Сарман районы Җәлил бистәсендә яшәүче һәвәскәр бакчачы Таһирә апа Әхмәтханованы укучыларыбыз хәтерлидер, бакчачылык буенча киңәшләрен күп тапкыр биргәнебез бар. Ул газетабызның социаль челтәрдәге “Бакча” битендә “Белгәннәрдән өйрәнәбез” сәхифәсендә осталык дәресләре үткәрә, бакчачылык тәҗрибәсе белән еш бүлешә.
Таһирә апа һөнәре буенча шәфкать туташы, “Җәлил” шифаханәсендә эшләп, лаеклы ялга чыккан. Ире Ринат абый белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, алар тормышта, хәзер икәүләп оныкларга бакча, хезмәт тәрбиясе бирәләр.
— Мине белүчеләр: “Агроном буласың калган”, — дип шаярта. Тормыш сукмагым медицина юлыннан китсә дә, бакчадан аерылмадык. Үз өебезгә күченгәнгә 20 ел була, 12 сутый җиребез бар. Фатирда яшәгәндә дә өч бакча тоттык, шуңа балалар да эш яратып үсте, — ди Таһирә апа.
Ул помидор, борычларны иң беренчеләрдән булып чәчә, быел да февральдә үк эшкә керешкән. Бакча сезонын болай иртә башлау өчен тәҗрибә, үсемлекләргә тиешле шартлар тудырырга кирәк. Теплицалары җылытыла, мич куелган. Бу эшләрдә төп ярдәмчесе — ире Ринат абый. Шунысы сөендерә: ул да матурлык ярата. Куллары алтын ир тәрәзә төбе саен үсентеләргә берничә катлы итеп киштәләр ясаган. Өй тирәсен тәртипкә салучы, барлык көнкүреш эшләрен җайлаучы да — ул.
— Помидорны ел саен иртә чәчәм, быел 14 һәм 18 февральдә утырттым. Өйдә ике тапкыр күчерәм, күчергән саен тамырлары ныгый. Өстәмә яктырту мөмкинлеге бар, чөнки февраль-мартта үсемлекләргә кояш нурлары җитми, иртә чәчелгән үсентеләр күбрәк игътибар сорый. Аларны үзебезгә генә түгел, заказга да үстерәм. Эш тәҗрибәсе акрынлап туплана. Күптән түгел помидорларга саф һава кирәгенә төшендем. Кодагыйлар помидорны миннән күпкә соңрак чәчә, аларныкы тиз үсә, сабаклары юан була. Шуны гел уйлап йөри идем. Берничә катлы киштә куйгач, тәрәзәләрне ача алмыйбыз, ә алар бүлмәләрен гел җилләтәләр. Үсентеләр өйдә булганда, үтәли җил ясамыйча, форточканы ачкалагыз. Менә хәзер, теплицага чыгаргач, бу бик сизелә — күзгә күренеп күтәрелделәр. 22 мартта үсентеләрне теплицага чыгардым. Помидорлар чәчәккә бөреләнде (бакчачы белән 9 апрельдә сөйләштек — Р.Н.). Теплицага иртә күчерүемнең тагын бер сәбәбе — кояш кыздыра башлаганчы үсентеләр чәчәк атып, серкәләнергә җитешә.
— Таһирә апа, үсентеләр егыла, авыруга бирешә, дип зарланучылар бар. Караяк, башка гөмбәле авырулар нилектән чыга?
— Төп сәбәбе — туфракны тиешенчә әзерләмәү. Марганцовка эремәсе, кайнар су җирне тиешенчә йогышсызландырмый. Туфракны кайнар духовкада тотам. Урман туфрагына торф, ком кушам (бакчадан, теплицадан туфрак алмыйм). Азрак көл, көпшәгрәк булсын өчен “Агроперлит”, кокос субстракты өстим. Чиләккә тутырам, уртасын чокырлап, 0,5 л су салам, капкачын ябып, духовкада 0,5-1 сәгать пешерәм. Суынгач, шул туфракка орлыкларны чәчәм. Бер үсентенең дә егылганы юк. Кибет туфрагына чәчәкләр чәчкән идем. Ул “куллану өчен әзер” дип сатыла, чәчәкләр тишелде дә егылып бетте. Аллергия булгач, яшелчә үсентеләренә минераль ашлама кертмим, нормадан азрак итеп, “Биогумус” эремәсе сипкәлим. Ә чәчәкләрне тиешенчә ашлыйм, аларны тизрәк чәчәк аттырасы килә.
— Җиләк-җимеш үстерүчеләргә нинди киңәшләр бирерсез?
