Тиздән бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне җитә. Күпләр өчен ул Шигърият, Туган тел бәйрәменә әйләнде. Туган телдә сөйләү, татар шагыйрьләребез булу — үзе зур горурлык. Диндә шигърият, телне саклау мәсьәләләре хакында “Иске таш” мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт ЮНЫС белән сөйләштек.
“Коръәндә мәгънәсез шигырь язу тыелган”
— Рамил хәзрәт, шигърияткә диннең карашы ничек?
— Коръәндә “Шагыйрьләр” дигән сүрә бар. Дөрес, алар турында берничә аятьтә генә әйтелә. Аллаһы Тәгалә үзең эшләмәгән гамәлләрне, хыялый сүзләр язып, кешене тилертә торган шигырьләр язуны тыйды. Халыкка файда, өмет биргән, караңгылыктан нурга чыгара торган, әти-әнигә, туган җиргә мәхәббәткә өндәгән, Аллаһка якынайткан шигырьләр хуплана.
— Тукайның да андый шигырьләре шактый.
— Әйе, бөек шагыйребезнең тирән мәгънәле шигырьләре бик күп. Мәсәлән, “Таян Аллага”, “Шиһаб хәзрәт”, “Тәәссер” шундыйлардан. Шагыйрь Коръән укуның күңелгә биргән шифасын шигъри юллар белән ачып сала. Ә “Кадер кич” шигырен Коръәндәге “Кадер” сүрәсенең шигъри тәфсире дияргә була.
— Шагыйрьләр элек тә булган, димәк.
— Гарәпләр элек-электән шигъри халык булган. Алар — далага чыгып, кабиләләре белән меңьюллык шигырьләр укый-укый көч сынашкан бердәнбер халык. Шуңа да халыкка Аллаһ шигъри рифмаларны хәтерләткән Коръән иңдерә. Мәшһүр гарәп галимнәре: “Бу нинди гадәти булмаган, гүзәл өслүп?” — дип таң кала. Аллаһы Тәгалә: “Сез, гарәп шагыйрьләре, барыгыз бергә җыелып, бер сүрә, аять язып карагыз, булдыра алмассыз”, — ди. Чынлап та, алар тырышып карый, тик килеп чыкмый. Коръән-Кәрим бер могҗиза була. Игътибар итсәгез, аның үзенә күрә бер рифмасы да бар. “Ән-Нәс” сүрәсен алыйк. “Кул әгъүзү бираббин-нәс, мәликин-нәс, иләһин-нәс…” Шушы шигъри стилистикага мөкиббән киткән бөек рус шагыйре Александр Пушкин да, Михаил Веревкин тәрҗемә иткән Коръән тәфсирен укыгач, шуңа охшатып, шигырьләр иҗат итә.
“Раббыбыз биргән нигъмәтне кире алырга мөмкин”
— Дин ягыннан да, туган телне саклау һәр кешенең бурычымы?
— “Рун” сүрәсенең 20 нче аятендә: “Аллаһы Тәгаләнең бөек галәмәтләреннән сезгә ана телен бирдем”, — диелә. Бүген җир йөзендә меңләгән тел яши икән, алар һәммәсе — Аллаһ тарафыннан бирелгән. Раббыбыз биргән сәламәтлекне, нигъмәтне, динне, гореф-гадәтләрне, иманны сакларга тиешле булган кебек, телебезне саклау да олуг бурычыбыз булып тора. Әгәр адәм баласы Аллаһтан бирелгән нигъмәтне сакламый, аңа ваемсыз икән, Раббыбыз аны кире алырга мөмкин. Бу очракта иң беренче гаепле — кеше үзе булачак. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Сезгә килгән авырлык, кайгы-хәсрәтнең сәбәбе — үзегез”, — ди. Әгәр бүген телебез хакында кайгырабыз икән, аны тиешле дәрәҗәдә саклый алдыкмы, телгә хыянәт итмәдекме, гаиләдә, өйдә ана телендә сөйләштекме, балаларны шул тел белән тәрбияләдекме, дип үзебезгә сорау бирергә тиешбез. Икенчедән, мәхәббәт хакындагы бер аятьтә әйтелгәнчә, әгәр сез икенче берәүдән: “Җирнең бар байлыгын сиңа бирәм, мине ярат әле”, — дип сорасагыз да, Аллаһы Тәгаләнең теләге булмаса, аны яраттыра алмыйсың, ди. Мәхәббәт тә Аллаһның кешеләр күңеленә салган бүләге, нигъмәте. Шул мәхәббәт белән парлар кавыша, гаилә коралар. Күп вакытта туйларда, никахларда мәхәббәтне саклагыз дип теләк телиләр. Аны ничек сакларга соң, нафталин белән сандыкка салып куяргамы? Бу сорауга җавап бирә алмыйлар. Аллаһ биргән нигъмәтне Ул Үзе генә кире алырга мөмкин. Әгәр Аның каршында мәхәббәткә хыянәт итсәк, гөнаһлы булсак, Аллаһ мәхәббәтне дә ала. Туган телебез дә, мәхәббәт кебек, шундый нигъмәт итеп бирелә. Балаларыбызны, оныкларыбызны шул телдә тәрбияләү, базарда, кибеттә, урамда курыкмыйча татарча сөйләшү — барыбызның да бурычы. Кешедән оялып, туган телеңдә аралашмасаң, Раббыбыз аны кире алырга мөмкин.
