“Иж-Бубыйда күрсәтерлек тарихый объектлар күп”

Әгерҗе районы Иж-Бубый авылы — бай тарихка ия булган, исеме еракларга таралган сала. Аңа 1640 елда нигез салына. Авыл Иж-Бубый мәдрәсәсе белән данлыклы. Быел әлеге мәдрәсәгә — 240, татар мәгарифен, динен, тарихын үстерү, яшьләрне тәрбияләүдә зур өлеш керткән татар зыялылары Габдулла Бубый тууына — 150, Гобәйдулла Бубый тууына 155 ел.

Соңгы елларда Иж-Бубыйда кызлар мәктәбе ачу һәм авыл музее булдыру хыялы белән яналар, үзәк урамга Бубый исемен бирү теләге һәм башка тәкъдимнәрне алга сөрәләр, шуларны гамәлгә ашыру юлларын эзлиләр.

“Авыл музее ачу — күптәнге хыял”

Иж-Бубый авылы башкаладан 365 чакрым ераклыкта урнашкан. Биредә 238 хуҗалык булып, 728 кеше яши: 92 %ы — татар, 3 %ы — рус, калганын удмуртлар тәшкил итә.

— Иж-Бубый буген тулы куәткә яши. Бездә мәчет, унберьеллык мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, ФАП, почта, “Бубыйлар мирасы” оешмасы бар, — дип сүз башлады Иж-Бубый авыл җирлеге башлыгы Ра­иф Ваһапов. — Колхоз күп­тән юк инде. Җирләрне аг­ро­фирма эшкәртә. Пай җи­рен дә халык арендага аларга тапшырды. Авыл районга якын — 5 чакрым гына. Шуңа күп­ләр Әгерҗегә йө­реп эш­ли, ти­мер юлда хез­мәт куючылар да җитәрлек.

Мәчет бинасындагы бер бүлмәдә “Бертуган Бубыйлар” музее эшли. Авыл эчен­дә музей комплексы төзелә. Бу күптәнге хыял, максат иде. Эшләр әкренләп ачылу стадиясенә якынлаша. Иж-Бубыйда күрсәтерлек тарихый объектлар күп: музей са­лына, Бубыйларның кунак йорты, үзәктәге Бубыйлар йортына реставрация ясалды… Безгә килүчеләр гел булып тора. Музей комплексы ачылгач, Иж-Бубыйга сәя­­хәт кылучы туристлар са­ны тагын да артыр дип ышанабыз.

— Үзәк урамга Бертуган Бу­быйлар исемен бирү тәкъ­диме дә булды кебек?

— Бу идея турында күптән бе­ләбез. Тик аны булдыру өчен башта халык белән сөйләшергә кирәк, документ эше дә күп. Каршы килүче­ләр дә табылыр… Шулай да, бер кечерәк урамга булса да, Бубыйлар исемен бирү ниятебез бар.

Бертуган Бубыйлар язмышы

Данлыклы Иж-Бубый мәд­рәсәсе Бубый авылында 1781 елда ачыла. 1895 елдан мәдрәсәне шушы авылда туып-үскән Габдулла һәм Гобәйдулла Бубыйлар җи­тәкли, мөгаллимлек итә. 1901 ел­да 6 сыйныфлы татар хатын-кызлар мәктәбе ачыла, Мөхлисә Бубый аның мө­дире була. Ул — Габдулла һәм Го­бәйдулла Бубыйларның кыз туганы. Аны өлкән яшьтә­ге муллага яшьли кияү­гә бирәләр, ләкин ни­ках­лары озын гомерле булмый. Абый­­сы һәм энесе аны ике кызы белән Иж-Бубыйга алып кайталар. Мөхлисә Бубый бертуганнарының хатыннары белән берлектә яңа типтагы хатын-кызлар мәд­­рәсәсен оештыруда актив катнаша. Россиянең төр­ле почмакларыннан мәдрә­сә­гә укырга яшьләр килә. 1908-1911 елларда биредә һәр елны 500 шәкерт белем ала. Ә ир балалар мәдрәсә­се таркатылып, Мөхлисә Бубыйның абыйсы һәм энесе кулга алынганнан соң, 1912 ел­да хатын-кызлар учили­ще­сы ябыла. Мөхлисә Бубый Троицк шәһәренә күченеп китә, анда 1910 елда ачылган башлангыч хатын-кызлар мәктәбен җитәкли, бер үк вакытта 1913 елдан ха­тын-кызлар гимназия­сен­дә дин гыйлеме укыта. 1914 ел­­да сәүдәгәр Яушевларның матди ярдәме белән ха­тын-кызлар мәдрәсәсе, 1915 елда мөгаллимәләр семинариясе ачуга ирешә һәм аның мөдире була. 1917 елда аны Мөселманнар Диния нәза­рә­те әгъзасы һәм казый итеп сайлыйлар. Хатын-кызлар арасында дөньяда беренче казый була ул. 1917 ел­дан Уфада эшли, Диния нә­зарәтенең гаилә эшләре бү­леге белән җитәкчелек итә. Кызганыч, Мөхлисә Бубый 1937 елда кулга алына. Аны, ре­волюциягә каршы мил­ләт­чел эшчәнлек алып баруда, чит ил разведкасы бе­лән элемтә тотуда гаеп­ләп, үлем җәзасына хөкем итәләр. 1937 елның 23 декабрендә Уфа­­да атып үтерелә. Вафатыннан соң аклана.

