебек йөргән театр коллективын зурлап, бүген дә күпләп килмәс иде.
Руслан ХӨСНЕТДИНОВ.