Кайбыч районы Кошман авылының яшь фермеры Рушан Сайранов кош фермасы ачып, чебиләр алып кайткан. Үткән елларда аларны үз хуҗалыгында үстергән булса, “Башлаучы фермер” дәүләт программасы буенча грант отып, әнә шулай иркенләп эшләү мөмкинлеге чыккан. 1 апрельдә яңа, җылы фермага 6600 сары йомгак кайтарылган.
“Конкурент 3” — шулпа өчен әйбәт”
Ферма 5000 чебигә исәпләнгән. Җылы, фермер температураны тикшереп тора. Хәзер анда, ким дигәндә, +25 оС булырга тиеш.
— Төп максатым — халыкны авылда үскән, экологик яктан чиста чеби ите белән тәэмин итү, — дип сөйләп китте Рушан, эшчәнлеге турында сорашкач. — Беренче тапкыр 2017 елда чеби алып үстергән идек. Абзарны сүтеп, аны яңадан төзедем, җылытыла торган итеп эшләдем. Моңарчы “Кобб 500” токымлы бройлер чебиләре үстердек, йомыркалар Россиягә Чехиядән кертелә. Былтыр шундый 1500 чеби алган идек, 500 ен бераз үстереп, 1000 ен ит итеп саттык. Быел исә мөмкинлекләр киңәйде, Чувашстаннан 6600 чеби алып кайттык. Бу юлы Россиянең “Конкурент 3” токымын сынап карарга уйладык. Мондый чебине бездә яраталар, чөнки ул ныграк, ите дә майлырак. Тиресе, тәпиләре сап-сары, шулпа өчен менә дигән, бик тәмле. Дөрес итеп үстергәндә, яхшы ашатканда, бер түшкә 4-4,5 кг га җитә. Аларны 2-2,5 ай ашаткач, суярга була.
“Асты юеш булса да, артык эсседә дә үләләр”
Фермерлык хуҗалыгыннан чеби алу өчен халык алдан язылып куйган, хәзер дә заявкалар кабул итәләр. Бераз үстерелгән чебиләрне 140 сумнан сата башлаганнар. 28 көнлеге — 175 сум. Азыкны исәпкә алып, бәя көн дә 4,5-5 сумга артып бара. Тәүлеклек чебиләрне сатмаганнар, чөнки күпләр андый бәләкәйләрне алырга курка икән.
— Тәүлеклек чебине бала караган кебек карарга кирәк, мәшәкате күп, үлү куркынычы да зур, — дип аңлатты фермер. — Технологияне, җылылыкны, дымлылыкны саклап, дөрес итеп ашатсаң гына чебиләр тернәкләнеп китә. Тәүлек буе диярлек күзәтү астында булалар. Туңмасыннар өчен фермага җылы идән ясадым, температура 33 оС булырга тиеш, туктаусыз ягып торырга кирәк. Ферма утын белән җылытыла. Үлә башласалар, тизрәк сәбәбен ачыклау мөһим. Әле ни өчен үлүләренә төшенү дә авыр. Сәбәп берничә булырга мөмкин: мәсәлән, асты юеш булып, туңа, үтәли җил дә бәрә, артык кызу да ярамый… Кайберәүләр шундук антибиотик бирә, мин аны кулланмадым, иммунитетлары ныгысын, дидем. Чебиләрнең дә үз авырулары бар, бөтенесен дә белергә, өйрәнергә кирәк. Күп әйберне интернеттан карыйм, шушы юнәлештә эшләүчеләр белән киңәшләшәм.
Хөкүмәт 50-100 чеби алучыларга бер башка 30 сум субсидия бирә. Әлеге хуҗалыктан чеби алучылар бу мөмкинлектән файдалана ала, фермер документлар әзерләп бирә. Шунысы мөһим: субсидия Татарстан җитештерүчеләреннән алган очракта гына кайта, чебине башка төбәкләрдән килеп сатучылардан алучыларга бирелми.
“Килосын 230 сумнан саттык”
Рушан Сайранов хуҗалыгы 180 гектар җир дә эшкәртә. Үз пай җирләре бар, калганын арендага алганнар. Бөртеклеләр, күпьеллык үлән үстерәләр.
— Кош-корт асрыйм дисәң, азыгын үзең әзерләү отышлырак, — диде фермер. — Азыкның 40 % чамасын җитештерәбез. Сыйфатлы комбиазык кыйммәт, мәсәлән, 40 килосы китереп бирү белән бергә 1600 сумга төшә. Әле бәя ел саен арта. Бодай, арпа чәчәбез, азык баланслы булсын өчен, сатып алынган кукуруз, борчак, минераль кушылмалар өстибез.
Проект 3-4 ел эчендә үзен акларга тиеш. Авыл хуҗалыгында хезмәт куючы эшне бүген башлап, иртәгә керем ала алмый. Сабыр итәргә кирәк. Моны алдан уйлап, шуңа әзер булып керештем.
Моңарчы Кошманда җитештерелгән чеби итен Сайрановлар үз районнарында, Казанда сатканнар. Авыл чебие сатуларын белеп, райондашлары өйләреннән килеп алган, Казаннан да заказлар күп булган. Клиентларны табуда “Инстаграм”дагы аккаунтлары да (@tamle_tawyk) булыша икән.
— Узган ел итнең килосын 230 сумнан саттык, — диде Рушан. — Башкалар 250-280 сумнан сата. Үзебез үстергән бөртеклеләрне кулланганга гына бәяне 230 сум итеп тотып тордык, әмма быел хакны арттыру котылгысыз булыр кебек. Халык без җитештергән итне яратып ала, чөнки сыйфаты яхшы. Чебине “бисмилла” әйтеп үзем суям, йонын кул белән йолкыйбыз, юабыз. Чебинең өлгерү вакытына да игътибар итәбез. Кош фабрикаларында 30-35 көннән суя башлыйлар. Ит өлгереп җитмәгәнгә, йомшак була, тиз пешә. Ә тавык ите әйбәт булсын, шулпага ярасын өчен, 2-2,5 ай үстерергә кирәк.
Рушан итне кибетләргә сатуга куярга теләгән. Әмма таләпләр катгый икән, документлар җыю бик мәшәкатьле, чыгымлы, ди. Шуңа да аларга итне өйдән биреп җибәрү, ягъни арадашчыларсыз эш итү отышлырак. Фермерлык эшендә Рушанга әнисе Резеда, тормыш иптәше Динә дә булыша. Әлегә бөтен мәшәкатьне гаиләләре белән алып баралар. Киләчәктә казлар асрарга да исәплиләр, ул юнәлешне дә колачлап булмасмы, диләр. Сайрановларга алдагы эшләрендә уңышлар, корган планнарының чынга ашуын телибез.
Рәзилә РӘСИМ.