— Көздән 200 литрлы тишек мичкәләргә пычкы чүбен черемә, торф белән аралаштырып тутырып калдырам. Туфрактан азотны алмасын өчен пычкы чүбен бакчага коры килеш кертмәскә кирәк. Бер чиләк суга 1 аш кашыгы исәбеннән мочевина да сибәм. Язын бакча җиләгенең арасын казыгында, йомшартканда шуны салам. Мүлчә итеп түгел, ә туфрак белән аралаштырам, ул ашлама була, җирне дә йомшарта. Карлыганнарга бөреләр бүрткәнче кайнар су сиптек. Бөреләр ачылгач, корткычларга каршы “Фуфанон” сибәбез. Куакларны бер тапкыр гына эшкәртәбез, корткычлар булмый. Виноградка язын, дозасы буенча ясап, бакыр купоросы сиптерәбез. Крыжовник, зелпе, эре сортлы дүләнә (боярышник), балан, төрле сортлы чия, сливалар үсә. Алмагачларыбыз күптәнге, бик яхшы сортлар булып чыкты, ел саен 30 ар банка сок ясыйбыз.
— Алмагачларны язын ничек тәрбияләргә?
— Көздән агачларны агартып калдырабыз. Язын агачларның кайрылары купшаклана, агач астына пленка яки иске клеенка җәеп, үтмәс пычак белән сак кына кырырга кирәк. Төбенә кадәр кырмагыз, сәламәт кайрыга зыян китермәгез. Аннан тагын агартырга. Бу эшләрне ел саен эшләгез. Алмагачларны язын бордос сыекчасы белән эшкәртәбез. Ул парша, гөмбәле авырулардан саклый. Кайрыларын чистартып, билдәмә-тозаклар куябыз, чөнки кайры астына корткычлар яшеренә. Бөреләр ачылгач, аңа да “Фуфанон” сиптерәбез. Узган ел ефәк күбәләге күп кешенең алмагачларына зыян китерде, бездә ул булмады. Билдәмә тозакны болай ясыйм. Барлык агачлар, чия, сливаларның кәүсәләрен чистартып агартканнан соң, берничә кат маляр скотчы урыйм. Ул көзгә кадәр купмый тора. Аның өстеннән өзмичә кимерүчеләрне тоту өчен чыгарылган җилем сылыйм. Бу тозак аша корткычлар агачка менә алмый. Кырмыскалар булмагач, агачларга гөблә сармый. Чөнки гөбләне агачка кырмыскалар ташый.
Әхмәтхановларның ихатасында һәр әйбер үз урынында. Җәен гөл-чәчәккә күмелгән беседка, ишегалды, уңыштан сыгылып торган җиләк-җимеш бакчасы каршы ала.
— Гел эшләп торырга түгел, ял да итәсе килә. Шуңа чәчәкләрне күпләп үстерергә тырышам. Ирем дә аларны ярата, “Фәлән чәчәгең аткан”, — дип миннән сөенеч ала.
Бакопага кызыктым әле, лобелия кебек вак чәчәкле, кашпода үстерү өчен яхшы икән. Быел суганчалы чәчәкләр бик күтәрелеп китә алмый. Кыш җылы булды, иртә уяндылар, яхшы тишелделәр, тик яз тотрыксыз, стресс күп. Мочевина сиптем, язын аларга азот кирәк. Иң яраткан чәчәгем — петуния. Эустома да ошый, аны үстерергә өйрәндем. Чәчәкләрнең барысын да, кашполарга утыртып, теплицага чыгардык. Бер теплица чәчәк белән тулды, көннәр җылынуны көтәләр.
Кәбестә тишелеп чыкты. Аны да иртә яздан теплицага чәчәм. Бер тапкыр гына өйдә үстердем, җылыда сузыла, яхшы булмый. Өч теплицабыз бар. Бөтенесенә дә урын җитә.
Таһирә апа дару үләннәре белән дә кызыксына.
— Бөреләр ачылуга, карлыган яфрагы җыям. Болыннан мәтрүшкә, юкә чәчәге алып кайтабыз. Карлыган яфрагын иртәрәк, яшь килеш җыйганда сихәте күбрәк була. Дару үләннәрен барысын бергә кушып төнәтмим, гаиләбез белән эчкәч, кемгәдер килешмәскә мөмкин. Һәр үләннең үз файдасы, үзенчәлеге бар. Һәркайсын аерым, сихәтенә карап кулланганда файдасы зур. Карлыган яфрагын чәйгә кушабыз, тик аны чәй белән пешерергә ярамый. Икесен бергә салганда, сөтле чәй шәмәхә төскә керә. Чәй пешкәннән соң гына, өстенә салам. Карлыган чәе бәвелне куа, кан басымын төшерә. Балан чәчәген җыеп киптерәбез, ул салкын тигәннән балаларга да файдалы, — дип аңлата әңгәмәдәшем. — Бакча эшен яратырга кирәк, шул чакта барысы да үсә, мул уңыш белән сөендерә. Бакчага чыгып китсәм, чәйне дә, ашны да онытам. Соңгы вакытта бакчачылык белән кызыксынучылар арта, шул бик сөендерә, киңәш сораучылар күп. Белгәннәремне аңлатам. Чөнки үзем күп хата аша өйрәндем, башкалар ялгышлык җибәрмәсен, утырткан агачлары үссен, тизрәк уң
ыш алсыннар дип телим.
Таһирә апа газетабызда әле күп тапкыр кунак булыр, алга таба да укучыларыбызны эш тәҗрибәсе, киңәшләре белән сөендерер дип өметләнәбез.
Роза НУРГАЛИЕВА.