2011 елда Иж-Бубыйда Бу­быйлар гаиләсе музее ачылды. Камал театрында Ркаил Зәйдулла әсәре буенча Мөх­лисә Бубыйга багышланган “Үлеп яратты” спектакле ку­ел­ды.

Казан кооператив институтында 2019 елда Татар мә­дәнияте үзәге булдырылып, шунда Мөхлисә Бубый исе­мен­дәге татар хатын-кызлары клубы эшли башлый. Инс­титут Мөхлисә Бубый тормышына багышланган биографик фильм төшерергә ниятли.

— Быел бу проектны га­мәл­гә ашырырга уйлыйбыз. Хәзер сценариен язу эше бара. Фильмны ел азагында Татарстан халкына күрсәтә алырбыз дип ышанабыз, — дип белдерә институт ректоры Алсу Нәбиева. — Монда мәхәббәт, иҗат, укытучылык темалары булачак, Мөх­ли­сә Бубыйның казыйлык эше, тормышын да яктыртырга тырышабыз. Аның образы аша узган гасырда яшәгән татар хатын-кызларын да күрсәтергә телибез.

“Кызлар гимназиясе булсын иде”

Иж-Бубый авылында, ал­да әйтелгәнчә, 2011 елдан “Бу­быйлар мирасы” дип атал­ган оешма эшли. Мак­сат­лары — авыл һәм мәдрә­сә тарихын саклап, киләчәк буынга җиткерү.

— Иж-Бубыйда кызлар гимназиясе булдыру — иң зур планыбызның берсе. Ан­­да дини һәм әхлакый белем дә бирелергә тиеш. Гимназия булмаган очракта, һәрхәлдә, кайбер өстәмә фәннәр кертелеп, кызлар һәм малайлар өчен аерым укыту программаларын уйларга кирәк. Бүген төп максат — кызларны тәрбияләү. Габдулла Бубыйның “Хатыннар” китабына мөрә­җә­гать итәргә кирәк. Ул китапта: “Дәүләтне тәрбияләү өчен, хатын-кызны тәрбия­ләргә кирәк”, — дигән фикер язылган, — ди “Бубыйлар мирасы” иҗтимагый оешмасы рәисе Искәндәр Җиһангәрәев. — Бүгенге буын балаларында пат­риотик тәрбия юк. Күбесе, якынча 60 %ы, чит ил ту­рын­да хыяллана. Аларны ашатып, үстереп, читкә әзер­ләп бирәбез. Ә нишләп әле, мә­сәлән, Америкадан монда күченеп килмиләр? Чөн­ки анда яшьләр белән эш алып барыла. Элек Советлар Союзы вакытында пионер, комсомолга керү бар иде, патриотик оешмалар эшләде. Моны хөкүмәт кайгыртырга тиеш, хөкүмәт­тән тыш иҗтимагый институтлар барлыкка килергә, алар мәктәпләрдә түгәрәк­ләр оеш­тырырга тиеш. Аң­лату эшләре алып барырга ки­рәк. Икенче зур план — авыл музее! Арча районындагы Тукай музее кебек булсын иде ул. Болар оештырып чык­маслык эш тү­гел. Хө­кү­мәтнең акчасы бар.

Лилия ЙОСЫПОВА.

 

Оставьте комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Прокрутить вверх