• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 04.09.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

Сәяхәткә — тәгәрмәчле өйдә

Сәяхәткә — тәгәрмәчле өйдә

Азнакайда яшәүче Илдар Сөнәгатов белән Эдуард Петкеев тагылмалы өй ясап сата. Җиңел машина артына тагып йөри торган бәләкәй йортта ятып йоклап, ашарга пешереп һәм хәтта юынып та була икән. Тәгәрмәчле өйне күбрәк сәяхәтчеләр, балыкчылар, аучылар үз итә, ди.

— Эдуард та, мин дә элек Азнакайдагы “Нефтемаш” заводында эшләдек, — дип сөйләде Илдар Сөнәгатов. — Дустым — баш конструктор, мин баш технолог идем. 2017 елда “Тәгәрмәчле өй” дигән проект җитәкчесе итеп билгеләндем. Тәҗрибә рәвешендә заводта тагылмалы йорт ясадык. Бу идея миңа ошады. “Яңа төр бизнес ачарга мөмкин икән”, — дип уйладым. Үз эшемне булдыру турында күптәннән хыяллана идем. Завод өчен заказ күп кирәк, ә тәгәрмәчле өйне алучы аз. Шуңа да завод өчен ул кызыклы булмады. “Үзебез ясап карыйк”, — дип, Эдуард белән эштән китеп, “Петсун” җәмгыяте булдырдык (исеме фамилияләренең беренче 3 хәрефен кушып ясалган — Р.Р.). Район башлыгы урынбасары Әнвәр Җиһангиров янына кереп, нинди хыяллар белән янып йөрүебезне сөйләдек. Яңа юнәлеш булгач, фикеребезне хупладылар, бизнес-планны яклап, 300 мең сум чамасы субсидия алдык. Ул акчага беренче тагылмалы өй ясап, аңа “Капля” дип исем бирдек. Казанга алып барып, сатуга куйдык. Бөтен халык “аһ” итте, чөнки кечкенә булса да, йортта әллә нәрсәләр бар. Кызыгучы күп, әмма алырга әзер кеше юк… Кәеф төшә башлады. Бәхеткә, Киров шәһәреннән бер эшмәкәр сатып алды. Канатланып, икенчесен ясарга керештек, аннары өченчесенә заказ булды. Үзебез өлгермәгәч, эшчеләр ялладык.

Эшмәкәр сөйләве буенча, район җитәкчелеге аларга әле дә ярдәм итә: бина биргәннәр, аренда түләве алмыйлар икән. Азнакайның тәгәрмәчле өйләрен ТР Президенты да ике тапкыр күргән. Конструкторлар “Эшкуарларга ярдәм фонды” аша отышлы шартлар белән займ алган. Икътисад министрлыгы тәкъдиме белән “Петсун” тагылмалары Казан аэропортында күргәзмәдә дә торачак икән.

— Үз продукциябезне сертификацияләү өчен 800 мең сум субсидия алдык, — дип сүзен дәвам итте Илдар. — Транспорт чарасына VIN-код алырга кирәк. Теркәлү эшләре узгач, паспорт (ПТС) бирә башлаячакбыз. Эшебез хәзер әйбәт бара. Сатып алучылар күбрәк интернет аша таба.

Бу өйдә ике кеше рәхәтләнеп ятып йоклый ала (йокы урыны — 144×200 см), ашарга пешерергә, юынырга мөмкин. Бензин белән җылытуга көйләнгән, яктырту системасы булдырылган (өстәмә энергия алу өчен кояш панеле дә урнаштырырга ярый), кирәк булса, душ-бәдрәф, телевизор, музыка да куярга мөмкин. Хәзерге вакытта 6 төрле йорт ясыйбыз. Мәскәү, Волгоград, Воронеж, Кисловодск, Санкт-Петербург һ.б. шәһәр кешеләре алды. Санкт-Петербургтагысын тагып, хуҗасы Африкага кадәр барып җиткән, 14 мең чакрым юл узган. Киләчәктә өйләр чит илләргә дә китәргә мөмкин, Испания һәм Чехиядән кызыксыналар.

“Петсун” тәгәрмәчле 17 йорт саткан, тагын дүртне ясыйлар. Өйләрнең стандарт үлчәме булса да (мәсәлән, “Капля”ның модуль үлчәме — 2,8×1,5 м), заказ бирүче аны үзгәртә ала. Бәясе 175 меңнән 400 мең сумга кадәр.

Рәзилә РӘСИМ.

Хәбәрләр

Балтачта Мортаза байның тарихый киез итек фабрикасын 1 сумга саталар, аңа ашыгыч ремонт таләп ителә.

2026 елның языннан участокта Сосновский балтырганын бетермәгән өчен штраф кертеләчәк.

Айдар Җәббаров К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры баш режиссеры булачак.

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе Татарстанда яшәүче 40 меңгә якын балага ярдәм итәчәк.

Казанда “Апуш” татар балалар театр студиясе сентябрьдә өстәмә кастинг игълан итә.

16 августта Балык Бистәсендә “Бистә шәле” III республика хатын-кызлар кәсебе фестивале уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“Очраклы бер очрашу киләчәгемне хәл итте”
Сәхнә арты

“Очраклы бер очрашу киләчәгемне хәл итте”

by irekmanager irekmanager
9 июня, 2020
ӘГӘР АЯК КИЕМЕ КЕЧКЕНӘ БУЛСА…
Безнең өй

ӘГӘР АЯК КИЕМЕ КЕЧКЕНӘ БУЛСА…

by irekmanager irekmanager
25 апреля, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru