• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 17.09.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Матур туган ягым

“Әкият яратканга персонажлар ясыйм”

“Әкият яратканга персонажлар ясыйм”

Башкортстанның Кыйгы районы Колмәт авылында яшәүче Айрат Гомәровның йортын “Әкият дөньясы” дип атыйлар. Ул ихатасына нинди генә кош, хайван, балык ясап куймаган.

Айратка 46 яшь. Туган авылында төпләнеп калган. Һөнәре буенча электромеханик. Көньяк Уралда 12 ел шахтада эшләгән. Бүген күңеле теләгән шөгыльгә алынган.

— Балачактан әкият яраттым, шуңа да әлеге персонажларны ясарга булдым, — дип сөйләде ул. — Аларның саны 50 дән артты. Иң элек төзелеш кибетеннән 1,5х1,5 м үлчәмдә, 8 мм калынлыкта фанер сатып алам. Интернеттан карап, күңелемә хуш килгән җан иясенең рәсемен шунда ясыйм. Аннан электр лобзигы ярдәмендә кисәм, кырыйларын шомартам. Бер фанердан 5-6 эшләнмә чыга. Соңыннан лаклыйм, махсус буяу белән төрле төскә кертәм. Кипкәч, кадак белән йортның тышына, капкага, мунчага беркетәм. Хәзер ихатада урын бетте. Ләкин берсен дә сатмыйм. Аны ясау артык мәшәкать тудырмый, әллә нинди эш кораллары да кирәкми. Бары тик эшләнмәләрне ел саен буярга туры килә. Чөнки кояшта төсләре уңа, кайберсен ремонтлыйсы да була.

Айрат утын яра торган шәп корал ясаган.

— Авылыбызда газ юк, булмас та инде, — дип уфтанды әңгәмәдәшем. — Утын ягып көн күрәбез, кайчак электр да кулланабыз. Ел әйләнәсе 40 куб утын кирәк. Аны үзем кисәм, ярам. Тимер-томыр тапшырган җиргә барып, 7 см калынлыкта, 30 см озынлыкта тимер сатып алдым да конуслы борау ясаттым. Соңыннан аны 5,5 киловаттлы электр двигателенә урнаштырдым. Эшләргә бик җайлы, бер сәгатьтә 1 куб утынны яра.

Айрат гадәти булмаган куртка (ул аңа чуклар, төрле билгеләр, эмблемалар урнаштыра), чалбарлар да тегә. Хуҗалыкта 25 сутый җирне эшкәртергә, мал-туар (3 сыер, 2 бозау, 4 токымлы кәҗә) асрарга да өлгерә. Беренче никахыннан ике улы бар. Бүген бөтен эшне хәләл җефете Лена белән башкара.

— Исәнлек-саулык һәм теләк булса, әллә ниләр майтарырга мөмкин. Башыңны эшләтсәң, зур чыгым да китми. Аның каравы күңелгә ятышлы шөгыль белән көн үткәрәсең. Шул вакыт бу катлаулы тормыштан бераз булса да онытылып торасың. Нәтиҗәне күреп, җанга рәхәтлек аласың, — диде ул.

Эльмира СӘЛАХОВА.

Хәбәрләр

Казанның кайбер метро станцияләре янында грипптан прививка ясый башладылар.

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның торакка мохтаҗ гаиләләре социаль ипотека буенча фатир ала алачак.

Татарстанда 20 сентябрь Гошер көне дип игълан ителде.

Аксубай районында дүртенче балалары туган гаиләләргә бер тапкыр 50 мең сум биреләчәк, башка балалар өчен — 10 ар мең сум.

Казанда “Бию көрәше”ндә Балтачтан Илнар Закиров җиңде һәм 300 мең сумлык сертификат алды.

14 сентябрьдә, Татарстан Рәисен сайлау көнендә, ике “Sollers ST8” автомобиле һәм 11 смартфон уйнатылачак.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
Танылган җанатар Антон АГАФОНОВ: “ТАБИБЛАР ӘЛЕГӘ ХОККЕЙ КАРАМАСКА КУШТЫ”
Спорт

Танылган җанатар Антон АГАФОНОВ: “ТАБИБЛАР ӘЛЕГӘ ХОККЕЙ КАРАМАСКА КУШТЫ”

by irekmanager irekmanager
12 декабря, 2023
ОРЛЫКЛАРНЫ НИЧЕК ЧЫНЫКТЫРЫРГА?
Бакчачы почмагы

ОРЛЫКЛАРНЫ НИЧЕК ЧЫНЫКТЫРЫРГА?

by irekmanager irekmanager
20 декабря, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru