Әлки районы Карга авылында ярымфабрикатлар җитештерә торган кооператив эшли. Бу — “Әлки” кулланучылар кооперативының бер бүлекчәсе. Ачылганына әле бер генә ел. Башта биредә ярымфабрикатлар гына җитештерелә, соңрак шунда ук мал чалу, ит эшкәртү цехы да әзерләнә. Кооператив ачылганга аеруча авыл халкы шат: күпме кешегә эш урыны булдырылган бит! Әле тагын да киңәергә торалар.
“Цех, теплица, җир…”
Карга авылындагы кооператив урыны — элекке балалар бакчасы. Иске бинаны төзекләндереп, шунда эш башлаганнар.
— Каргада әлеге цехны сафка бастыру, ремонт 2018 елның октябрендә башланды. Озакка сузмыйча, кооператив тулы куәтенә эшкә тотынды, — дип таныштырды Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев. — Башта биредә өч хатын-кыз ярымфабрикатлар ясады. Соңрак мал эшкәртүне дә шунда көйләделәр. Үзебездән, күрше-тирә авыл, райондагы хуҗалыклардан терлек җыеп алып кайтып, биредә эшкәртәләр. Ике ир-ат чала. Хәзер кооперативта барлыгы 12 кеше хезмәт куя. Ай саен вакытында хезмәт хакы алалар. Тармак алга таба да киңәячәк. Бу тагын берничә авылдашка эш урыны булачак дигән сүз. Элек кайберләре районга, читкә йөреп эшли иде.
Әйтүләренчә, мал мөселманча чалына, бөтен таләпләр үтәлә. Барлык ризык та хәләл. Әмма әлегә бу рәсми төстә түгел. Алга таба максатлары — хәләл тамгасы сугылган азык-төлек әзерләү. Диния нәзарәтеннән килгәннәр, караганнар. Моның буенча эш бара икән.
— Бина прессланган пычкы чүбе белән җылытыла. Газга караганда күпкә арзанрак. Ит мәсьәләсе дә җайлы көйләнде. Терлекне үзебез алып кайтабыз, эшкәртәбез, хатын-кызлар урнаштыра. Складта түшкәләр икенче көнгә калмый да, — ди кооператив җитәкчесе Илсур Гыйбадуллин. — Әле бина янына теплица кордык, туфрак кына китерәсе калды. Шунда яшел тәмләткечләр үстереп, кафеларга таратырга ниятлибез. Теплица җылытыла торган булып, җәен дә, кышын да эшләячәк. Мәктәпкә караган 5 гектар җир бар. Балалар саны аз булгач, аны бик кулланмыйлар. Шуны алып эшкәртү теләге дә юк түгел. Бәлки, анда күпләп суган, кишер, чөгендер үстерербез. Буш бакчалар күп. Әмма төрлесе төрле җирдә, алай эшләү читен булачак. Мәктәп участогы буенча сөйләшү бара.
“Көненә 80 кг ярымфабрикат әзерлибез”
Каргада “Тәмле” дигән кибет ачылган. Ярымфабрикатларны шунда сатуга куялар. Авыл халкы да заказны күп бирә. “Эдем” ширкәтенең кафеларына биредән шактый ярымфабрикат китә икән.
— Район үзәгендә — Базарлы Матак хастаханәсендә 7 ел хезмәт куйдым. Гел юлда йөрү — зур бәла. Буранлы, яңгырлы көннәрдә аеруча кыен. Таксига да акча күп китә, — ди биредә эшләүче Гүзәл Хәсәнҗанова. — Ә авылда эш булу — оҗмах. Бина төзекләндерелә башлауга, өмет уянды. Монда урын булса, районга интегеп йөрмәс идем, дип Илсур абый Гыйбадуллинга әйттем. Ачылгач, эшкә урнаштым. Башта Алексеевскига барып өйрәнү уздык. Иртәнге сәгать 8 дән 5 кә кадәр хезмәт куябыз. 3 төрле пилмән бөгәбез. Алар зурлыклары буенча гына аерыла: кияү пилмәне, уртача һәм зур пилмәннәр. Ике төрле манты ясыйбыз. Берсе суган белән иттән генә тора. Икенчесе бәрәңге, ит һәм суганнан әзерләнә. Барысы 9 төрле ярымфабрикат: манты, пилмән, кәтлит, тутырма, тефтель, тулма (голубцы) һ.б. Күптән түгел тавык итеннән дә кәтлит ясый башладык. Аңа сыр уып кушабыз, тәмле була. Көненә 80 кг ризык әзерлибез. Икенче көнгә калмый да. Заказлар күп. Хәтта эшләп өлгертә алмыйбыз. Җитештерүне тагын да арттырырга кирәк. Яңа чалынган мал ите белән эш итәбез. Ышанычлы. Үзебез дә моннан сатып алып ашыйбыз.
“10 мең агач утыртырга телибез”
Карга төзек авыл, халкы тырыш. Мал-туар, кош-кортны күп асрыйлар. Юллары яхшы. Кооператив ачылгач, авыл тагын да җанланган. Әле зур планнар белән яшиләр икән.
— Күптән түгел җитәкчелек белән: “Авылда цех ачылды. Юллар яхшыртылды. Бөтен нәрсә бар. Инде башкарасы эш тә калмады”, — дип көлешеп сөйләшкән идек һәм шунда яңа уй туды. Карганы тагын да матурлау өчен аның тирә-ягына 10 мең төп агач утыртырга иде, — дип теләкләре белән уртаклашты җирлек башлыгы Рамил Минһаҗев. — Урман хуҗалыгы белән сөйләшү алып барабыз. Шушы хыялны да чынга ашырсак, утырткан агачлар үсеп китсә, зур эш башкарылыр иде.
Лилия ЙОСЫПОВА.