— Мәктәпләрдә татар теле дәресләре кыскартылды…
— Рациональ тормышта яшибез. Күпләргә бүген рухият тә, мәдәният тә кирәкми, йорт, фатир, евроремонт, “текә” машина, ашарга тәмле ризык, Төркиядәге диңгез булса, шул җиткән. Балалар тел укытучысы булырга тырышмый, икътисадчы, табиб булырга хыяллана. Бу фикер аның күңеленә бакчадан, мәктәптән үк сеңә. Әти-әниләрнең үзләренең дә туган тел дәресләре кыскартылуына бик эче пошмый бугай. Әгәр Аллаһтан бирелгән телне әманәт итеп сакламасак, аның югалу куркынычы бар.
“Татар телендә вәгазь сөйләү ошый”
— Сез саф татарча сөйләшәсез. Тел гаиләдә саклана дигән фикер белән килешәсезме?
— Мин — чып-чын татар егете. Буа районы Кишер Аксуы авылында туганмын. Әтине, мәктәп директоры буларак, эш буенча Апас районына күчерделәр. Мәктәпне шунда тәмамладым. Рус сыйныфында укырга туры килде. Әни дә рус теле һәм әдәбияты укытучысы иде. Ләкин гаиләдә татарча гына аралаштык. Әти-әни, әби-бабай — барысы да укытучы иде. Гаиләдәге тәрбиядә педагогик ысуллар сизелеп торды. Туган телгә зур игътибар бирелде. Татарча сөйләшү, аңлашу, ана телендә вәгазь сөйләү миңа ошый. Түбән Камада чакта җомга вәгазьләрен сөйләгәндә, мине аңламаган кайбер татар егетләре, курсларга язылып, телне өйрәнә башлады. Телне балага сеңдерүдә гаилә зур роль уйный. Күңелемә татар телен салган әби-бабайларыма, әти-әниемә бик рәхмәтлемен. Татар баласы булуым белән горурланам.
— Катнаш никахта татар теле сакланып кала аламы?
— Катнаш никахларның телне югалтуда тәэсире зур. Әгәр кыз белән егет икесе дә мөселман икән, намазлы, динле булсалар, бу гаиләдә кайсы тел өстен дигән проблема тумас дип уйлыйм. Ә менә динсез, имансыз гаиләдә, әлбәттә, телнең югалу куркынычы бар. Татар кызы рус егетенә кияүгә чыга алмый. Бу Коръән буенча рөхсәт ителми. Татар егете рус кызына өйләнә ала. Бу очракта яшьләргә катнаш никахның үзенчәлекләрен, балага исем кушу, башка гореф-гадәтләрне, тел, дин мәсьәләләрен, хәләл-хәрамне аңлатабыз. Әлеге эшне балалар бакчасыннан ук башларга кирәк тә бит. Мәктәптә дә, югары уку йортында да, гаиләдә дә бу хакта сөйләнми. Мәчеткә никах укытырга килгәч кенә, яшьләр катнаш никахның төрле проблемалар китереп чыгарырга мөмкин икәнен белә. Моны аларга иртәрәк җиткерәсе иде.
— Туган тел динне дә саклый, диләр.
— Һәр халыкта диннең үзенчәлеге бар. Моны гореф-гадәтләр белән бәйлибез. Мәсәлән, Америкада яшәүче мөселманнарның гадәтләре Көньяк Африкадагыларныкыннан аерыла. Ике якның да мәчетләре бар. Бер үк Кәгъбәтуллага юнәлгән, әмма гореф-гадәтләр төрле. Дин бит ул гыйбадәт кенә түгел. Аны исламның биш баганасына гына кайтарып калдыру зур ялгышлык. Дин ул — никах, гаилә, йолалар да, туган илгә, ана теленә хокуклар да. Боларны югалту зур хата булыр иде. Заманалар үзгәреп, халыклар кушылса, телебез зәгыйфьләнеп юкка чыгарга мөмкин. Бөтен нәрсә үзебездән тора. Туган телебезне бергәләп саклыйк!
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
P.S. Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманындагы шагыйрьләр өчәү: Хасан ибн Сабит, Кәгъб ибне Мәлик, Габдулла ибне Раваха. Болар иманга килгән сәхәбәләр булган, алар Рәсүлебез (с.г.в.) не, динебезне олылап кына түгел, шул заманда яшәгән мөшрик гарәп шагыйрьләренә каршы җавап язып көрәшкәннәр. Тукай да шигъри көрәш алып барган. Дөресен әйтүче, телен, халкын, иманын, динен саклап, шигъри юл белән һөҗүм иткән кыю, горур көрәшче була ул.
Фото: narong/stock.adobe