• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 13.12.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Бакчачы почмагы

«Тәрәзә төбендә — кыяр»

«Тәрәзә төбендә — кыяр»

Газетабызның актив укучысы — Яшел Үзән районының Норлат авылында яшәүче Розалия апа Ибраһимова тәрәзә төбендә кыяр үстерә башлаган. “Кызык өчен генә утырттым, үсеп китәрләр дип ышанмадым да, хәзер көн саен иртән чәй эчкәндә аларны күреп сөенәм. Кыярлары ашарлык булып өлгереп килә”, — ди Розалия апа. Март башында кибеттән сатып алган “Живая земля” туфрагына “Кураж” дигән сортлы кыяр орлыгы чәчкән. Яшелчә тиз тишелгән, бер ай дигәндә тәрәзәгә үрмәләрлек булып үскән. Кыярлары да күп булырга охшаган.

Розалия апа 20 елга якын миләүшә гөле үстерә. Кыярны быел беренче тапкыр сынаса, миләүшәләр буенча шактый тәҗрибә тупларга өлгергән.

— Яфрактан үрчеткәндә, миләүшә берничә төп булып чыга, көчлерәген сайлап алам. Чәчәк атуының сере — аны бер генә төп калдыруда, — ди Розалия апа.

Соңгы елларда, чәчәкләрне тукландыру өчен, 1 литр кайнап торган суга пычак очында бор кислотасы порошогы салып болгатылган катнашма куллана башлаган. Аны суытып сипсәң, чәчәкләр бердәм бәйләм булып ата икән. Су артык күп ярамый, гөлнең тамырлары черүе бар. Кояш нурлары турыдан-туры төшмәсә яхшырак.

— Вакытым булган саен миләүшәләремнең хәлен беләм, яфракларыннан сыйпыйм. Озак чәчәк атмасалар, “ачуланырга” да күп сорамыйм. Шуннан алар, мине аңлаган сыман, чәчәккә бөреләнә. 20 елдан бирле миләүшәләр мине үз итте бугай, — ди Розалия апа.

Җәй җитсә, Ибраһимовларның бөтен ишегаллары чәчәккә күмелә. Күпләр әңгәмәдәшемнән чәчәк үсентесе, гөл орлыклары сорап килә. “Розалиянең кулы җиңел, ул биргән гөлләр тиз үсеп китә, чөнки аның күңеле чиста, матур”, — ди авылдашлары.

Озак еллар китапханәче булып эшләгән Розалия апа лаеклы ялда да тик тормый, авыл тарихы белән кызыксына, социаль челтәрдә укучыларны кызыклы язмалары белән сөендерә. Газеталарны яратып укый. Оныкларын тәрбияли. Өйдәгеләрне тәмле ризыклар белән сыйлый.

Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Автояңалыклар
  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“14 ЕЛДАН СОҢ БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТЕМ БЕЛӘН КАВЫШТЫК”
Сәхнә арты

“14 ЕЛДАН СОҢ БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТЕМ БЕЛӘН КАВЫШТЫК”

by irekmanager irekmanager
14 ноября, 2023
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
“Кече хаҗның савабы зур”
иман нуры

“Кече хаҗның савабы зур”

by irekmanager irekmanager
1 июня, 2020
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru