• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 02.07.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Матур туган ягым

“Чишмә заманча эшләнде”

“Чишмә заманча эшләнде”

Әлки районы Иске Камка авылында урнашкан “Мәктәп чишмәсе”нең (аны халык шулай дип атый) суын берничә буын эчеп үскән. Суы йомшак, тәмле, иң мөһиме — юшкынсыз. Ул еллар дәвамында яңартылып торган. Узган ел аны үзара салым акчасына кабат төзекләндереп, 27 июльдә кулланылышка тапшырганнар.

— Авылыбыз чишмәләргә бай, — дип сөйләде Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров. — Монысы күптәнге. Су торбалар аша килгәнче, авыл халкы әлеге кизләүдән файдаланды. Мәктәп укучыларына да суны шуннан ташып эчерделәр. Элек чишмә бурадан иде, аннан ул таш боҗрага алыштырылды, утырып ял итү өчен беседка төзелде, тирә-ягы койма белән уратып алынды. Былтыр авыл халкы һәм читтә яшәүче якташлар ярдәме белән кизләү заманча итеп ясалды. Озакламый шашлык, пылау пешерү өчен дә урын булдырылачак.

Хәзер кешеләр бирегә килеп су гына алмый, ял итә, бәйрәм оештыра. Моңа Иске Камка халкы бик рәхмәтле. Табигать могҗизасы, авылның бизәге булган чишмәгә һәркем җаваплы карап, аны кадерләп сакласын иде дигән теләктә калам!

Эльмира СӘЛАХОВА.

Хәбәрләр

“Ярдәм” мәчетеннән күрмәүче 3 ир-ат, 1 хатын-кыз һәм аларны озата баручы 4 кеше хаҗга китте.

29 майда галим Әбрар Кәримуллинның тууына 100 ел тулды. Ул Саба районы Чәбия -Чүрчи авылында туган һәм җирләнгән.

6 июнь — Корбан гаете. Казанда 14.00 сәгатьтә Кремль яр буенда “Корбан фест” уза.

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
ГАБДРАХМАН ДОГАСЫ НӘРСӘ ТУРЫНДА?
иман нуры

ГАБДРАХМАН ДОГАСЫ НӘРСӘ ТУРЫНДА?

by irekmanager irekmanager
6 февраля, 2025
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru